1856 яки 1857 ел, Казан губернасы Казан өязе, хәзер Арча районы Күлтәс авылы – 1933 елның 25 марты, шунда ук.

Әтисендә, Күлтәс авылы имамында, соңрак Казан губернасының Казан өязе Югары Курса авылы һәм Вятка губернасы Малмыж өязе Түнтәр авылы мәдрәсәләрендә укый.

Россия армиясендә хезмәт итә, анда писарь вазифаларын башкара.

1884 елдан мәчет имамы, Күлтәс мәктәбендә дини һәм дөньяви фәннәр укыта. Татар җәмгыятендә яшәп килүче тәртипләрне тәнкыйтьләве нәтиҗәсендә, хөкүмәт тарафыннан күп тапкырлар эзәрлекләүләргә дучар була.

1909 елдан үзен, нигездә, мөгаллимлеккә һәм дини эшчәнлеккә багышлый.

Күлтәси – илаһият, философия, астрономия, физика, химия буенча хезмәтләр авторы. «Һәйәте җәдидә» («Яңа астрономия», 1899) хезмәтендә ул Галәмдә баручы процессларны бәян итә; фәнни эзләнүләр иреген таләп итеп чыгыш ясый. «Һикмәте җәдидә» («Яңа философия», 1899) хезмәтендә Күлтәси дөнья яратылышының гелиоцентрик системасы идеясен яклаган фикерләр әйтә, геоцентрик системаның дөрес түгеллеген исбатлый.

Динне, нигездә, кире какмаган хәлдә, ул фән белән диннең бурычларын аерып куярга кирәк дип исәпли, спекулятив илаһият – кәлямны тәнкыйтьли, татар халкының заманадан артта калуын шуннан күрә.

Күлтәси җәмгыятьтәге торгынлыкны җиңеп чыгу өчен техник прогресс казанышларын, белемнәрне вакытлы матбугат һәм мәгариф системасы аша пропагандалауга зур әһәмият бирә.

Октябрь революциясеннән соң эшчәнлеген мәгариф өлкәсендә дәвам итә.

Хезмәтләре

Һәйәте җәдидә ысулыны нусус шәргыйя тәтбикъ. Казан, 1896.

Мөфассаль һәйәте җәдидә. Казан, 1900.

Халемездән шикайәт. Казан, 1903.

Мәктәп баласы, яхуд Сәхилә әби (кечкенә балалар өчен). Казан, 1909.

Әдәбият

Абдуллин Я.Г. Татар мәгърифәтчеләре философиясенең кайбер мәсьәләләре // Казан утлары. 1972. № 12.

Арча төбәге тарихы – История Арского края. Казан, 1996.

Духовная культура и татарская интеллигенция: исторические портреты. Казань, 2000.

Автор – Н.М.Алиев