Казан татарлары Идел-Урал татарларының төп өлешен (2/3 тирәсе) тәшкил итә.

Берничә этник төркемгә бүленә: үзәктә яшәүче татарлар, нократ татарлары, Пермь татарлары, типтәр-башкортлар.

Халыкның сөйләм теле – татар теленең урта диалекты.

Ислам динен (мөселман-сөнниләр), зур булмаган төркеме христиан динен тоталар (кара: Керәшен татарлар).

Бикчәнтаевлар гаиләсе. 1914

Сулдан уңга: Гәрәйша, Нурдидә, Дәүләтша, кечкенә Хәфәзә, Бибиәсма. Л.Дәүләтшинаның гаилә архивы

«Казан татарлары» термины

Арча

Татар халык җыры. Солист - Ш.Әхмәтҗанов. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Фәнни әдәбиятта кулланыла торган «Казан татарлары» термины ачылып җитмәве белән  аерылып тора, ул Казан татарларына карата да, барлык Идел-Урал татарларына карата да кулланыла.

Башта әлеге төшенчәнең мәгънәсе рус елъязмаларында Казан ханлыгы дәүләтен барлыкка китерүче этносны аңлатучы буларак теркәлә («татары казанские», «казанские татаровя», «казанцы»). Соңга таба, XVI йөзнең 2 нче яртысыннан, татарлар Казан ханлыгының үзәк районнарыннан читкә тарала башлагач, Казан татарлары төшенчәсе киңрәк бергәлекне аңлата (мәсәлән, Себер татарлары Идел-Урал төбәгеннән күченеп килүчеләрне шулай атыйлар, Урал янында да шундыйрак хәл күзәтелә).

Казан татарлары. ХХ гасыр башы

Тарихы

Казан татарларының формалашуына фәндә бердәм караш юк, аларның этник тарихы җитәрлек өйрәнелмәгән. Аларның болгарлардан, Алтын Урда төркиләреннән («татар») һәм кыпчаклардан килеп чыгуы турындагы фаразлар бар, ике арада яшәүче карашлар да яши.

Тулаем алганда, Казан татарларының барлыкка килүендә болгар компонентының роле зур. Әмма әлеге компонент этник яктан бик катлаулы була. Төрлечә килеп кушылган төркиләр, угорлар, финнарның кайбер төркемнәре, Идел Болгары составында, монголлар заманында феодаль халык буларак туплану процессы кичереп (төбәкнең кайбер этник аерымлыклары сакланса да), төрле кабиләләрдән элекке феодаль болгар халкы формалаша.

Идел буе Болгар дәүләте территориясен Алтын Урдага кушу сизелерлек этносәяси үзгәрешләр китереп чыгара. Идел Болгары халкының этник мохитенә кыпчаклашкан, соңрак кыпчак-нугай төркемнәреннән шактый зур масса үтеп керә.

XIV–XV йөзләрдә болгар халкы яшәгән районнарда үзәкләре Болгар, Җүкәтау, Казан (Иске Казан) булган берничә бәклек билгеле.

Фәкать Казан ханлыгы – Казан татарларының милли дәүләте чорында гына (1438–1552 еллар) 2 этник компонент – болгар һәм татарлардан, шактый ишле феодаль халык буларак, яңа этнос – Казан татарлары тәмам формалашып бетә.

XVI йөзнең 2 нче яртысы – XVII йөздә барган таралу вакытындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә Казан татарларының мишәрләр һәм Касыйм татарлары белән  үзара багланышлары арта.

Идел буе татарларының төрле этник бергәлекләренең янәшә һәм полоса аша таралуы аларның этник, тел һәм мәдәни яктан берләшүенә ярдәм итә (кара: Татарлар). Нәтиҗәдә Казан татарлары XVIII йөзгә субэтноска әверелү процессы кичерә, ә XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында, кайбер субэтник аерымлыкларын югалтып, фактта Идел-Урал төбәге татарлары составында этник төркемгә әверелә (XIX йөз ахырына халык саны – 1,7 млн чамасы кеше).

Мәдәнияте

Сәрбиназ

Халык музыкасы, Ә.Ерикәй сүзләре. Ш.Әхмәтҗанов башкара. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Казан ханлыгы чорында Казан татарларының игенчелеккә нигезләнгән, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына барып тоташкан алга киткән мәдәнияте була (шул исәптән, рус һәм Көнбатыш Европа чыганакларында билгеләп үтелгәнчә, шәһәр мәдәнияте дә). Көтүдә йөртү һәм ябып асрауга нигезләнгән терлекчелек икенчел роль уйный.

Авыл хуҗалыгы белән  беррәттән, агач эшкәртү, киез-киез итек басу, туку, тире эшкәртү, ювелирлык эше кебек промысел һәм һөнәрчелекләр мөһим урын тота.

Казан ханлыгын басып алганнан соң (1552), Казан татарларының мәдәнияте ярлылануга, шул исәптән демографик югалтуларга (XVI йөз уртасында халык саны 1/3 өлешкә кими), татарларны шәһәрләрдән тулысынча кууга карамастан, халык яшәвен дәвам иттерә. Казан татарларының үз этник территорияләрен шактый күләмдә саклап калуы аларның традицион мәдәниятенең күп элементларын (бәйрәмнәрне, йолаларны һ.б.), шулай ук җыен системасын (кара: Җыен) саклап калырга ярдәм итә.

Казан татарларының кайбер мәдәни үзенчәлекләре уникаль һәм Казан арты районнарында аеруча ачык чагыла. Казан татарларының урта гасырлар шәһәр мәдәнияте нәкъ менә шунда саклана.

Колониаль шартларда яшәргә күнегүнең авыр чорыннан соң, XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан Казан татарларының икътисады һәм мәдәнияте тизрәк үсә башлый.

Казан артында булган һөнәрчелек базасында XVIII–XIX йөзләрдә – киез-киез итек, тире эшкәртү, туку, читек, алтын белән  тегү мануфактуралары, XIX йөздә күн, постау һ.б. заводлары эшли башлый. Күп крәстияннәр тегү, йон тетү, йон-тукыма ману, балта эшләре һ.б. белән  шөгыльләнә. Сәүдә-арадашчылык эшчәнлеге киңәя.

Гәрчә әле XX йөз башында Казан татарларының төп массасы авыл җирләрендә яшәсә дә, XIX йөзнең 2 нче яртысыннан шәһәр халкының саны арта бара. Шулай да шәһәрләшү һәм 1930 еллардагы индустрияләштерү Казан татарларының традицион мәдәнияте төп элементларының тиз югалуына китерә.

Казан татарларының халык сөйләм теле бүгенге татар әдәби теле барлыкка килүдә төп рольне уйный, ә аларның традицион мәдәнияте милли мәдәниятне формалаштыруда төп чыганак була (мәсәлән, халык бәйрәме Сабан туе, кием-салымнар – калфак, читек һ.б., аерым ашлар – чәкчәк, өчпочмак һ.б.).

Солнцев Ф.Г. Казан татар хатын-кызлары. 1869

"Одежды русского государства" сериясе

Әдәбият

Знаменский П. Казанские татары. Казань, 1910.

Воробьёв Н.И. Материальная культура казанских татар. Казань, 1930.

Воробьёв Н.И. Казанские татары: этнографическое исследование материальной культуры дооктябрьского периода. Казань, 1953.

Заляй Л. Средний диалект татарского языка: автореф. дис. ... Казань, 1954.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. Казань, 1969.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени: этнологической взгляд на историю волго-уральских татар XV–XVII вв. Казань, 1998.

Татары. М., 2001.

Татары. 2-е изд., доп. и пер. М., 2017.

Автор – Д.М. Исхаков