Биографиясе

1951 елның 18 октябре, Казан – 2012 елның 24 гыйнвары, Лондон. Казанда җирләнгән.

Казан университетын тәмамлый (1974).

1991 елдан Лондонда яши.

1992 елдан Би-би-си, «Голос Америки» («Америка тавышы») һәм «Свобода» («Азатлык») радиостанцияләрендә Татарстанга, татар мәдәниятенә багышланган тапшырулар алып бара.

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1970 елларда рус телендә языла.

«Гасыр билгеләре» («Приметы века», 1974), «Ботагына бәйләнгән алма» («Яблоко, привязанное к ветке», 1977), «Август билгесе» («Знак Августа», 1981), «Чәчәкләр чоры» («Время цветов», 1985), «Тукай даирәсендә» («Вокруг Тукая», 1989), «Аек мәҗлесләр» («Трезвые пиры», 1990), «Очсыз-кырыйсыз поезд» («Бесконечный поезд», 2001), «Казан карлары» («Казанские снега», 2004) шигырь җыентыклары авторы.

Проза әсәрләре арасында аеруча әһәмияткә ия булган һәм авторның кеше гомеренең тирән мәгънәсен аңлауга омтылуын чагылдырган китаплары – «Аллаһ үзе генә белгән юл» («Дорога Бог знает куда», 1999), «Ак манара» («Белый минарет», 2006).

Канада, Англия, Һиндстан, Германия, Венгрия, Италия, Төркия матбугатында басылган татар, инглиз, венгр телләрендәге шигырьләр, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган хезмәтләр, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев турындагы китап авторы.

Инглиз тикшеренүчесе-лингвисты Д.Мэттьюс белән берлектә инглиз телендә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе»н әзерләп (кереш сүз, комментарийлар, юлга-юл тәрҗемә авторы), Лондонда бастырып чыгара (2000).

«Тимер борчак» (Татар академия театрында 2005 елда куела), Казан курчак театрында куелган «Ике акча турында әкият» («Сказка о двух монетах», 2005) һәм «Апушның сихри төшләре» («Волшебные сны Апуша», 2006) пьесалары авторы.

Бохараев иҗатына көчле образлылык, тарихи дөреслек, тирән фәлсәфә, киеренке әхлакый һәм дини эзләнүләр хас.

Бүләкләре

Р.Р.Бохараев – Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006).

Г.Тукай һәм М.Җәлил шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәне өчен Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була (1986).

Әсәрләре

Президент Минтимер Шаймиев и модель Татарстана. Курзон-Блиц, Лондон-СПб., 2000.

«Quest», quaternion (four different wreaths of sonnets in English, Hungarian, Russian and Tatar languages). Islam International Publications Ltd., Surrey, England, 1994.

Islam in Russia: the Four Seasons, monograph, Curzon Publishers Ltd. London, England, 2000.

Әдәбият

Шевелёва И. О книге Р.Бухараева «Редкий дождь» // Новый мир. 1982, № 1.

Соложенкина С. Разлуки нет... // Литературное обозрение. 1986, № 7.

Автор – Р.Ә.Мостафин