Географик урыны

Арча районы төньякта – Марий Эл Республикасы, көнбатышта – Әтнә һәм Биектау, көньякта – Питрәч һәм Теләче, көнчыгышта – Саба һәм Балтач районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Оешу вакыты – 1930 елның 10 августы

Район үзәге – Арча шәһәре

Мәйданы – 1843,7 кв. км

2017 елга халык саны – 52 617 кеше

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 128

Фотограф Шакиров Р.Н. Шәһәр администрациясе бинасы. 1853 ел

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Тарихы

1920 елга кадәр территория Казан губернасының Казан өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантонына керә.

Арча кантоны 1920 елда элеккеге Казан өязенең 20 волосте нигезендә Казан кантоны буларак оештырыла, соңрак аның составына Красно-Кокшайский (элеккеге Царевококшай) өязенең 2 волосте һәм Малмыж өязенең 7 волосте керә. 1920 ел ахырында Арча кантоны итеп үзгәртелә.

1927 елда Воскресенск, Ильин, Столбище волосте һәм Калинино, Менделинск волостьларының берничә торак пунктыннан Казан (Воскресенск) районы оеша.

1926 елда кантонның мәйданы 8007 кв. км тәшкил итә (1928 елда – 7 516 кв.км).

Халык саны – 37 4725 кеше (шуларның 59,2% – татарлар, 37,5% – руслар, 2,7% – удмуртлар; шәһәр халкы – 5655 кеше, авыл халкы – 369070 кеше); торак пунктлар саны – 815; 15 волость (1929 ел): Арборск, Әтнә, Арча, Балтач, Дөбъяз, Калинино, Кишет, Күлле-Киме, Мәмсә, Менделинск, Питрәч, Пановка, Тукай, Теләче, Чүриле.

Арча районы оешкан вакытта аның составына 63 авыл советы, 113 торак пункт керә, аларда 64 136 кеше яши (шуларның 48799 ы – татар, 15312 се – рус, 25 е – башка милләт вәкилләре). Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәртелә.

1940 елда Арча районы мәйданы 1087 кв. км тәшкил итә, халык саны – 54,3 мең кеше, авыл советлары саны – 34, торак пунктлар – 112.

1944 елның 19 февралендә Арча районының бер өлеше яңа оешкан Чуриле районына күчә (үзәге – Яңа Чүриле авылы; 1956 елда район 625,8 кв.км мәйданны били, поселок, 14 авыл советы һәм 56 торак пункттан тора). Чүриле районын бетергәннән соң территория 1956 елның 14 маенда Арча районына кайтарыла.

1960 елда район мәйданы 1095,5 кв. км тәшкил итә, аңа поселок советы, 16 авыл советы, 111 торак пункт керә.

ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә 1963 елның 1 февралендә Арча районына Балтач, Тукай, Биектау районнарының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 3681 кв. км, халык саны – 120,2 мең кеше, авыл советлары саны – 54, торак пунктлар саны – 296 була.

ТАССР административ-территориаль бүленешен үзгәртү нәтиҗәсендә 1965 елның 12 гыйнварында район территориясе 2527 кв.км га кадәр кими, халык саны – 87,2 мең кешегә, авыл советлары саны – 38, торак пунктларның саны 208 гә кала.

1990 елның 25 октябрендә Арча районы составыннан Әтнә районы бүленеп чыга.

2015 елда Арча районы мәйданы – 1843,7 кв. км, халык саны – 52274 кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 19 681 кеше, авыл халкы – 32 593 кеше (халыкның уртача тыгызлыгы – 1 кв.км га 27 кеше).

Халыкның милли составы: 92,2% – татарлар, 6,6% – руслар, 1,2% – башка милләт вәкилләре.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына бер шәһәр һәм 16 авыл җирлегенә бүленгән 128 торак пункт керә:

Арча шәһәр җирлеге (Арча шәһәре, Олы Бирәзә, Күпербаш, Иске Айван, Төбәк-Чокырча авыллары, Васильева Бужа авылы);

авыл җирлекләре:

Геологик төзелеше

Район территориясе Төньяк-Татар гөмбәзенең көнбатыш битендә һәм Казан – Киров бөгелешенең көнчыгыш кырыенда урнашкан.

Җир өслегенә чыккан иң борынгы токымнар – Пермь системасы утырмалары.

Елга үзәннәре, ерымнар ярларының түбәнге өлешләрендә Казан ярусы токымнары күренә: көнбатышта – соргылт-ак доломит һәм известьташ, көнчыгышта конгломерат, известьташ һәм балчык катламнары белән аралашкан кызгылт комташлар һәм мергельләрдән тора.

Елга үзәннәренең урта һәм югары өлешләрендә һәм калку субүләрләрдә комташ һәм конгломерат катламнары белән аралашкан чуар төстәге балчык, алевритлар ачыла.

Туфрак ясаучы токым булган яңа дүртенчел чор комсу-балчыксыл утырмалары һәркайда үсеш алган.

Файдалы казылмалар

Арча районында кирпеч сугу балчыгы, ком, таш чыганаклары эшкәртелә. Көпшәк известьташ һәм доломитларны ачы реакцияле туфракларны мелиорацияләү өчен чыгаралар.

Төзелеш материаллары һәм җирле әһәмияткә ия әйберләр өчен минераль чимал чыганаклары өйрәнелә һәм эшкәртелә. Сарай-Чокырча балчык чыганагы, Арча кирпеч сугу чималы һәм Күпербаш известьташ чыганаклары үзләштерелә.

10 нан артык торф ятмасы ачылган.

Рельеф

Рельеф елга үзәннәре белән киң яссы калкулыкларга бүленгән тигезлектән гыйбарәт.

Районның төньягында Вятка увалының тау тармаклары (биеклеге 200 м га кадәр) күзәтелә. Кесмәс һәм Казансу елгаларының сул ярлары буенча Арча районының иң түбән өлеше урнашкан (биеклеге 120–140 м). Районның урта, мәйданы буенча иң зур өлеше төньяктан Ашыт, Хәтнә елгалары үзәннәре белән чикләнгән, Казансу елгасының уң кушылдыклары белән меридиан юнәлешендә бүлгәләнгән, биеклекләре 140–160 м (иң югары ноктасы көнчыгышта Казансу башында – 200 м). Районның төньяк, иң биек өлеше (биеклеге 160–180 м) Ашыт, Шушма, Шура елгалары һәм аларның кушылдыкларының югары агымында урнашкан.

Шура – Ашыт, Ашыт – Симет, Казансу – Норма, Казансу – Кесмәс елгалары арасында биеклеге 170–200 м булган сөзәкләнгән субүләр кишәрлекләре сакланган (калкулану 90–120 м га җитә).

Район җир өслегенең көчле эрозион ергалануы белән аерылып тора. Ерым челтәре тыгызлыгы – 0,3–0,4 км/кв.км, сыза челтәре тыгызлыгы 0,9 км/кв.км га җитә. Казансу елгасының сул як яры һәм уң кушылдыклары буйлап 3–7 метр тирәнлектәге бүрәнкә рәвешендә карст процесслары күренә.

Климат

Климат уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш. Уртача еллык һава температурасы +3,4°С, гыйнвар –12,7°С, июль +19,4°С, абсолют минимум –48°С, абсолют максимум +38°С.

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 143 көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 521 мм, җылы чорда 349 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрь аеның икенче ункөнлеге уртасында барлыкка килә, апрельнең икенче ункөнлеге башында бетә. Кар катламының уртача биеклеге – 37 см (20–81 см).

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (20,1%) һәм көнбатыш (15,9%), кышын – көньяк-көнбатыш (22,8%) һәм көньяк (19,6%), җәен – төньяк (16,8%) һәм төньяк-көнчыгыш (13,8%).

Фотограф Шакиров Р.Н. Кесмәс елгасы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Су ресурслары

Гидрографик челтәр Казансу, Ашыт, Шушма һәм аларның кушылдыкларыннан тора.

Казансу елгасы (район чикләрендә озынлыгы 50 км) районның көнчыгышында урман массивында башлана, башта көньяк, аннары, Кесмәс елгасы белән кушылганнан соң, көнбатыш юнәлештә ага. Аның иң зур уң кушылдыклары: Пошалым, Ия, Бирәзә һәм Аты – районның үзәк өлешендә төньяк субүләр битләреннән (биеклеге 195 м га кадәр) агып чыгалар.

Биредә үк район территориясенең төньяк-көнбатыш өлешен киптерә торган Ашыт һәм аның сул кушылдыгы Симет елгаларының, шулай ук районның төньяк-көнчыгышында Шушманың уң кушылдыгы Хәтнә елгасының башы урнашкан.

Шушманың сул кушылдыклары (Сәрдә, Нысы, Кичү) Вятка увалы тармакларыннан ага, елга башлары Арча районыннан читтә урнашкан.

Тулаем алганда, елга челтәре бөтен территория буенча тигез бүленгән, аның уртача тыгызлыгы 0,3–0,4 км/кв.км тәшкил итә.

Районда күлләр аз, мәйданнары кечкенә, нигездә елга тугайларында урнашкан:

  • Арча шәһәрендә (күл өслеге мәйданы 0,1, 0,2, 0,26 һәм 0,32 га),
  • Байкал авылында (0,44 га),
  • Казиле авылыннан 0,7 км төньяктарак (0,1 га),
  • Кәче авылында (0,6 га, 0,4 һәм 0,08 га),
  • Кәче авылыннан көнбатыш (0,1 һәм 0,02 га),
  • Кишмәт авылында (0,05 га),
  • Күпербаш авылында (0,08 га),
  • Кысна авылында (0,08 га),
  • Наласа авылыннан 0,6 км көнчыгышта (1,24 га),
  • Наласа авылыннан 0,9 км көньяккөнбатышта (0,24 га),
  • Түбән Аты авылында (0,04 га),
  • Түбән Курса авылыннан 0,35 һәм 0,4 км көньяккөнбатышта (0,24 һәм 0,14 га),
  • Яңа Кенәр авылыннан 1,1 км көньяккөнбатышта (1,4 га һәм 0,52 га),
  • Яңа Кенәр авылыннан 3,3 км төньяккөнбатышта (0,4 га),
  • Урта Курса авылында (0,2 га).

Туфрак

Район территориясенең зур өлешен аксыл-соры урман туфраклары тәшкил итә, алар субүләр сөзәкләренең өске һәм урта өлешен биләп тора. Сөзәкләрнең түбән өлешендә һәм тугай өсте террасаларында соры һәм карасу-соры урман туфраклары очрый.

Казансуның уң яры буенча калку субүләрләрдә һәм сөзәклекләрдә, кызгылт Пермь токымнары җир өслегенә чыккан урыннарда су эрозиясенә дучар була торган балчыксыл аксыл-соры һәм соры урман туфраклары таралган.

Елга араларындагы субүләр яссылыкларында кәсле уртача көлсу, нигездә балчыксыл туфраклар барлыкка килгән.

Фотограф Шакиров Р.Н. Арча урман хуҗалыгы идарәсе

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Урман ресурслары

Көньяк тайганың яшел мүкле чыршы, ак чыршы һәм нарат, чыршы урманнарының фрагментлары сакланган. Киң яфраклы агач һәм чыршы катнашкан имән һәм юкә, имән урманнары үсә.

Иң зур урман массивлары районның көнчыгышында – Хәтнә – Казансу һәм Казансу – Кесмәс елгалары арасында, төньякта – Шура елгасы бассейнында, көньякта – Казансу һәм Норма елгаларының субүләрендә урнашкан.

Район территориясенең гомуми урманлылыгы 11,9% тәшкил итә.

Болыннар

Болыннар нигездә икенчел, урман киселгән урыннарда барлыкка килгән. Елга үзәннәре, ерым ярлары буенда таралган.

Фауна

Хайваннар дөньясы күптөрлелеге белән аерылып тора. Район территориясендә куян, тиен, төлке, бурсык, селәүсен, поши, кабан һәм башка хайваннар яши.

Кошлардан: кызылтүш, яшел нарат чыпчыгы, чытырдавык нарат чыпчыгы, зур песнәк, урман тургае, сары сиртмәкойрык, солы чыпчыгы яши.

Суер, боҗыр, өч бармаклы тукран и саңгырау күке белән беррәттән, киң яфраклы урман вәкилләре – урман күгәрчене, сойка, шәүлегән дә очрый.

Арча районының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы төрлелеге флора һәм фаунаның 1483 төрен үз эченә ала.

Саклана торган территорияләр

Кайбер табигый объектлар аеруча саклана торган территорияләр буларак аерымланган. Табигать тыюлыклары фондының гомуми мәйданы 678,7 га (район территориясенең 0,67%) тәшкил итә.

Табигать истәлекләре:

«Аю урманы» (2001 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 416,2 га, көньяк тайга асзонасы нарат һәм чыршы, ак чыршы урманнарының типик участоклары);

«Казансу башы» (1972 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 678,7 га; чыршы, ак чыршы урманы участогы, анда Казансу елгасы башлана; үсемлекләрнең сирәк төрләреннән яшел чәчәкле каеш яфрак, түгәрәк каеш яфрак, уртача каеш яфрак, шуышма үргәләк; ачык урыннарда – адонис, каурыйсыман кылган үсә; хайваннар дөньясының тайга төрләре – суер, боҗыр, өч бармаклы тукран и саңгырау күке белән бергә киң яфраклы урман вәкилләре горлица, сойка, шәүлегән яши);

«Курса соры челән колониясе» (1991 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 0,5 га; карт агачларда 60 ка якын соры челән оясы ачыкланган; шунда ук кара карга колониясе дә яши. ТР Кызыл китабына кертелгән төрләр дә бар: мәсәлән, колаклы ябалак),

«Тукай–Кырлай урманы» (1960 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 11,9 га; Г. Тукай музей-йортын һәм аның тирәсендәге чыршы урманын үз эченә ала);

«Рукотворный лес» (1987 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 612,5 га; махсус утыртылган карт наратлар һәм чыршылар, урманчылык эше истәлеге);

«Яңасала сөзәклеге» (1987 елда рәсмиләшкән, мәйданы – 10 га; Норма елгасы үзәнендәге үсемлекләрнең сирәк төрләре үскән 2 болын участогын, шулай ук Казансу һәм Шушма елгаларын үз эченә ала).

Фотограф Шакиров Р.Н. «Кырлай» агрофирмасында бәрәңге утырту

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Икътисад

Арча районы икътисады авыл хуҗалыгына нигезләнгәг. Ит-сөт терлекчелеге, сарык үрчетү, үсемлекчелек, бәрәңге үстерү алга киткән.

Авыл хуҗалыгы җирләре – 132,4 мең га, шул исәптән сөрү җирләре – 122,7 мең га, печән – 608 га, көтүлекләр – 9,04 мең га (2016 ел).

Нигездә бөртекле һәм кузаклы культуралар, бәрәңге үстерелә.

2017 елга районда 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (2001 елда – 38, шул исәптән 35 күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 3 кооператив; 6 ярдәмче хуҗалык). Иң эре предприятиеләр:

  • «Арча элеваторы» (1937 елда оешкан),
  • «Арча», «Ак Барс «агрокомплексы», «Кырлай «агрофирмасы», «Курса МТСы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр.

2016 елда 138,1 мең тонна ашлык, 44,61 мең тонна бәрәңге җыелган. Бөртеклеләрнең уңышы 1 гектардан 28 ц тәшкил итә, бәрәңге – 231 ц, мөгезле эре терлек – 39,6 мең баш, атлар – 770 баш, сарыклар – 3,01 мең баш.

460,5 тонна эре мөгезле терлек ите, 58,22 мең тонна сөт җитештерелгән.

Иң эре предприятиеләр район үзәгендә, шулай ук Яңа Кенәр авылында урнашкан (агач эшкәртү һәм яшелчә киптерү заводлары), алар арасында:

  • «АСПК», «Арча МСОсы», «СтройСервис», «Строймастер», «Татавтодор» җитештерү-төзелеш берләшмәсенең Арча филиалы, «Заман-Стройдизайн» төзелеш фирмалары);
  • авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче предприятиеләр («Агрохимия», «КругАгро», «Арча нефть продуктлары», «Энергосервис»),
  • авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләре («Арча элеваторы», «Арча» филиалы – «Арча сөт комбинаты»).

Арча урман хуҗалыгы эшли.

Балык үстерү белән (төп төрләре – карп, сазан, толстолобик, ак амур, чуртан, соңгы елларда – форель һәм мәрсин) Арча балык хуҗалыгы шөгыльләнә.

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы кырларында урак өсте

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Юл челтәре

Арча районы территориясе буенча:

Казан – Екатеринбург тимер юлы,

Казан – Пермь, Олы Әтнә – Арча, Арча – Яңа Кенәр, Арча – Теләче автомобиль юллары уза.

Район территориясе буенча шулай ук «Холмогоры – Клин» магистраль нефть үткәргече һәм «Уренгой – Үзәк Россия» магистраль газүткәргече дә уза.

Фотограф Шакиров Р.Н. Арча балалар сәнгать мәктәбе

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә районда 53 башлангыч, 18 тулы булмаган урта, 16 урта гомуми белем бирү мәктәбе, мәктәп-интернат, 53 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре: Арча балалар сәнгать мәктәбе, Арча укучылар сарае, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты.

Фотограф Шакиров Р.Н. "Казан арты" тарихи-этнографик музее

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Мәдәният

Фотограф Шакиров Р.Н. «Казан арты» тарихи этнографик музей экспозициясеннән күренеш

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Мәдәният өлкәсендә районда хәзерге вакытта 78 мәдәният йорты һәм клуб, 57 китапханә эшли.

Арча районында 8 музей бар:

  • Г. Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай авылы),
  • «Казан арты» тарихэтнография музее (Арча шәһәре),
  • «Әлифба» музее (Арча шәһәре),
  • Арча әдәбият һәм сәнгать музее,
  • Ш. Күлтәси музее (Күлтәс авылы),
  • Г. Сафиуллин музее (Иске Кишет авылы),
  • М. Мәһдиев музее (Гөберчәк авылы),
  • Ш. Мәрҗани музее (Ташкичү авылы).

Районда үзешчән халык иҗатының бик күп төрле клуб берләшмәләре эшли, аларның 11 е «халык» исеменә ия, төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурслар призерлары, дипломантлары, лауреатлары:

  • Арча мәдәният йорты каршында – «Арча егетләре» вокаль ансамбле (1971 елда оешкан, 1979 елдан бирле халык ансамбле дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Д.Г.Хәйдәрҗанова), «Җидегән чишмә» халык театры (1953 елдан халык театры дәрәҗәсендә, җитәкчесе – З.И. Сибгатуллин), «Ләйсән» вокаль ансамбле (1968 елдан халык ансамбле дәрәҗәсендә, җитәкчесе – З.З. Шәйхетдинова), халык уен кораллары оркестры (1956 елда оешкан, 1967 елдан халык оркестры дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Ф.М. Гасыймов), «Русская песня» вокаль ансамбле (1972 елда оешкан, 1992 елдан халык ансамбле дәрәҗәсендә, җитәкчесе Ф.М. Батыршина); «Яш йөрәкләр» вокаль ансамбле (2007 елда, 2017 елдан халык ансамбле дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Н.Г.Гарифуллина);
  • Кышкар мәдәният йорты каршында – «Нур» халык театры (1960 елда оешкан, 2017 елдан халык театры дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Л.З.Шәфигуллина);
  • Иске Ашыт мәдәният йорты каршында – «Саяра» театры (1949 елда оештырыла, 1989 елдан халык театры дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Ф.Р.Фәттрахманов);
  • Сикертән мәдәният йорты каршында – «Сердәш» театры (1983 елда оешкан, 2014 елдан халык театры дәрәҗәсендә, җитәкчесе – Р.Б.Салихова);
  • Шура авыл клубы каршында – «Чордашлар» фольклор коллективы (2009 елда оешкан, 2017 елдан башлап халык коллективы дәрәҗәсендә, җитәкчесе – К.М. Хөсәенова);
  • Шурабаш мәдәният йорты каршында «Шишор» мари фольклор ансамбле эшли (1956 елда оеша, 1991 елдан халык ансамбле дәрәҗәсендә, җитәкчесе – О.И. Антипова).

80 мәчет, 9 чиркәү эшли.

Район территориясендә 50 дән артык археологик һәйкәл ачыкланган, алар нигездә Идел Болгары һәм Казан ханлыгының Алтын Урда чорына карый.

1930 елдан татар һәм рус телләрендә «Арча хәбәрләре» – «Арский вестник» район газетасы нәшер ителә. Башлангыч исеме «Колхозга» («Крепим колхозы»), 1937 елдан – «Удар колхоз», 1940 елдан – «Яңа тормыш» («Новая жизнь»), 1962 елдан – «Коммунизмга» («Коммунизмга»), 1991 елдан – хәзерге исемдә.

2003 елдан «Арча» телерадиокомпаниясе эшли. 2008 елдан Арча укучылар сарае каршында «Нур» балалар телестудиясе эшли.

Фотограф Шакиров Р.Н. Үзәк мәчет

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Сәламәтлек саклау

Районның сәламәтлек саклау системасында:

  • район үзәк хастаханәсе,
  • Яңа Кенәр участок амбулаториясе,
  • Шушмабаш табиблык амбулаториясе,
  • 56 фельдшеракушерлык пункты,
  • 5 социаль яклау объекты:
  • «Мәрхәмәтлек үзәге» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге,
  • Яңа Чүриле психоневрология интернаты,
  • «Өмет» инвалидларны тернәкләндерү үзәге,
  • Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йорты,
  • «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

Фотограф Шакиров Р.Н. «Арча» спорт комплексы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Спорт тормышы

Арча районының спорт инфраструктурасы 45 спорт залы, тир, чаңгы базасы, стадион, 2 ябык бассейн, боз сарае, 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе («Арча», 2010, «Арча Арена», 2014) үз эченә ала.

Районда хоккей турнирлары, чаңгы ярышлары, «Металл» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең элеккеге җитәкчесе Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган республика чаңгы ярышлары уза.

«Арча» спорт комплексында район башлыгы призына көрәш буенча ярышлар үткәрелә.

Шулай ук даими рәвештә спорт туризмы буенча ярышлар (Арча районы командасы биш тапкыр РФ чемпионы булды), йөзү, мини-футбол, волейбол, баскетбол, бадминтон, тхэквондо, теннис һәм башка спорт төрләре ярышлары уза.

Йөзү ярышы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Районның танылган кешеләре

Арча районы:

  • бөек татар шагыйре Г.Тукай;
  • укытучылар һәм мәгърифәтчеләр Ш.Күлтәси, Г.Курсави, Ш.Кышкари, Юныс бин Иванай әлБолгари;
  • Советлар Союзы геройлары В.Ф.Ежков, Г.С.Салихов, Н.С.Сафин, Г.Б.Сафиуллин, Л.М.Соколов;
  • Социалистик Хезмәт геройлары Г.А.Әсхәдуллин, Д.Х.Галимова, Ш.С.Сәгъдуллин, М.Б.Хәстиев;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре Р.А.Әсрутдинова, Ш.С.Әхмәтҗанов, С.Ю.Әхмәтҗанова, Ф.Г.Әхмәтов, Г.А.Ахунов, Х.Г. Бадигый, В.В.Бәйрәмов, Ф.Д.Бәйрәмов, У.Ф.Бакиров, Н.С.Барышев, Г.Б.Бәширов, Ф.К.Бәширов, Ф.И.Бикмуратова, Р.У.Бикташев, Д.Н.Вәлиев, Р.Ш.Вәлиев, Д.Б.Вафин, И.Х.Гайнетдинов, А.М.Галиев, Ф.А.Галиев, И.Х.Галиуллин, Г.Г.Гатауллин, Х.Г.Гыйззәтуллин, А.Гыйльманов, Д.Ш.Гыйниятов, Ф.Х Ермаков, Р.Р.Закиров, Ф.Ф.Җамалиева, В.С.Изотов, Г.Камал, Г.А.Кашафетдинов, М.С.Мәһдиев, Т.М.Мәгъсүмов, М.М.Маликов, М.Галәү, Ф.М.Миңнуллин, Р.В.Мөбәрәкшин, Ф.Н.Мөсәгыйтов, Ф.Г.Мөхәммәтҗанова, Г.Г.Насыйбуллин, М.Н.Ногман, В.В.Нуриев, Г.С.Нуриев, Г.Р.Руденко, А.Т.Сабиров, Р.Р.Салихов, Б.Н.Сәлахов, Ф.Ф.Саттарова, Г.Сафин, Г.Г.Сафиуллина, Р.М.Сибгатуллина, Ф.С.Сибгатуллин, Н.Ә.Таждарова, Г.Г.Татаров, И.Г.Терегулов, Р.Г.Төхвәтуллин, А.Х.Фазылҗанов, А.Ф.Фәйзрахманов, Г.Л.Фәйзрахманов, Д.И. Фәйзрахманов, М.Н.Фәйзуллина, Р.С.Фәйзуллина, Ф.Р.Фәттрахманов, Х.Х.Хәсәнов, С.Х.Хисмәтуллин, Н.Х.Шакиров, Т.Н.Шиһабиев, Р.Ю.Юнысов, Р.А.Йосыпов, М.Г.Яруллин;
  • дәүләт эшлеклеләре М.Г.Әхмәтов, И.А.Галимулин, А.Ә.Нәзиров, Б.П.Павлов, Л.Р.Сафин, Л.Н.Шәфигуллин һәм башкалар туган як.

Районда (юкка чыккан авылларда) туып үскән танылган шәхесләр арасында Яңавыл авылы спортчылары Мадьяровлар гаиләсе дә бар:

  • Фәрит А. Мадьяров (1944 елда туган) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры, дзюдо буенча СССР спорт мастеры, халыкара класс спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры;
  • Фарих А. Мадьяров (1946 елда туган) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры;
  • Рәшит А. Мадьяров (1949 елда туган) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры;
  • Рафик А. Мадьяров (1953 елда туган) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры, дзюдо буенча СССР спорт мастеры, халыкара класс спорт мастеры, халыкара категорияле судья;
  • Нафик А. Мадьяров (1956 елда туган) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры, дзюдо буенча СССР спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры;
  • Нәкыйп А. Мадьяров (1959–1988) – самбо көрәше буенча СССР спорт мастеры, дзюдо буенча СССР спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры (барысы да – күпсанлы ярышлар призерлары).

1991 елдан башлап Казанда самбо буенча Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры үткәрелә.