Бакый Урманче – профессиональ татар нәкышенә нигез салучыларның берсе.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Бакый Урманче. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

Урманче Б.И. Бикбулатов портреты. 1927

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманче Б.И. Сары күлмәкле кыз. 1928

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

1897 елның 10 феврале, Казан губерниясе Тәтеш өязе Күл Черкене авылы – 1990 елның 6 августы, Казан. 

Авыл мулласы гаиләсендә туа, башлангыч белемне өендә ала. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый (1907–1914), 1915–1916 елларда Тамбов губернасының Шача өязе Татар Тарханы мәктәбендә мөгаллимлек итә. 1916–1917 елларда – Россия армиясендә, беренче рәсем һәм нәкышь дәресләрен Казакъстанда хезмәт иткәндә, андагы австрияле хәрби әсирләрдән ала. 1917–1919 елларда Глазов һәм Тәтеш шәһәрләрендә мәгариф халык комиссариаты инструкторы, бизәү эшләре белән шөгыльләнә (бәйрәм демонстрацияләре, клублар, мәктәпләр).

1919–1920 елларда Казан ирекле сәнгать остаханәләрендә – нәкышьтән – Тимофеевта, скульптурадан – Г.А.Козловта, графикадан Н.С.Шикаловта укый. Бер үк вакытта Республиканың Запастагы Армия штабы сәяси бүлегендә һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшли; ул бетерелгәннән соң (1920), Мәскәүгә Революцион хәрби советка күчерелә.

1920–1926 елларда Мәскәү Югары сәнгать-техника остаханәләренең (ВХУТЕМАС) берьюлы ике бүлегендә – нәкышь (С.В.Герасимовта һәм А.В.Шевченкода) һәм скульптура (Б.Д.Королевта) бүлекләрендә укый. Аларны 1926 елда тәмамлаганнан соң, Казан сәнгать-театр техникумында укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, керәч өйрәнү остаханәсен оештыра.

Урманче талантлы шәкертләр тәрбияли (М.Абдуллин, М.Кәримов, Г.Йосыпов, Ш.Мөхәммәтҗанов, М.Рахманкулов, М.Әмир, М.Сутюшев һәм башкалар).

1920 елларда Татар мәдәнияте йортында сәнгать секциясен җитәкли, гарәп графикасы шрифтын камилләштерү комиссиясе эшендә катнаша.

1927 елда И.Сталинга 82 кеше исеменнән язган хатка кул куя. Шуның өчен 1929 елда кулга алына, 1930 елда «милли дошманлык җәелдергән өчен» 5 елга лагерьларга ябылуга хөкем ителә, тоткынлык срогын 1933 елга кадәр Соловки утрауларында үткәрә. 1990 елда аклана.

Урманче Б.И. Сара ханым Илдар белән. 1937

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманче Б.И. Йөзем җыю. 1958

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Урманче иҗатының чишмә башы татар җәдитчелеге. Европа нәкышьче алымнарын үзләштерү белән бәйле.

1920 елларда станлы нәкышь һәм китап иллюстрацияләү өлкәсендә эшли. Аның «Сепаратор янында», «Бикбулатов портреты» (икесе дә – 1927), «Көймәләр кичүендә» (1928), «Татар хатын-кызы», «Җилкәнле көймәләрдә йөрү», «Сары күлмәкле кыз» (барысы да – 1929) һәм башка картиналары совет һәм татар нәкышенең алтын фондына кергән.

Г.Тукайның беренче булып Урманче тарафыннан бизәлгән «Шүрәле» китабы 1923 елда Казанда дөнья күрә. Шул ук елларда Татарстан республикасының беренче гербы эскизын иҗат итә (керәчтә).

1933–1941 елларда Мәскәүдә яши, «Бөтенроссия сынлы сәнгать хезмәткәрләренең кооперация ширкәте берлегендә» («Всекохудожник») эшли. 1937 елда Мәскәү рәссамнар берлегенә кабул итенә, яшь рәссамнарның Беренче Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша (аның графикасы «Творчество» журналында һәм «Комсомольская правда» газетасында репродукцияләнә). 1937–1941 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Башкорт АССР (К.Ә.Дәүләткилдиев белән берлектә), Карел-Фин ССР, механикалаштырылган авыл хуҗалыгы машиналары, терлекчелек павильоннарын бизи (дивар бизәкләре, скульптура).

1941–1952 елларда һәм 1953–1956 елларда Урманче Алма-Атада, 1952–1953 елларда – Сәмәркандта, 1956–58 елларда Ташкентта яши, Театр-сәнгать институтында укыта, институтка нигез салган көннән башлап, үз башлангычы белән оештырылган скульптура остаханәсенә җитәкчелек итә.

1958 елда ТАССР хөкүмәте чакыруы буенча Урманче Казанга әйләнеп кайта.

Казакъстанда яшәгән вакытында республикадагы күренекле эшлеклеләрнең нәкышь һәм скульптур портретлары, пейзажлар, натурадан төшерелгән этюдлар, казакъ авторларының (Абай, М.Ауэзов, С.Муканов) әсәрләренә, халык әкиятләренә, Г.Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә ясалган иллюстрация галереясын төзи.

Үзбәкстанда аның тарафыннан «Йөзем җыю» (1951), «Бану» (1952), «Карт мираб портреты» (1952) кебек матур сюжетлы картиналар, портретлар, пейзажлар, скульптура әсәрләре (Г.Тукай бюсты, Алма-Атада Виноградовка һәйкәл, Балхаш бакыр эретү заводын монументаль-декоратив бизәү) иҗат ителә.

Урманченың Казан чорындагы җитлеккән һәм күпкырлы иҗаты сынлы сәнгатьтә һәм, тулаем, республиканың мәдәнияте үсешендә яңа бер баскыч буларак бәяләнә.

Әйдәп баручы скульптор (100 дән артык әсәр авторы). Урал мәрмәреннән, бронзадан, гипстан татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г.Тукай (1959, 1964, 1980, 1981), Н.Исәнбәт (1959), Ф.Әмирхан (1961), М.Җәлил (1962), Кол Гали (1965), Ш.Бабич (1966), Дәрдемәнд (1967), Ш.Мәрҗани (1968), К.Насыйри (1970), С.Сәйдәшев (1985, 1999) һәм башкаларның портретлар галереясын (бюстлар, ярымфигуралар) барлыкка китерә.

Агачтан эшләнгән күләмле сәнгать әсәрләрен югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Аның «Г.Ибраһимов» (1963), «Сагыш» (1966), «Язгы моңнар» (1968), «Тулпар» (рельеф, 1968), «Сөембикә» (1978), «Нияз (Тугрылык)» (1980), «Нәфисә» (1981) сыннары татар скульптурасының классик үрнәкләренә әверелә.

Казанда М.Җәлилгә, Түбән Камада һәм Менделеев районының Песәй авылында Г.Тукайга, Мамадыш шәһәрендә Ш.Маннурга куелган монументаль һәйкәлләр, Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның музей-комплексы архитектур-сәнгать ансамбле (Г.Тукай һәйкәле, агачтан скульптура паркы һәм Ш.Фәрхетдинов белән автордашлыкта архитектура чишелеше).

Урманче станлы нәкышькә (барлыгы якынча 300 картина иҗат итә) татар халык сәнгате һәм шәрекъ миниатюралары традицияләренә нигезләнгән образлы күзаллауны өсти. 1970 еллар ахырында аның нәкышь иҗатындагы иң югары казанышы булган «Татарстан» триптихында (1976, 1985) ышандырырлык камиллеккә ирешкән «Печән базары» (1975), «Истәлекләр» картиналар циклыннан (1978–1979) «Урал-тау итәгендә», «Күл Черкен. Атлар коендыру», «Сабан туе», «Салтыкта печән өсте» әсәрләре барлыкка килә.

Урманче психологик портретлар остасы, фән, мәдәният вәкилләре, хәрби эшлеклеләр, табиблар – Ф.Кудашева, С.Кудаш, К.Вәлиев, Д.Тумашева, С.Рәфыйков, Ф.Әхмәтова, Г.Сафиуллин һәм башка бик күпләр образларының зур күләмле галереясын барлыкка китерә.

Урманченың графика мирасы (акварель, каләм, кыл-каләм, күмер, сангина белән ясалган рәсемнәре) 3 меңнән артык хезмәтен үз эченә ала. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасында гына да ул 100 дән артык график сәхифә багышлый, аның «Кисекбаш» поэмасына, Дәрдемәнд шигырьләренә (1954–1968), «Коркыт» эпосына (1972), «Сак-Сок» бәетенә (1973) иллюстрация сериясе иҗат итә.

Татар мәдәнияте эшлеклеләре портретлары сериясе (Х.Туфан, Ч.Әхмәров, Г.Бәширов, Ә.Еники, Г.Шамуков һәм башкалар), «го-хуа» кытай нәкыше традицияләрендә башкарылган станлы картиналар циклы (1976–1986) һәм башкалар авторы.

Урманченың хаттатчылык өлкәсендәге осталыгы кәгазьдә башкарылган шәмаилләрдә чагылыш таба («Аятелкөрси», акварель, тушь, бронза, 1989).

Монументаль дивар бизәкләре (Г.Тукайның Казандагы әдәби-мемориал музее өчен «Печән базары»), «Аршын мал алан» (1942), «Беренче чәчәкләр» (1959) спектакльләренә театр декорацияләре; татар сәхнә костюмнары (1939–1975) эскизлары эшли.

Казан университетында гарәб каллиграфиясен укыта. Шигырьләр, хатирәләр, әдәби-тәнкыйть хезмәтләре авторы.

Урманче Б.И. Ибн Фадланның Болгарга килүе. 1973

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманче Б.И. Атлар коендыру. 1975

Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

100 дән артык күргәзмәдә (1934 елдан): 1930 елларда Мәскәү рәссамнары күргәзмәсендә, Алма-Ата, Караганда һәм башка шәһәрләрдә казакъ рәссамнарының республика күргәзмәсендә (1942–1953), Татарстан сәнгате күргәзмәсендә (1952–1953), Татарстан сәнгате күргәзмәсендә (1957–1987), «Советская Россия» күргәзмәсендә (1960), Мәскәүдәге бөтенсоюз «Индустрия социализма» (1939), «Героический фронт и тыл» (1943), «Совет рәссамнарының I нче бөтенсоюз съездына (1957), «Театр, кино һәм телевидение рәссамнары (1967) күргәзмәләрендә; халыкара совет сынлы сәнгате күргәзмәсендә (Дәһли, Калькутта, Бомбей, 1952), «Зур Идел» күргәзмәсендә (1980 нән) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1958, 1982 (Алма-Ата), 1983 (Балхаш, Тимертау шәһәре.), 1985 (Түбән Кама шәһәре); 1967–2017 – юбилейларга бәйле (Казан), 2012 (Третьяков галереясы, Мәскәү) елларда уздырыла.

Урманче Б.И. Аллаһ җәмилен хөббел җәмал. 1989

Кәгазь, тушь, акварель, бронзалы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре тупланмалары

Урманченың әсәрләре Россиянең 20 дән артык музеенда, элеккеге СССР илләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли-мәдәният үзәгендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда, А.Кастеев исемендә Казакъстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Алма-Ата), Шәрекъ халыклары сәнгате музеенда (Мәскәү), Үзбәкстанның Сәнгать музеенда, шәхси галереяларда саклана.

Урманче Б.И. Сагыш. 1966

Агач. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманче Б.И. Сөембикә. 1980

Агач. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманченың салават күпере. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлек

Урманченың портретлары Р.Вахитов, З.Гыймаев, А.Абзгильдин, Х.Нәфыйков, Р.Баһаветдинов тарафыннан язылганнар.

Аның турында «Сагыш» (1968, режиссер В.В.Стрелков); «Бакый Урманче» (1987, режиссер Р.Хисамов, Казан кинохроника студиясе); «Урманче өстендә салават күпере» («Радуга над Урманче», 2009, Казан, ТНВ); «Бакый Урманче. Көйгә тиң тормыш...» («Баки Урманче. Жизнь – это музыка...», Казань, 2012, режиссер Н.Морозов, «Таткино») телефильмнары төшерелә.

Казанда Бакый Урманче музее (1999), скульптура һәйкәле (М.М.Гасймов, 1997), Күл Черкен авылында Урманче Музей-йорты ачыла (2012).

Казанда академик Королев урамындагы Урманче яшәгән йортка мемориал такта куела.

Казан, Буа, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге урамнар аның исемен йөртә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан сынлы сәнгать өлкәсендә Бакый Урманче исемендә бүләк булдырыла (1998).

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1967). Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Казан шәһәренең мактаулы гражданы (1987).

Урманче Б.И. Юкәләр саргая. 1978

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Урманче Б.И. Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация. 1 нче бит. 1980

Кәгазь, кытай тушы. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хезмәтләре

Балалар сәнгате хакында ата-аналар, тәрбиячеләргә ни белергә кирәк? М., 1924.

Татарстанның сынлы сәнгате // Совет әдәбияты. 1960. № 10.

Из творческой работы // Искусство. 1936. № 1.

Урманче Б.И. Каспий. 1956

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Баки Урманче. Юбилейная художественная выставка. Каталог. Казань, 1969.

Баки Урманче: альбом. Казань, 1982.

Искусство, рождённое Октябрём (к 30-летию Б.И.Урманче): сборник статей. Казань, 1989.

Новицкий А. Баки Урманче. Казань, 1994.

Баки Урманче и татарская культура. Казань, 2005.

Духовный мир Баки Урманче. Казань, 2005.

Баки Урманче. Живопись. Скульптура. Графика: каталог выставки. Казань, 2007.

Баки Урманче и национальная художественная культура. Казань, 2008.

Бакый Урманче. Живопись. Графика. Скульптура. Декоративно-прикладное искусство. Казань, 2012.

Баки Урманче. Живопись. Графика. Скульптура. Литературное наследие. К 120-летию со дня рождения художника. Казань, 2017.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова