Болгар һәм Алтын Урда халык музыкасы

Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Алтын Урдада рухи мәдәниятнең ике төре – шәһәр һәм авыл мәдәниятләре формалаша.

Шәһәр мәдәниятендә ислам аеруча киң чагыла, авылларда мәҗүсилек озаграк саклана.

Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән авыл халкының җир белән бәйле йолалары җырлардан гына тормый, үз эченә мәкаль-сынамышлар, сөрән сугулар, теләкләр, келәү сүзләре, им-томнар, биюләр һ.б.ны да ала.

Көндәлек көнкүреш сезон саен кабатланучы йола һәм җырлардан торган еллык игенчелек тәртипләренә буйсына. Шул рәвешчә Идел буе Болгар дәүләтендәге авыл халкының рухи мәдәниятендә үзенчәлекле аваз семантикасы белән аерылып торган гаилә җырларыннан һәм гаиләдән читтә җырлана торган җырлардан гыйбарәт үз жанр системасы формалаша. Күмәк хезмәт күмәк (гетерофон) җыр тудыра. Әлеге йолалар һәм җырларның кайтавазы керәшен татарларда бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Ислам алга яңа идея-эстетик бурычлар куя. Гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр халкы Шәрекъ мөселман шагыйрьләренең (Рудаки, Фирдәүси, Руми, Сәгъди, Нәваи һ.б.) әсәрләрен төп нөсхәдә уку мөмкинлегенә ия була. Аларның шигырь төзелеше көйләп укуга, сөйләү интонациясе белән башкаруга корылган.

Китап әсәрләре нигезендә әдәби телдә башкарыла торган профессиональ әсәрләр һәм фольклор жанрлар – бәетләр, мөнәҗәтләр, шулай ук билгеле бер китапларның шулай ук көйләп укыла торган фольклор вариантлары (китаби дастаннар) барлыкка килә.

Көйнең язма рәвештә теркәлгән тексттан бәйлелеге ритмиканы тотрыклыландыра, ул исә көйләрнең типлашуына һәм консервациясенә этәргеч бирә. Болар барысы да көйләрнең төгәл үзлеге, билгеле бер «стилистик код»ы формалашуга сәбәпче була, бу үз чиратында иҗат итүне дә, кабул итүне дә җиңеләйтә.

Шәһәр халкының дөньяга караш һәм социаль бердәмлектән чыгып оешуы, нигездә, соло, монодияле башкару традициясе формалашуга этәрә; Коръәнне, шулай ук башка дини әсәрләрне көйләп уку тыңлау һәм кабул итү өчен хезмәт итә, бу үз чиратында функцияләр бүленүгә китерә: башкаручы һәм тыңлаучы барлыкка килә.

Такмак та (биюләр, уен-көлкеле кушымталар, такмазалар) борынгы жанрга карый, анда исламга кадәрге бармак метрик системасы файдаланыла.

Борынгы көй

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Казан ханлыгы халык музыкасы

Казан ханлыгы халыкларының музыкаль мәдәнияте социаль һәм конфессиональ билгеләре буенча халык иҗатына хас жанрлар системасы һәм музыкаль семантикасы булган авыл (мәҗүси) һәм шәһәр (мөселман) музыкаль мәдәниятенә бүленеп алга таба үсеш кичерә.

Мөселман халкының рухи мәдәниятендә дә бердәмлек булмый. Урта гасырлар язма ядкәрләрендә феодаль аксөякләрнең көндәлек тормышында оркестрлар эшчәнлеге турында еш искә алына һәм быргы, кубыз, кыңграгу (кыңгырау), куру (курай), нәй, саз, сорнай, уд, чәчәнә кебек музыка уен кораллары саналып үтелә.

Шәрекъ мөселман музыкаль мәдәниятендәге кебек үк, Казанда да халык музыкасын һәм профессиональ музыканы аерып карау төгәл билгеләнә. Чыганакларда җырчылар һәм музыкантлар турында еш искә алыну бу чорда һәм вокаль, һәм инструменталь өлкәдә профессиональ авыз иҗатының үсешенә дәлил булып тора.

Бу үзенчәлекләр Казан татарлары музыкаль мәдәниятендә акрынлап лирик интонация белән җырлана торган озын көй жанры формалашуга этәргеч бирә. Бу жанр яңача музыкаль фикер йөртү үсешенә этәргеч бирә. Ул көйнең яңгырау киңлеге һәм төрлелегендә җырчының иҗат фантазиясенә бәйле рәвештә аерым иҗекләрне сузып җырлауда гәүдәләнә.

Әдәби сүзнең үзгәрешсез иҗек-ритм формулалары, көйгә салынып җыр итеп җырланганда Казан татарларында «моң» (ягъни тексттагы иҗекләрне яңгырату сәләте) дип аталучы башкару осталыгын тудырып, иң югары үсешкә ирешә. Кайбер җырчылар «моң» тудырганда аерым камиллеккә ирешәләр.

Әлеге традиция безнең көннәрдә дә үз көчендә кала. Бу И.Шакиров, Ф.Кудашева, Г.Сөләйманова, Х.Бигичев, Г.Ибушев һ.б. җырчыларның иҗатларында аеруча ачык чагылыш таба.

Ай былбылым

Татар халык җыры. Хор өчен Р.Гобәйдуллин эшкәртмәсе. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

XVI–XVIII гасырларда татар халык музыкасы

Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкының шәһәр мәдәнияте традицияләре озак вакытка өзелеп тора. Казан халкының бер өлеше Казан артына ук китә, икенче бер өлеше мари, удмурт, башкорт җирләренә һ.б.га кача. Казан татарларының рухи мәдәнияте үзәген читтәрәк урнашкан Әтнә, Саба һ.б. җирлекләр тәшкил итә. Анда һөнәрчелек, сәүдә, әдәбият, сәнгать үсеш ала (әлеге процессның идеологик таянычы булып дин тора, бу үз чиратында дини җырлар, аның башка формалары, фольклор мелосының милли үзенчәлекләре саклануга булышлык итә).

Христианлаштыру сәясәте уздырылу нәтиҗәсендә Алтын Урда һәм Казан ханлыгындагы мәҗүсилекне һәм аның рухи мәдәниятен саклап калган авыл халкы традицияләрен дәвам итүче, православие динендәге керәшен татарлар төркеме оеша. Керәшен татарлар халык музыкасына үзенчәлекле артикуляцияле, лад-интонацияле һәм ритмик киңлеккә ия булган, күмәк башкарыла торган күптавышлы йола җырлары системасы хас.

Керәшеннәр яшәгән һәр район тарихи, социаль-икътисади һәм табигый-географик үзенчәлекләргә ия була, бу билгеле бер үзгәлек белән аерылып торган җирле төркемнәр формалашуда чагыла.

XVIII йөздә «йомышлы» статусы бетерелү белән бәйле рәвештә татар-мишәрләрнең икътисади хәле кинәт начарлану аларны чит җирләргә акча эшләргә чыгып китәргә, вак сәүдә белән шөгыльләнергә этәрә. Социаль-икътисади тормыш үзенчәлекләре аларның җырларының эчтәлегенә һәм музыкаль стилистикасына эз сала. Әлеге җырларның тематикасы шактый тормышчан һәм новеллистик характерга ия. Бер төркем җырлар баллада характерындагы драматик хикәят рәвешендә булса, икенче төркем җырларда социаль тигезсезлек, качкыннарның ачы язмышлары, алыпсатарларның, сатучыларның авыр тормышлары һ.б. турында җырлана.

Илдә барган социаль үзгәрешләр Казан татарларының җыр мәдәнияте үсешендә чагылыш таба. Аеруча җыр лирикасы сизелерлек үзгәреш кичерә. XVIII йөздә шәһәр мәдәнияте кабат тергезелү белән, Казан татарлары лирикасында 2 җыр жанры: салмак көйләр һәм авыл көйләре барлыкка килә.

Өмә җыры

Керәшен җыры. Оксана Дмитриева башкара. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

XIX–XX йөзләр чигендә татар халык музыкасы

XIX–XX йөзләр чигендә Казанның татарлар яши торган өлешендә шәһәр бакчаларында ачык эстрадалар, музыка яңгырап торган трактир, чәйханәләр барлыкка килә. Музыкаль мәдәният үсешендә әдәби-музыкаль кичәләр аеруча мөһим роль уйный. Аларны оештыруда татар язучылары һәм шагыйрьләре, рус зыялылары актив катнаша.

Музыкаль мәгърифәтчелек үсешендә Шәрекъ клубы, Яңа клуб кебек клублар ачылуның да әһәмияте зур була. Алар каршында инструменталь ансамбльләр эшли: татар халык җырлары белән бергә шәрекъ, рус классик һәм көнкүреш музыкаль әсәрләрен дә башкаралар.

1906 елда үз инструменталь ансамбле булган беренче профессиональ татар «Сәйяр» театр труппасы оешу татарларның мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Ул музыка белән драма театры арасында үзара тыгыз бәйләнеш тудыра.

Казанда музыкаль культураның сизелерлек үсеше татар музыка сәнгатендә яңа юнәлеш – көнкүреш музыкасы (вокаль һәм инструменталь) барлыкка килүгә этәргеч бирә. Бу жанрдагы әсәрләрнең көе чагыштырмача гади, ритмикасы катлаулы түгел, шул сәбәпле алар киң халык массалары арасында тиз таралыш ала һәм бик популяр була: көндәлек тормышта да, эстрадада да, ялгыз һәм күмәк рәвештә дә башкарыла. Озын көйдән аермалы буларак, алар кыска көй дип атала башлый.

Сибелә чәчәк

Татар халык җыры. М. Мозаффаров эшкәртмәсе. Солист З.Әхтәмова. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

ХХ гасырда халык музыкасы

Октябрь революциясеннән соңгы чорда хор түгәрәкләре оештыру массакүләм төс ала. Татар халкының көндәлек тормышына социализм төзелешен, Кызыл Армияне һ.б.ны данлаган җырлар үтеп керә башлый.

Ул елларда шәһәр көнкүреш лирикасының популярлыгы сизелерлек кими: яңа җырлар иҗат ителми, революциягә кадәр аеруча көчле яңгыраган җырлар гаилә кысаларында гына сакланып кала.

Сәясәтнең сәнгатькә йогынтысы авыл халкының җыр сәнгатендә дә сизелми калмый. 1920 елларның икенче яртысыннан авыл көйләре, бию такмаклары кебек традицион жанрларны «заманчалаштыру» процессы башлана: ул текстларны яңартканда аеруча сизелә. Колхоз эшеннән ямь табу, бәхетле тормыш, хезмәттәге уңышлар өчен горурлык хисе, Ватанга мәхәббәт һ.б. турында җырлар барлыкка килә.

Такмак кебек борынгы жанр яңа сулыш ала: бию белән үрелеп бару кебек традицион функциясеннән тыш юмор белән сугарылган күңелле җырлар рәвешендә башкарыла башлый.

Авыл халкының җыр иҗатында 1930 елларда түгәрәк уеннар барлыкка килү яңа бер этап тәшкил итә. Аның башкарылу формалары төрле була: түгәрәк буенча әйлән-бәйлән җырлап әйләнү һәм уен җырлары белән бергә үрелеп барган парлы уен төрләре. Төп текст белән кушымтаның башкарылу тизлеге төрле булган әйлән-бәйлән җырлары аеруча киң таралыш ала. Әгәр төп текст, әйлән-бәйлән белән үрелеп, уртача тизлектә башкарылса, кызу башкарылган кушымта бию такмакларыннан гыйбарәт була. Андый җыр башкарылганда түгәрәк уртасындагы пар гына бии, калган катнашучылар кул чабып җырлап тора.

ХХ йөзнең икенче яртысында татар халкының җыр тормышында зур үзгәрешләр күзәтелә. Авыр сугыш елларыннан соң әйлән-бәйлән уеннары, такмаклар, авыл көйләре көчле яңгыраш ала. Салмак көйләр һәм кыска көйләр элеккечә яратып башкарыла.

Сугыштан соңгы унъеллыкта бу жанрларда яңа җырлар аеруча күп иҗат ителә. Шул ук вакытта Казан татарларының халык җыры иҗаты үсешендә нәкъ шушы чор яңа жанр – вальс жанры барлыкка килү белән истәлекле. Аның төп сәбәбе – русларның 1930 еллардагы һәм сугыш елларындагы җыр иҗатында вальсның («Бөдрә чәчле егет» («Парень кудрявый»), Г.Носов; «Минем сөеклем» («Моя любимая»), М.Блантер һ.б.) күп булуы һәм татарларның көнкүрешенә дә үтеп кереп киң таралыш алуы.

1960 елдан башлап һәвәскәрләрнең һәм өлешчә профессиональ башкаручыларның җыр иҗаты массачыл төс ала, аларга массакүләм мәгълүмат чараларының – радио, телевидениенең көчле үсеше зур йогынты ясый. Шушы вакыттан алып, музыкаль фольклорның әйлән-бәйлән уеннары, бию такмаклары, авыл көйләре кебек жанрлары акрынлап үз көчен югалта бара. Фольклор җырлары авторы булган көнкүреш җырлары тарафыннан кысрыклана: көйләрне профессиональ яки үзешчән шагыйрьләрнең әзер шигырьләренә профессиональ композиторлар, музыкантлар, җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре яза.

Электрон техникадан актив файдалану сәбәпле, көнкүреш җырлары совет чорыннан соң аеруча киң таралыш ала (композиторлар һәм башкаручылар практикасында). Җырлар (асылда көйләр) иҗат итү процессы сизелерлек дәрәҗәдә гадиләшә, бу үз чиратында аранжировщиктан бер үк дәрәҗәдә бәйле профессиональ һәм һәвәскәр иҗатчылар арасында аерма юкка чыгуга китерә.

Шулай ук кара: Халык җырлары.

Галиябану

Татар халык җыры. Ш.Әхмәтҗанов һәм А.Туишева башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Әдәбият

Исхакова-Вамба Р.А. Татарское народное музыкальное творчество: традиционный фольклор. Казань, 1997.

Сайдашева З.Н. Песенная культура татар Волго-Камья: эволюция жанрово-стилевых норм в контексте национальной истории. Казань, 2002.

Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка. Казань, 2003.

Автор – З.Н.Сәйдәшева