Авыл 1617 елдан Пустошь Березняк буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Пошалым исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм олаучылык тарала.

1840 елларда авыл халкы “Бәрәңге фетнәләре”ндә катнаша.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 714,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Күңелле колхоз” колхозы оештырыла, 1930 елда “Күлтәс” колхозы итеп үзгәртелә, 1953 елда – “Татарстан” колхозы,  1958 елда –  “Байкал” колхозы, 1964 елда “Заря” колхозы составына керә. 1995 елдан 77 нче Үрнәк агротехник лицее ярдәмче хуҗалыгы. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, китапханә, мәчет (2004 елдан) бар. 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Элеккеге мәктәп бинасында 1999 елда ачылган Ш.Күлтәси музее эшли.

Күренекле кешеләре

Ш.Күлтәси (1856/57–1933) – дин эшлеклесе, мәгърифәтче, астроном. Дин белеме, философия, астрономия, физика, химия буенча хезмәтләр авторы;

Р.В.Мөбәрәкшин (1920–1998) – математик, механик, техник фәннәр докторы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Р.С.Сабиров (1953–2004) – галим-агроном, ТАССРның атказанган агрономы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 42 ир заты;
1859 елда – 218,
1897 елда – 356,
1908 елда – 431,
1920 елда – 505,
1926 елда – 622,
1938 елда – 744,
1949 елда – 600,
1958 елда – 573,
1970 елда – 461,
1979 елда – 350,
1989 елда – 251,
2002 елда – 178,
2010 елда – 161,
2015 елда – 159 кеше (татарлар).