Эчтәлек

Калфак бәйләнгән яисә тукымадан (ешрак бәрхеттән) тегелгән.

XIX йөзнең 2 нче яртысында кызлар арасында «ак калфак» кию аеруча киң тарала – озынлыгы 70 см га кадәр булган конус рәвешендәге калфаклар ак киҗе-мамык җептән бәйләнә. Аны маңгай бәйләвече – чуклы укалы тасма («укачачак») белән йөртәләр, калфакны чачаклы очын артка җибәреп яки кырын салып кияләр.

XIX–XX йөзләр чигендә калфак кулланылыштан чыга, әмма әле авылларда яшәп килә.

XIX йөз уртасыннан шәһәр хатын-кызлары читтән китерелгән, төрле төстәге буй сызыклар төшкән ефәк трикотаж тукымадан тегелгән калфакны артыграк күрәләр. Конус рәвешендәге традицион форманы саклаган хәлдә, бу калфаклар кыскарак була (50 см тирәсе), әмма бай бизәлеше белән аерылып тора: чуклы укалы тасма баш киеменең кырыйларына да тегелә, аның өслегенә аппликация тегеп чыгу, төсле җепләр һәм чук җебе белән тигез чигү ысулларында үлән-чәчәк бизәкләре төшерелә.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан ука белән тигез чигү (укалы калфак), сәйлән һәм энҗе тезеп чигү (энҗеле калфак), тәңкәле аппликация (тәңкәле калфак) белән бизәлгән каты кырпулы бәрхет калфакларның популярлыгы арта. Аларны кызлар да, кияүдәге хатыннар да, эчтән киелә торган баш киеме буларак, яратып кияләр. Гадәттә, калфак өстеннән фабрикада эшләнгән яулык ябалар.

Казанда һәм Казан артында калфаклар тегү һөнәрчелеге алга китә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында зур бәрхет калфаклар урынына кечкенә кадама калфаклар (мөгез калфак) кулланыла башлый, алар да яулык яки җиңелчә япма, ефәк шәл астыннан кадап калдырыла.

Бүгенге көндә калфак  милли хатын-кызлар киеменең бер этнографик элементы буларак сакланып калган.

Әдәбият

Мөхәммәдова Р.К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы. Казан, 1983.

Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. Казань, 1980.

Завьялова М.К. Татарский костюм. Казань, 1996.

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. Казань, 1997.

Автор – Ф.Ф.Гулова