- РУС
- ТАТ
Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы. Шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе
Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габдулла Тукай. 2020
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Мотыйгыя мәдрәсәсе шәкертләре. Г. Тукай – беренче рәттә уңнан икенче. Уральск. 1905
Татарстан Республикасы Милли музее. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
1886 елның 26 апреле, Казан губерниясе Кушлавыч авылы – 1913 елның 15 апреле, Казан.
Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Дүрт яшьтән ятим кала. Үсмер чагы Җаек шәһәрендә уза, шунда 1895–1907 елларда күренекле «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укый, аның каршындагы рус мәктәбенә йөри, рус мөхәррирләре иҗаты белән кызыксынып китә. Шушы чорда басмаханәдә эшли, Җаектагы алдынгы фикерле яшьләр белән аралаша.
1902–1904 елларда беренче иҗади тәҗрибәләр ясый. 1905 ел үзгәрешләре йогынтысында чыга башлаган «Фикер», «әл-Гаср әл-җәдид», «Уклар» газета-журналларында эшли. Тәрҗемә белән шөгыльләнә башлый, 1906–1907 елларда «әл-Гаср әл-җәдид» журналында «Энҗе бөртекләре» исеме астында 77 тәрҗемә мәсәл бастырып чыгара.
1907 елның башында Г.Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән чыга: аның «ирекле тормышы» башланып китә. Таныла башлый, әсәрләренең теле һәм стиле камилләшә.
Яңа формалар һәм алымнар эзләп, ул рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятларына мөрәҗәгать итә, А.С.Пушкин һәм М.Ю.Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә итә («Пушкиннан» («Из Пушкина», 1906), «Кичке азан» («Вечерняя молитва», 1906), аларга багышлаулар яза («Пушкинә» («Пушкину», 1906), «Шагыйрьгә» («Поэту», 1907)), А.В.Кольцовны һәм В.А.Жуковскийны үрнәк итеп өйрәнә, А.Н.Майков, А.Н.Плещеев, И.С.Никитин, И.А.Крылов, Дж. Байрон, И.Гёте, И.Гейне, Ф.Шиллер һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә һәм назыйрәләр яза.
Г.Тукайны немец романтик әдәбияты кызыксындыра: ул немец телен өйрәнә башлый.
1907 елның ахырында Габдулла, солдатка каралу уңае белән, туган ягына кайта, Казанда яши. Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һәм башкалар белән дустанә һәм әдәби мөнәсәбәтләр урнаштыра.
Казанда шагыйрь зур күңел күтәренкелеге, өметләр белән эшкә чума. Үз идеалларына хезмәт итү, хөр, азат милли матбугатны үстерү теләге белән яна.
1908–1909 елларда Г.Камал белән бергә Тукай «Яшен» сатирик журналын чыгара, ә 1910 елдан «Ялт-йолт» журналында эшли, гомеренең ахырына кадәр аның рухландыручысы, җитәкчесе булып кала.
Казан чоры (1908–1913) – Тукай иҗатының чәчәк ату чоры, анда романтик мотивлар көчәя, ул шигърияттә фәлсәфи тирәнлеккә ирешә һәм үзен халык улы, халык тормышының җырчысы итеп таныта.
Ачлык-ялангачлыкта узган балалык еллары, Казан кунакханәләренең салкын номерларында яшәү эзсез узмый: шагыйрьнең сәламәтлеге какшый, ул туберкулез белән авырый башлый.
Дарулар һәм яхшы табибләр эзләп, 1911–1912 елларда Тукай сәяхәтләргә чыга. 1911 елның май башында пароход белән Әстерханга юнәлә, юлда Идел буендагы тормыш белән таныша.
1912 елның язында Уфа – Петербург маршруты буйлап уза. Аннан Троицкийга китә, июнь урталарында казакъ далаларына барып чыга, кымыз эчеп сәламәтлеген ныгытырга уйлый.
Сәяхәттән Казанга 1912 елның августында гына кайтып төшә. Авыру булуына карамастан, иҗатын дәвам итә. 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була.
Тукай балачагының сагышлары һәм шатлыклары. 2009
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе
Тукайның беренче шигырьләрендә мәгърифәтчелек һәм халыкның белем дәрәҗәсе («Голүмең бакчасында», 1905), милләтнең мәдәниятен үстерү («Шигырь», 1905), социаль үзгәрешләргә чакыру («Хөррият хакында», 1905), татар җәмгыятен яңарту («Дустларга бер сүз», 1905), «Иттифакъ хакында», 1905) идеяләре чагыла. Шагыйрь турыдан-туры халкына эндәшә:
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк;
Мәдәният мәйданында урын алыйк, –
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.
(«Иттифакъ хакында»).
Г. Тукай типографиядә эшләгән вакытында. Уральск. 1905
Фотокопия. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Беренче әсәрләрендә үк татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакыру мотивы милли идеология ноктасыннан яңгырый. Мәгърифәтчелек юнәлеше татар әдәбияты өчен традицион булган «Алла – кеше» мөнәсәбәтен үзәккә куйган дөнья сурәтен үзгәртүгә этәргеч бирә. Әйтик, «Алла гыйшкына» (1905) шигыре әхлаклылыкка, мәгърифәткә, милләт мәнфәгатен кайгыртуга омтылышны чагылдыра. Шагыйрь «Аллага гыйшык тоту фәлсәфәсен татар милләтенең иҗтимагый яшәеше яссылыгына» күчерә.
Лирик геройның күңеле милләтне күтәрергә ашкына: «Милләти тәрфига күңлем ашыгадыр, ашкына…»
Шигырьдә бу омтылыш дини күзаллау чигендә аңлатыла: милләтнең алдынгы, әхлаклы, белемле, һөнәрле булуы – илаһи таләп, Алла теләге. Милләт мәнфәгатен кайгырту, аны үстерү – мөселман өчен фарыз эш!
Охшаш караш «Хәзерге халемезә даир» (1905) шигырендә дә кызыл җеп булып сузылып бара. Татар җәмгыятендәге көнчелек, үчлек, язучыларга карата битарафлык кебек сыйфатларны шагыйрь дингә хезмәт итмәү дип бәяли.
Каләм – дин сүзен халыкка җиткерүче, Коръәнне язучы, хөкем йөртүче; язучылар исламга терәк, куәт, идеалга юл күрсәтүче кебек тәкъдир ителә. Татар җәмгыятенә тәнкыйди бәя бирелеп, көнчелек, үчлек, наданлык кебек сыйфатлар да, асылда, язучыларга хөрмәт булмауга нисбәт ителә.
Каләмгә мөрәҗәгать кебек язылган «И, каләм!» (1906) шигырендә лирик герой үзенең милләт һәм мөселманнар вәкиле булуын ассызыкласа да, шигырьдәге каләм – милләт мөнәсәбәтен үзәккә куя. Урта гасырлар шагыйрьләре өмет тулы карашларын Аллага төбәгән кебек, милләтнең бер вәкиле булган лирик геройның киләчәккә ышанычы да каләм белән бәйләнгән.
Аның өчен каләм, ягъни язма сүз – газаптан коткаручы, шатлык китерүче, туры юлга бастыручы, милләтне югары күтәрүче, аны авырудан терелтүче, бәхет һәм якты киләчәккә чыгаручы… Шигырь үзе үтенеч, ялвару, дога рәвешендә иҗат ителгән. 11 строфалы әсәр – лирик геройның каләмгә эндәшүе, теләкләрен бәян итүе. Каләмнән милләтне шатлыкка чыгаруын, туры юлга бастыруын, эшкә өндәвен, гыйлемгә чакыруын, яхшылык-явызлыкны («Караны яз кара дип һәм игътираф ит акны ак») һәм хакыйкатьне-ялганны («Җөпне җөп дип язмали сән һәм ушандак такны так») аерып бирүен, милләтнең чир-авыруларын күрсәтүен сорап, шагыйрь аның мондый зур вазифаларны үз өстенә алырлык олы көч икәнлеген дә искәртә.
Моннан тыш, милләт хәлен Европаның үсеш дәрәҗәсе белән чагыштыру, соңгысының язма сүз ярдәмендә «күкләргә кадәр» күтәрелүен әйтү шигырьдәге каләмнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. Әйтерсең Аллага мөрәҗәгать шигырен Г.Тукай каләмгә мөрәҗәгать белән алыштыра, шуның аша язма сүзнең, әдәбиятның ролен югары күтәрә, аны илаһилаштыра.
Шулай беренче шигырьләрендә үк яшь шагыйрь дөньяви мәсьәләләр куя, милләт проблемаларына кагылганда мәгърифәтче һәм мөселман, шагыйрь һәм нәбитараф кеше булып фикер йөртә.
Шундый ук омтылышлар аның публицистикасында да чагылыш таба. Әйтик, «Хиссияте миллия» (1906) мәкаләсендә ул болай ди: «…Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ». «Безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйларына сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, бардакханәдән чыкмаган яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ». «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» (1906) язмасында дәвам итә: «…без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын…».
Г.Тукайның бу чор сатирик иҗаты халыкның иҗтимагый-мәдәни хәлен тәнкыйтьләү мотивы тирәсенә җыела, тәнкыйть угы наданлыкка («Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?», 1906), әхлаксызлыкка («Кечкенә генә бер көйле хикәя», 1906); «Хатирәи «Бакырган», 1906), дини фанатизмга («Мөритләр каберстаныннан бер аваз», 1906; «Сорыкортларга», 1906; «Пыяла баш», 1906) каршы юнәлтелгән.
Онуфриев В.П. Г. Тукай Уральсктагы дуслары белән. Уральск. 1906
Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Әкренләп шигырьләрдә демократик үзгәрешләргә чакыручы шагыйрьнең гражданлык һәм сәяси карашы кискенләшә («Государственная думага», 1907; «Китмибез!», 1907). Әйтик, Дәүләт Думасындагы карагруһчы депутатларның татарларны Россиядән куарга чакырып чыгыш ясавына җавап итеп шагыйрь болай ди:
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл).
Тукай халыкның бүгенгесе караңгы, ә киләчәге һәркемнең ныклыгына һәм активлыгына бәйле булган язмышы турында уйлана. Бушка, нәтиҗәсез вакыт уздыру хакындагы фикере сәясәтчеләр, сәүдәгәрләр, руханилар, шәкертләр адресына әйтелгән гаепләүләрдә чагыла.
Шагыйрь хатын-кызларга ирләр белән тигез хокуклар даулый («Татар кызларына», 1906; «Хатыннар хөррияте», 1906); халыкка, милләткә ярдәм итәргә өнди («Гәзитә мөрәттибләренә», 1906; «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», 1907); халыкка хезмәт итүне, аңа ярдәм итүне хуплый («Мөхәрриргә», 1906; «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә», 1906).
Шигырьләрнең күп өлеше – багышлаулар, аларда татар җәмгыятенең төрле катлауларына юнәлтелгән риторик эндәш төп фикер буларак формалаша, татар җәмгыятен гыйлем һәм мәдәният ярдәмендә үстерергә чакыру мотивы әйдәп бара.
Шигырь төзелешендә милли традицияләрне барлап, шулай ук рус һәм Европа әдәбиятлары йогынтысында гаруздан силлабикага күчә; лирик геройның гражданлык кичерешләрен сурәтләгәндә чикли торган шәрекъ жанрлары – газәл, мәдхия, мәрсия, касыйдәнең кайбер билгеләре аның әсәрләрендә җуелып, шигырьләр Көнбатыш әдәби жанрлар системасында кабул ителә.
Шагыйрь җитди рәвештә халык өслүбе, фольклор традицияләре белән кызыксынып китә. Аның иҗатының халык иҗаты белән якынаюы әсәрләр теленең чистаруына китерә, шигырьләр гарәп-фарсы һәм төрек алынмаларыннан котыла.
Шуның белән бергә, фикерләү үзенчәлеге үзгәрә: халыкка мәхәббәт, аның бай рухи мөмкинлекләренә, акылына, киләчәгенә ышаныч шагыйрь стилендәге эстетик доминантага әверелә.
Фотограф Иванов С.И. «Әл-Ислах» газетасы редакциясе. Тукай – уңнан беренче. Казан, 1907–1908
Сулдан уңга: газетаның мөхаррире һәм нашире Вафа Бәхтияров, тәнкыйтьче Габделкәбир Бәкер, җитәкче һәм актив хезмәткәр Фатих Әмирхан, хезмәткәр Ибраһим Әмирхан, Габдулла Тукай. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Романтик лирик герой милләткә хезмәт итүгә омтыла. Иҗат темасына багышланган шигырьләрдә шагыйрьнең бөек миссиясе – халыкны алгарыш юлында җитәкләү омтылышы раслана («Бер татар шагыйренең сүзләре», 1907).
Рухи хөрлек, тышкы шартларда ирекле булуга дан җырлап һәм социаль проблемаларга игътибарын юнәлтеп, Г.Тукай үз язмышының халык язмышыннан аерылгысызлыгын тирән тоеп иҗат итә («Көз», 1906; «Хөрриятә», 1907; «Теләнче», 1907).
Фольклордан килгән образлар, детальләр, сюжетлар балалар өчен язылган әсәрләрендә аеруча калку бирелә («Шүрәле» әкият-поэмасы, 1907).
Туган җиргә мәхәббәт туган телгә мәхәббәт, табигать гүзәллеге һәм гадәти көнкүрешнең гади матурлыгына соклану белән бәйле: «Пар ат» (1907), «Туган җиремә» (1907) һәм башкалар.
Шулай итеп, Г.Тукай иҗатында өр-яңа язу рәвеше, стиль пәйда була, аңа «нюанслылык» (Й.Нигъмәтуллина), «антитезалар ярдәмендә фикерләү» (Х.Госманов), «афоризмнар, образның күпкатламлылыгы һәм вариативлыгы» (Р.Ганиева), «халык тормышына якынлык» (Г.Ибраһимов) хас була.
Бочкарев И.М. Г. Тукайның «Бер шәехнең мөнаҗәте» шигыре буенча. Әстерхан. 1911
Почта открыткасы. Фотокопия. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Г.Тукайның сатирик таланты үсә, сатирик шигырьләрендә ул үзләрен милли мәнфәгатьләрне кайгыртучылар дип тәкъдим иткән икейөзле, әхлаксыз динчеләрдән көлә («Ысулы кадимче», 1908; «Милләтчеләр», 1910; «Яшьләр», 1910; «Казан вә Казан арты», 1912 һәм башкалар).
Г.Тукайның сатирик иҗаты эчтәлеге, көлү объектлары һәм иҗади сурәтләү формасы ягыннан төрле булса да, ул татар җәмгыятен яңарту идеясе белән сугарылган. Социаль чынбарлыктан читләшкән лирик герой бу чынбарлыкны милли идеал яктылыгында тәнкыйть итә:
Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.
(«Яшьләр»).
Шагыйрь назыйрә остасы булып таныла. Урта гасырлар татар әдәбиятының шартлы романтик стилен, фантастик алымнарын иркен файдалана, сарказм, гипербола, ирония, аллегория, пародия, гротеск кебек алымнарга мөрәҗәгать итә.
Аның иң тәэсирле сатирик әсәре – «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы (1908) да борынгы (XIII йөз) шигъри ядкәрләрдән «Кисекбаш китабы»на назыйрә рәвешендә язылган. Поэмада эпик башлангыч өстенлек итә: әсәр сюжетлы.
Нигезендә Печән базарында «булган» вакыйгалар ята. Дию пәрие бер кешенең гәүдәсен ашый, малаен кабып йота, хатынын коега алып төшеп китә. Әлеге кешенең башы – Кисекбаш, Печән базарына килеп, үзенең кайгысын сөйли. Цирк батыры Карәхмәт Диюне җиңә, хатынын алып кайта, Камчылы ишан, өшкереп, Башны гәүдәсе белән ялгый, яшь егеткә әйләндерә.
Бу фантастик сюжет авторга татар тормышындагы аерым катлам кешеләрен тәнкыйтьләргә һәм халыкның әкият-кәмитләргә алданып яшәвен күрсәтергә ярдәм итә.
Әсәр тулаем ХХ йөз башы татар халкы тормышындагы тискәре яклардан көлү булып яңгырый. Анда татар идеологлары, сәясәтче, сәүдәгәр, мулла-ишаннарның җыелма образлары тудырылган, прототипларына да ишарә ясала. Дию – фирка оештырган Гайнан Вәисов, Камчылы ишан – Габдессаттар Хуҗаев. Садри Максуди, төрек көрәшчесе Карәхмәт, Ибраһим (Касыйм шәһәреннән), Баһаветдин Вәисов исемнәре телгә алына. Алар «Печән базары» образының вариацияләре сыйфатында тәкъдим ителәләр.
Шагыйрь татарлардагы сәүдәгәр-сәясәтчеләр, идеологлыкка дәгъва итүчеләр, шәкертләр, Печән базары халкы катламнарын тәнкыйтьли һәм, татарлар кәмит кайгысы һәм шатлыгы белән түгел, милләт кайгысы һәм шатлыгы белән яшәргә тиеш, дигән фикер белдерә, бу хәлләрдә халыкны – тирәлекне гаепле итеп күрсәтә.
Охшаш, бер типтагы образлар кабатлану авторга чынбарлыктан аерылган татар җәмгыяте рәсемен «ясарга» мөмкинлек бирә. «Кәмит» исә «буш урында таптану», «буш шатлык» буларак бәяләнә. Шулай Г.Тукай татар җәмгыятендә традицияләрнең яшәүчәнлеген, 1905 ел инкыйлабыннан соң да тормышның иске рәвеше саклануны җиткерергә омтыла.
Бочкарев И.М. Татар драма түгәрәге әгъзалары. Урта рәттә сулдан: Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев. Әстерхан. 1911
Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Казан чорында Г.Тукай иҗатында романтик мотивлар көчәя. Шигырьләрдә фаҗигалелек пәйда була.
Мәсәлән, «Ике юл» (1909) шигырендә традицион «мәгърифәтле – мәгърифәтсез» каршылыгы тудырыла. Шагыйрь аларның кеше өчен рухи үзгәрешкә яки торгынлыкка китерәчәк ике юл булуын күрсәтә. Ләкин әсәрнең идеясе үзенчәлекле. Мәгърифәткә омтылу – бәхетсез булу, мәгърифәтсезлек – бәхетле яшәү дигән фикер әсәрнең төп идеясенә әверелә.
Мәгърифәтле, милләт өчен көрәшүче кешеләр борчу-газапта, башкалар мәнфәгате өчен хезмәттә, башкалар проблемаларын кайгыртып яшәргә дучар ителгән.
«Өмид» (1908) шигыре, Г.Тукай иҗатына хас булганча, риторик эндәш формасында язылган. Лирик герой «акыл кояшына» мөрәҗәгать итә, аннан дөньяны яктыртуын, җылытуын үтенә. Шигырь каршы куюга корылган, һәр тезмәдә капма-каршы куелган сурәтләр ярдәмендә караңгы бүгенге һәм «кояш»лы киләчәк бәяләнә. Аллага мөрәҗәгать вакытында кулланыла торган традицион гыйбарәләр өметнең кеше өчен илаһи булуын ассызыклый. Кеше акылын югары күтәрү, аның көчен бар нәрсәдән өстен санау чагылыш таба, акыл кояшы милләтне азатлыкка чыгарыр юл итеп аңлашыла.
«Күңел» (1909) шигырендә риторик эндәш алымы белән лирик герой күңеленә мөрәҗәгать итә, аны янарга, газапланырга, сызланырга чакыра. Өмет хисе күңелнең биектә калачагына, саф һәм кешелекле, ялкынлы һәм чыдам булачагына ышаныч кебек аңлашыла. Горурлану һәм үкенеч төсмерләре белән күңелнең газаплары, авыртулары турында сөйләп киленә дә соңгы строфада төп фикер белдерелә: «Яхшы аңла! Юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча, / И шушы җуймау юлында күп газапланган күңел!» – ягъни күңел үзенең кешелеклелеген югалтканда гына рәхәткә чыга ала, аны югалтмас өчен газапланырга, янарга, телгәләнергә тиеш.
Лирик герой үз күңеленең сызланачагына ышана, өметләнә, чөнки ул – башкаларны да үз артыннан ияртерлек көчле, бөеклеккә дә, биеклеккә дә ирешергә дәрманы булган, ләкин язмыш тарафыннан күп кыерсытылган, шулай да югарыга омтылган шәхес. Бигрәк тә күңелнең борчылып, газапланып яшәү ягы бүтәннәрдән үзгә итеп күрсәтелә. Шушы урында өметсезлекнең сәбәбе ачыла.
Кешенең кешелеклелеген җую хисабына бәхетле була алуы лирик геройны борчуга сала. Күп кенә шигырьләрнең идеясе шушы принцип буенча белдерелә («Сәрләүхәсез», 1909; «Милли моңнар», 1909; «Өмидсезлек», 1910 һәм башкалар). Аларда лирик геройның драматик, хәтта фаҗигале кичерешләре халык тормышы, милләт тарихы белән бәйләнгән.
Әйтик, «Сәрләүхәсез» (1909) әдәбият-сәнгатьнең «хәсрәт көен» көйләргә тиешлеген искәртеп башлана: «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, / Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, / Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, / Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен». Алга таба «ни өчен хәсрәт көе көйләү тиеш» булуның сәбәпләре ачыла. Икенче строфада лирик герой кеше гомерен «караңгы, күңелсез» дип атый, һәркемнең «җәрәхәтле күкрәгендә» кайгы булуны ассызыклый. Өченче строфа шушы фикерне үстерә, кайгыра белүне, гомумән, кешегә хас төп сыйфат итеп күтәрә: «Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!». Дүртенче строфа яшәү шатлыгын кичерүнең хәмердән башка мөмкинлеген тапмау чарасызлыгын ача. Шулай итеп, дөнья, яшәеш камил түгел, кеше җиргә кайгы кичерү, газаплану өчен генә килә, димәк, тормышка каршы куелган кеше аны үзгәртә алудан гаҗиз, чарасыз, өметсез.
Фотограф Якобсон И.М. Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан. Казан. 1912
Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Шагыйрьне таныткан, аңа халык мәхәббәтен алып килгән шигырьләр, шиксез, гражданлык лирикасы үрнәкләре.
Үз заманында «Татар шагыйрьләре» дигән мәгълүм мәкаләсендә Җ.Вәлиди Тукайның шигарен, «Әхлакый, иҗтимагый түбәнлекләргә, хаксызлыкларга каршы» дип билгели.
1911 елдан башлап шагыйрь иҗатында төп мотив – милләткә хезмәт итү – гади кешеләр образларына, татар җәмгыятендәге социаль хәлгә бәйле. Лирик герой, халыкның фаҗигале хәле, социаль тигезсезлек турында кайгырып, кешелек язмышы хакында уйлана («Золым», 1911; «Сайфия», 1911; «Читен хәл»,1911; «Авыл халкына ни җитми», 1912; «Казан», 1913; «Хәстә хәле», 1913 һәм башкалар).
Әйтик, халык язмышы өчен хәвефләнеп язылган «Көзге җилләр» (1911) шигыре көзге җил, туган җир, җир-ана, ил елавы кебек символик образга нигезләнә. Лирик геройның үксүе һәм көзге җилнең ыңгырашуы халыкның кайгысы, ачлык, иҗтимагый тигезсезлек белән бәйле, бу елауда ил язмышы һәм кешенең кешелек алдындагы җаваплылыгы кебек мотивлар пәйда була.
Г.Тукай. Әстерхан. 1911
Почта открыткасы. Ш. Гайфи басмасы. Гарәп хәрефләре белән: Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш: Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым. Г.Тукаев. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Шагыйрьнең фәлсәфи лирикасында тормышның фаҗигасен атлап чыгу һәрчак идеал белән бәйләнгән. Нәкъ менә идеал аша Тукай тормышның барлык күренешләрен, якларын бәяли.
Әйдәп барган мотивы үткәннәр турында сагышлану булган шигырьләрдә тормыш икегә аерылган: лирик герой үзен бәхетле хис иткән чак һәм аның бәхетле булу мөмкин түгеллекне аңлау вакыты. Әйтик, «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» (1908), русчадан тәрҗемә итеп язылган «Исемдә» (1909) шигырьләрендә үткәннәрнең билгеләре идеаллаштырыла, аларның лирик герое бала чагын – бәхет көткән вакытын сагынуы хакында сөйли.
«Исемдә» шигырендә «үткәннәр» билгеләре: саф һәм гөнаһсыз уен-көлке; якты бәхет көтү; беренче мәхәббәт; илаһи ләззәттән тамган яшь; ярату-яну «бүгенге»дәге салкынлык һәм битарафлыкка каршы куела. Инде бәхет килеренә өмете өзелгәнен, күңеле-йөрәгенең «мәңгелеккә салкын» булуын хәбәр итеп, лирик герой йөрәгенең тик истәлекләр белән генә яшәвен әйтә. Шул рәвешле, кеше өчен балачак-яшьлек вакытының иң кадерле, гомер буе хәтердә яңарып, яшәргә көч бирүче вакыт булуы төп фикер төсендә формалаша.
6 строфадан торган шигырьдә 4 строфа үткәннәр хакында искә төшерә, соңгы 2 се исә бүгенгегә бәя бирә. Алар моң катыш үкенеч хисе белән сугарылган. Әсәрдәге хәтер образы бәхетле вакытларны искә төшереп, яшәүне дәвам итәргә һәм сагышланырга мәҗбүр итүче кыйммәт төсен ала.
«Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» шигырендә лирик герой Алладан бәйрәм көнне бала чагына кайтаруын үтенә. Бу әсәрдә дә үткәннәрнең билгеләре: уйнаулар, бәйрәм таңын көтү, матур күлмәк, тәмле ризыкларга шатлану иң бәхетле мизгелләр сыйфатында гомумиләштерелә. Кеше бала чагында гына чын бәхетле була, дигән фикер алга сөрелә.
Идеал – үзен милләткә хезмәткә багышлаган кеше эзли торган хакыйкать; аның тормышны яктыртырга ярдәм итәрлек көч булуы хакында Г.Тукайның күп кенә шигырьләрендә әйтелә.
Тынгысыз, «гәүһәр кеби вөҗданлы» кеше идеалын Г.Тукай Х.Ямашев истәлегенә багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» (1912) мәрсиясендә, Ш.Мәрҗанигә һәм Г.Исхакыйга аталган «Шиһаб хәзрәт» (1913), «Улмы? – Ул» (1910), «Мөхәрриргә» (1906) әсәрләрендә күтәрә. Г.Тукай үзенең идеаль героенда халыкның тирәндәге потенциаль көчен гәүдәләндерергә омтыла.
Матди кыйммәтләргә каршы куелган хакыйкатьне яктырту өчен идеал уты эзләп киткән кешенең күңел халәте рухи хөрлеккә омтылыш буларак укыла («Даһигә», 1913). Ул кешегә иң авыр минутларда таяныч булган һәм башкаларга ярдәм итәргә мөмкинлек биргән якты йолдызга тиңләштерелә («Күңел йолдызы», 1909):
Озайттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вәләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?
Тукай каләме эчкерсез, саф, илаһи мәхәббәтне шигъри илһам («Мәхәббәт», 1908), бәхет чыганагы («Кулың», 1908), камилләшүгә этәргеч («…гә», 1908), ирешеп булмас идеал («Бер рәсемгә», 1908) һәм яшәү мәгънәсе («Иһтида», 1911) биеклегенә күтәрә.
Ярату мотивы иҗат мотивы белән кушылып китә. Шагыйрь фикеренчә, мәхәббәт тә, иҗат та – илаһи табигатьле.
Табигать матурлыгына соклану мотивы өстенлек иткән, туган җир табигате идеаллаштырыла торган һәм гадәти күренешләрдәге матурлык ассызыкланган пейзаж лирикасында Г.Тукай табигатькә милли караш үзенчәлеген билгеләүгә ирешә («Ай һәм кояш», 1909; «Кышка бер сүз», 1909; «Җәйге таң хатирәсе», 1910 һәм башкалар). Табигатьнең матурлыгы тарихи үсештәге кырыслыкка каршы куела. Моннан тыш, тормышның ике катламлылыгы илаһи һәм җир, табигать һәм кеше каршылыгында чагылыш таба («Дошманнар», 1912).
Өмет – идеалның тагын бер чаткысы. Әгәр үткән – бәхетле вакыт икән, күңелсез бүгенге – өметләр өзелү вакыты, ул тәмуг, үлем белән ассоциацияләнә («Өмидсезлек», 1910; «Теләү бетте», 1909).
Мәрхәмәтлелек, өмет төсле үк, кешене иң авыр сынаулар вакытында яшәтә («Катиле нәфескә» (1910). Яшәешнең камил түгеллеге кешенең башкалар кайгысына сизгерлекне югалтуы белән аңлатыла, ләкин башкалардан ярдәм көтүнең ялган булуын белдерүче шагыйрь кешенең, үз кайгысы турында сөйләп, ялгызлыктан арынуын, күңелен һәм уйларын чистартуын сөйли («Ачы тәҗрибә авазы», 1910). Шулай Г.Тукайның иң фаҗигале шигырьләрендә дә мәхәббәтнең, мәрхәмәтлелекнең, матурлыкның, бәхет көтү мизгелләренең, өметнең көченә ышану көчле.
Фотограф Якобсон И.М. Г.Тукай. 1912
Казан. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016. Татарстан Республикасы Милли музее
Тукайның фәлсәфи лирикасында төп мотивлардан булган фаҗигале ялгызлык һәм читләшү мотивы формалаша. Барыннан да элек ул битараф төркем уртасындагы ялгызлык төсен ала, аның сәбәбе – кешенең үзен рухи азатлык, милләтнең якты киләчәге, тормышны үзгәртү өчен көрәшкә багышлавында.
«Кыйтга» (1913) шигырендә лирик герой гомеренең «кара көннәр»дән торган, дошманнары «эттән күбәйгән» пычрак дөньяда үтүен белдерә. Социаль яссылыкка күчереп, «өстеннәрне яклый» алмаганга тормыш авыр булу искәртелә. Шигырь үкенеч хисе белән сугарылган. Аның иң югары ноктасы соңгы тезмәдә: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым». Көрәшнең нәтиҗәсен күрмәү хиснең югары дәрәҗәсен билгели. Шул ук вакытта «мин»-кешенең дөньяны агартырга омтылышы, гомерен шушы көрәшкә багышлавы әлеге үкенечкә горурлык хисе өсти.
Тәүбә һәм эчке үзанализга омтылыш мондый шигырьләрдә кризис – шәхси тормыштагы бәхетсезлек, дусларны югалту, кадерле булган барлык нәрсәләрне җую, тормыш максатына ирешеп булмаслыкны аңлау халәтенә барып ялгана.
Әйтик, «Өзелгән өмид» (1910) шигырендә лирик герой яшьлеге үткәнне аңлау мизгелендә сурәтләнә. Лирик герой образы белән тәңгәл килгән шагыйрь үз җисми яшәешенең һәм моңлы сазының, ягъни шигъриятенең кыска гомерле булачагын пәйгамбәрләрчә алдан сизә.
Шигырьдә үткәннең билгеләре булып килгән образлар бар: иҗат, күңел, мәхәббәт, милләт. Шушы дүрт образ идеал, өмет дигән баш астына берләшә.
Лирик геройның идеалы – иҗат итү; иҗат ярдәмендә – күңел кошы милли агачлар өстенә кунып, аларны җанландыру – милләтне терелтү; җиһанны үзгәртү; үз тормышында яктылык табу. Яшьлеге узган лирик герой әлеге идеалның, өметнең җимерелүен, тормышка ашмаячагын аңлап үкенү ноктасында тора.
Шул идеалга каршы куелган символ – ананың кабер ташы. Хыялларын тормышка ашыра алмыйча, кешенең: яшьлеге узганын; яшәешнең өметләрне акларлык түгеллеген; тормышының иҗаттан, мәхәббәттән, милләт бәхетеннән, рух хөрлегеннән башка мәгънәсе юклыгын аңлап, иң югары кыйммәт төсендә кабер ташына мөрәҗәгате әсәрдәге фәлсәфәне хасил итә.
Кабер ташы белән чагыштырганда алдагылары узгынчы, вакытлы кыйммәтләргә әверелә. Кабер ташы яшәештәге ана-бала арасындагы дәвамчанлыкның, тормышның өзелмәс-тукталмаслыгын, яшәүнең ниндидер олы, шушы дәвамчанлык белән бәйле мәгънәсен беренче планга чыгара; кешенең үз эш-гамәлләре белән (лирик герой идеалларын күрсәтү аша) шушы олы кыйммәткә лаек булырга тиешлегенә дә ишарә бар. Читләшү, үз-үзеңә йомылу тормышның яшерен, бөек максатын аңлауга алып килә.
Читләшү проблемасы мотивы иҗат, шагыйрь һәм поэзиягә багышланган шигырьләрендә дә үзәктә тора («Шагыйрь», 1908; «…гә (Ядкяр)», 1908; «Пәйгамбәр», 1909 һәм башкалар). Тукайның «Шагыйрь» (1908) шигырендә лирик герой поэзиягә нисбәтле яшь («Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас»), көчле («Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас»), куәтле («Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны»), өмет белән тулы («Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый»), эшлекле («Утырмам тик юк-бар теләк тели-тели»), башкаларга җылы таратучы («Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына»), башкалар хәлен кайгыртучы («Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә)» булачагын сөйли.
Әлеге сыйфатлар халыкны үз артыннан ияртүче пәйгамбәргә хас. Нәкъ менә поэзиянең – лирик геройны башкалардан аерып куя торган билге, аның Алладан килә торган язмыш бүләге булуы искәртелә.
«Пәйгамбәр» (1909) шигыре шартлы рәвештә ике өлешкә бүленә: беренчесендә мин-пәйгамбәр үзе хакында сөйли, икенчесендә башкаларның үзенә мөнәсәбәтен күрсәтә.
Структурасы белән шигырь традицион пәйгамбәрләр тарихына охшый. Дини-суфичылык әдәбиятыннан таныш гыйбарәләр (аять уку, мәхәббәткә өндәү, гарше әгълага багу, нәби-кол һәм башкалар) «Лермонтовтан үзгәртелгән» шигырьне шәрекъ мәдәнияте чикләренә урнаштыра, ислам динендәге пәйгамбәрләр белән ассоциацияләр уята.
Шигырьдә пәйгамбәрлекнең берничә сыйфаты аерып чыгарыла: пәйгамбәрлек Алладан бирелә; пәйгамбәр кешеләрнең гаебен күрсәтә, «ялкынлы аятьләр» укый; мәхәббәткә өнди; ялгыз, читкә тибәрелгән; сахрада яши; хакыйкатькә төшенгән; бөтен тереклек аңа баш ия.
Икенче өлештә халыкның пәйгамбәргә ышанмавы кискен гыйбарәләрдә кешеләрнең сүзләре кебек китерелә: «Ышандырмакчы булды ул җүләр! – безне, имеш, Тәңре / Аның аузы белән сөйли, аңар килгән, имеш, әмре!». Кешеләрнең пәйгамбәргә баш игән җанварларга, йолдызларга каршы куелуы җәмгыять хәленә бирелгән тискәре бәяне көчәйтә. Кешеләр – Алла сүзен ишетүдән, олылаудан туктаган, көтү булып кына яши алучы («Тәкәббер ул: торасы килмәде безнең арамызда…»), матди байлыкларны өстен күрүче («Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән, / Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!»). Болар лирик геройның сызлану сәбәбенә әверелә.
Фотограф Якобсон И.М. Г. Тукай Г.А. Клячкин хастаханәсендә. 1913 елның 1 апреле
Казан. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Г.Тукайда Аллага мәхәббәт, дога уку, Коръән мотивларына мөрәҗәгать итеп язылган шигырьләр шактый зур урын алып тора.
Позняковтан үзгәртелгән «Киңәш» (1909) шигырендә иң кадерле нәрсәләрен җуеп газапланучыга мөрәҗәгать итеп, шагыйрь аны кайгырмаска өнди. Соңгы юллары дини фәлсәфәне кабатлый: кешегә ярдәмгә һәрчак Алла килә! Кешенең Алла кушканча, Алла теләгәнчә яшәве хакындагы мәгълүм фикер шигъри формага төреп китерелә: «Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар;/ Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!».
«Ана догасы» (1909) шигырендә улына Алладан бәхет сораучы ана образы тудырыла. Төнге тыныч авыл, йоклап беткән өйләр фонында намазлыкта утыручы карчык самими, ихлас, чын күңеленнән Аллага ышанган, аңа омтылучы булып күз алдына килеп баса.
Лирик геройның соңгы строфадагы соравы аның да догалар кабул булуына ышанычын раслау булып яңгырый: «Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; / Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?».
Шигырьдә өстенлек иткән соклану хисе тирәлекнең тыныч матурлыгына да, догада утыручы карчыкның ихласлыгына да юнәлтелгән. Ләкин иң әһәмиятлесе: бу хис гомумән кеше күңелендәге Аллага ышанычның изгелеген ассызыклый.
«Таян Аллага» (1909) шигыре лирик геройның яшь балага риторик эндәше кебек язылган, традицион дини әсәрләр структурасында. Лирик герой укучысына Аллага таянырга, ышанырга, аннан юл күрсәтүен сорарга, дога кылырга куша. Шигырьнең эчтәлеге – соклану хисе, аның сәбәбе ике яклы: бер яктан, баланың сафлыгы булса («Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең; / Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең»), икенче яктан, Алланың бөеклеге. Ул шигырьне каймалап, «Рәхмәте бик киң аның, һәр дәм таян син Аллага!» тезмәсе кабатлану аша көчәйтелә.
Г.Тукайның «Нәсыйхәт» (1910) шигырендә Хозыр Ильяс хакындагы дини миф уйнатыла. Мәгълүм ки, дини-суфичыл әдәбиятта Хозыр Ильясның кешеләрне сынау өчен теләнче киемендә капкаларын кагуы, үзенә ярдәм иткәннәргә могҗизалар ирештерүе хакындагы мотив бик киң таралган. Укучысына нәсыйхәт бирүче, теләнчеләргә ярдәм итәргә кирәклекне сөйләүче лирик герой, нәкъ традицион әсәрләрдәгечә, кисәтеп куюны кирәк таба: «Булса – бир, булмас исә, җайлап сөйлә булмаслыгын, – / Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын!».
Шигырь эчендә берничә фәлсәфи фикер әйтелә: кешеләр тигез («Син кеби һәм ул теләнчеләр дә – Алланың колы»); дөнья кеше өчен авыр («…бу вафасыз дөньяны»); тормыш үзгәреп тора («Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:/ Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!»); һәр кешедә изгелек, илаһилык башлангычы бар.
Шагыйрьнең «Мигъраҗ» (1910), «Кадер кич» (1911) кебек шигырьләре дә дини фәлсәфәне белдерә, дини күзаллаудагы аерым күренешләрне иҗади тергезә.
Хәтта соңгы шигырьләреннән булган «Тәфсирме? Тәрҗемәме?» (1913) ислам тәгълиматындагы берничә хакыйкатьне кабатлап язылган. Алла теләгенә каршы килер көч юк; кешеләр Алла исеме белән туры юл таба; Ходайга рәхмәт укы, тәүбә кыл – шигырьнең 3 строфасы шушы 3 фикерне белдерүгә хезмәт итә.
Г. Тукайны соңгы юлга озату. 1913 елның 4 апреле
Татарстан Республикасы Милли музее. Басылып чыккан: Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016
Татар әдәбиятында беренчеләрдән булып Г.Тукай махсус рәвештә халык авыз иҗатының эстетик принципларын, аның язма әдәбият белән бәйләнешләрен өйрәнүгә керешә.
1910 елда танылган Шәрекъ клубында шагыйрь «Халык әдәбияты» дигән лекция укый, «Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!» лозунгын күтәрә. Үз иҗатында халык әкиятләренең сюжет схемаларын («Шүрәле», 1907; «Су анасы», 1908; «Кәжә белән сарык хикәясе», 1910 һәм башкалар), халыкның дөньяга карашы һәм дөньяны чагылдыру үзенчәлеген («Милли моңнар», 1909), татар фольклорына хас образларны һәм детальләрне, сурәтләү чараларын («Пар ат», 1907), «Эштән чыгарылган татар кызына», 1909) файдалана, халык җырларына охшатып стильләштерә («Авыл җырлары», 1908).
Халык авыз иҗаты традицияләренә таянып, Г.Тукай татар шигъриятенең өслүбен һәм формасын тулысынча үзгәртүгә ирешә, милли әдәби-шигъри телне тудыручыга әверелә.
Г.Тукай иҗатында борынгы традицияләр аның заманына хас иҗади аң, аның билгеләре һәм кыйммәтләр системасы белән тәңгәлләшә. Шуның белән бергә, Шәрык әдәбияты контекстында таныла торган традицион структуралар һәм образлар, мотивлар, детальләр иҗади хәтерне, шул исәптән, жанр хәтерен яңарту чарасына әверелә.
Г.Тукайның гражданлык, мәхәббәт, пейзаж лирикасы шәрекъ жанрлары газәл, касыйдә, мәрсияләргә хас сыйфатларны да саклый. Ләкин аларны, барыннан да элек, XX йөз башы формалаштырган милли идеяне белдерү өчен файдалана.
Тукай әдәби тәнкыйть, публицистика, балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшли. 1909 елда автобиографик характердагы «Исемдә калганнар» әсәренә керешә.
Рус теленнән Байрон, Гёте, Гейне, Шиллер, Пушкин, Лермонтов, Крылов һәм башкалар шигырьләрен тәрҗемә итә. Башка төрки телле әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясый.
Тукайның шигъри ватаны. 2009
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе
Әсәрләр: 5 томда. Казан, 1985–1886.
Әсәрләр: 6 томда. Казан, 2011–2016.
Избранное: в 2 т. Казань, 1961.
Ганиева Р.К. Шагыйрьнең рухи дөньясы. Казан, 2002.
Лаисов Н. Габдулла Тукай. Казань, 1985.
Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Тукая. Казань, 1964.
Нигматуллина Ю.Г. Национальное своеобразие эстетического идеала. Казань, 1970.
Нафигов Р.И. Наш Тукай. Казань, 1998.
Фридерих М. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. Казань, 2011.
Габдулла Тукай. Энциклопедия. Казань, 2016.
Ахметова Д.И. Тукай в фотографиях. Казань, 2016.
Автор – Д.Ф.Заһидуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.