- РУС
- ТАТ
Исхаков Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы (мөһаҗирлектәге псевдоним Иделле). Язучы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
1878 елның 22 феврале, Казан губерниясе, Чистай өязе Яуширмә авылы – 1954 елның 22 июле, Әнкара, Истанбулда җирләнә.
XX йөз башындагы татар яңарыш әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Гаяз, Гаяз Исхаков, Казанлы, Гаяз Исхакый, Иделбай, Бикбулат, Биктимер, Бичура углы, Котлы Мөхәммәт, Тимер, Ураллы, Хәбибрахман әл-Болгари, Кәндилле, Хәмит, Чыңгыз, Япанчы кебек исемнәр һәм псевдонимнар белән яза һәм басыла.
И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гаяз Исхакый. 2022
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Мулла улы. 12 яшенә кадәр туган авылында әтисендә укый, 1890–1893 елларда Чистайда танылган дин эшлеклесе Закир Камал мәдрәсәсендә, 1893–1897 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала.
1898–1902 дә Казан татар укытучылар мәктәбендә укый, Көнбатыш Европа, рус иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик фикерләре белән таныша, И.С.Тургенев, И.А.Гончаров, Ф.М.Достоевский, Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, М.Горький иҗаты белән кызыксына; татар теленә А.С.Пушкинның «Капитан кызы» («Капитанская дочка», 1899), Н.В.Гогольнең «Борынгы алпавытлар» («Старосветские помещики», 1902) әсәрләрен тәрҗемә итә.
1901 елда Г.Исхакый тырышлыгы белән «Шәкертлек» дигән яшерен түгәрәк оеша, гектографта «Тәрәкъкый» газетасы басыла.
1902 елның көзеннән Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.
Университетка керү нияте белән 1903 елның җәендә Казанга килә, ләкин ата-анасының ихтыяры белән туган авылына кайтырга һәм мулла вазифаларын башкарырга мәҗбүр була.
1904 елдан янә Казанга килә, шул чордан башлап үзен тулысынча иҗтимагый-сәяси һәм әдәби эшчәнлеккә багышлый.
1905–1907 елларда Исхакый милли хәрәкәттә актив катнаша: шәкертләрнең «Берек» исемле яшерен оешмасын төзи, Казанда татар яшьләренең яшерен сәяси «Хөррият» җәмгыятен җитәкли, татар эсерларының «Таңчылар» төркеме лидеры була.
Россия мөселманнарының «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасе съездларында радикал татар яшьләре вәкиле буларак та катнаша. Гамәлдә «Таң йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасы» газеталарында мөхәррир вазифасын башкара. Революцион эшчәнлеге, хакимияткә каршы ясаган чыгышлары өчен 18 тапкыр кулга алына; Чистай, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург төрмәләрендә утыра, Архангельск губернасына сөргенгә озатыла.
1909–1911 елларда сөргеннән качып, Исхакый ике тапкыр Төркиягә барып чыга, анда әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, «Сират әл-мөстәкыйм» («Туры юл»), «Төрк дәрнәге дәргиси» («Төрек җәмгыяте мәҗмугасы») исемле төрек басмаларында языша.
Романовлар Йортының тәхеткә утыруына 300 ел тулу уңае белән 1913 елның 3 апрелендә игълан ителгән амнистия карары нигезендә тоткынлыктан чыгарыла (Казанда яшәргә рөхсәт бирелми). Мәскәүдә, Петербургта яши, «Ил» газетасын нәшер итә.
1917 елгы Февраль революциясен хуплап каршылый, Вакытлы хөкүмәтнең милли сәясәтен яклап чыга.
Бөтенроссия мөселманнарының I съездында Идел буе һәм Урал төрки-татарлары өчен милли-мәдәни автономия – Идел-Урал Штаты төзү фикерен алга сөрә. Аның бу идеясе Бөтенроссия мөселманнарының II съездында да (Казан, 1917), Милләт Мәҗлесендә дә (Уфа, 1917–1918) хуплау таба.
Исхакый Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы әгъзасы итеп сайлана.
Совет хакимиятен кабул итми. Большевиклар эзәрлекләвеннән качып, Себер якларына (Петропавловск шәһәренә) китә, «Маяк» газетасын чыгаруда катнаша (1918–1919).
1919 елда Исхакый, Версаль тынычлык конференциясендә катнашу өчен, Ерак Көнчыгыш аша Европага юнәлә.
1920 елның мартыннан 1922 елның җәенә кадәр Парижда, аннары Берлинда яши.
1925 елдан – Төркиядә; Истанбулда «Түрк юрду» журналында, «Җөмһүрият» газетасында актив хезмәттәшлек итә. Әмма мәкаләләрендә татарлар белән башкортларның милли дәүләтен төзергә, төрки халыкларны берләшергә чакырганы өчен, совет дипломатиясенең Төркия хакимиятенә ясаган басымы нәтиҗәсендә, Төркиядән китәргә мәҗбүр була.
Премьер-министр Ю.Пилсудский чакыруы буенча (алар Архангельск губернасында сөргендә танышалар) 1927 елда Исхакый Польшага күчеп килә, анда «Идел-Урал комитеты»н оештыра, Варшава университетының Шәрекъ факультетында төрек теле укыта.
1931 елның декабреннән 1932 елның башына кадәр Иерусалимда үткән Бөтендөнья мөселманнар конгрессында катнаша, докладында Советлар Россиясендә ислам динен кысу, мәчетләрны ябу, дин әһелләрен эзәрлекләү турында сөйли. Бу мәсьәлә белән ул Мисыр, Иран, Гыйрак, Әфганстан, Йәмән дәүләтләре башлыкларына, шулай ук Марокко солтанына һәм Рим папасына мөрәҗәгать итә.
1933–1936 елларда Исхакый Ерак Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәт кыла, Кытай, Маньчжурия, Япония, Кореяда яшәгән төрки-татарларны берләштерү, Мукден конгрессын оештыру һәм үткәрү, «Ерак Көнчыгыш төрки-татар мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе»н төзү буенча зур эш алып бара.
1936 елда Исхакый Варшавага әйләнеп кайта, 1939 елда Польшага фашистлар Германиясе басып кергәч, Төркиягә китә һәм соңгы көннәренә кадәр шунда яши.
Мөһаҗирлек елларында Исхакый «Милли юл» (1928 елның декабре – 1930), «Яңа милли юл» (Берлин, Варшава, 1930–1939) журналлары, «Милли байрак» (Мукден, 1935–1945) газетасы нашире һәм мөхәррире була. Бу басмаларда ул татарларны югалган дәүләтчелекләрен кайтару, милли азатлыкка ирешү өчен берләшергә чакыра.
Исхакый иҗат юлының башланып китүе XIX йөз ахыры – XX йөз башына – татар әдәбияты үзенең Яңарыш чорына аяк баскан дәвергә туры килә (кара Яңарыш).
Язучы иҗатын шартлы рәвештә 4 чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин:
Исхакыйның беренче әдәби тәҗрибә үрнәкләре һәм төрек теленнән татар теленә тәрҗемәләре («Җәррах баба» хикәясе) сакланмаган.
Иҗатының башлангыч чорында ук прозаик, драматург, публицист буларак таныла.
Әсәрләренең төп мотивы – урта гасырлар мөселман әдәбиятларында ук киң таралган «гыйлем-наданлык» антиномиясе. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып Акыл, Гыйлем һәм Сүз сәнгате тора.
Беренче басылган әсәре – «Тәгаллемдә – сәгадәт» (1897) хикәясе. Анда автор җәдит мәдрәсәсендә (кара: Җәдитчелек) укыган Хәлим шәкертнең милләт хадиме булып җитешүен һәм шәхси тормышында да бәхеткә ирешүен тасвирлый.
Әлеге хикәядә күтәрелгән мәсьәләләр «Бай угылы» (1897, 1903 елда басыла) повестенда да чагылыш таба. Аның төп герое Кәрим, укымышсыз ата-ана киңәшен тотып, җәдит мәдрәсәсен ташлап китә; үзенә «тәрбияче» итеп куелган урам малае Фәхринең тискәре йогынтысына бирелеп, иркә, азгын яшүсмергә әверелә, җинаятьләр кыла һәм ызгыш-сугышларның берсендә үлә.
Исхакыйның мәгърифәтчелек прозасы һәм драматургиясендә күп төрле мотивлар ярдәмендә ачылган феминизм мәсьәләләре үзәк урынны алып тора. Авторга язучы буларак зур танылу алып килгән «Кәләпүшче кыз» (1900) повестеның героинясе Камәр дә акчага хирыс, уйнашлыкка этәрүче Зөһрә карчык һәм азгын приказчик Вафа корбаны буларак гәүдәләнә.
«Өч хатын белән тормыш» (1900) пьесасында ул татарлар арасында киң таралган күп хатынга өйләнү гадәтен тәнкыйтьли, гаиләдә хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булуларын яклап чыга.
Француз һәм төрек драматургиясе йогынтысында язылган «Ике гашыйк» (1902) пьесасында да искергән феодаль-патриархаль гореф-гадәтләр, гаилә корудагы катлауларга бүленү күренешләре тәнкыйть ителә.
Бу темага багышланган әсәрләр арасында «Очрашу, яки Гөлгыйзар» (1903) романтик повесте аерым бер урын алып тора. Әсәрдә Шәркый мөселман һәм Европа мәдәниятендә кабул ителгән мәхәббәт, өйләнү, гаилә кору турындагы карашлар чагыштырыла, бер-берсенә каршы килгән фикерләр әйтелә. Повесть геройлары Гөлгыйзар белән Габдулла Көнбатыш материализмы, Шәрекъ идеализмы һәм рухияте, Коръәндәге язмыш һәм кеше ихтыяры төшенчәләре, Ч.Дарвинның табигый сайланыш теориясе, А.Бергсонның интуитивлык һәм тормыш фәлсәфәсе хакында фикер алышалар.
Исхакый иҗатында гына түгел, бәлки XX йөз башы татар иҗтимагый һәм әдәби тормышында зур вакыйга булып торган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902–1904) исемле мәгърифәтчелек антиутопиясендә бүгенге татарларның ерак бабалары – болгарларның X–XIII йөзләрдә югары цивилизациянең чәчәк ату чорын кичерүләре, ә инде XIX–XX йөзләргә җиткәндә, икътисади һәм рухи төшенкелек кичереп, әхлакый бозыклыктан, йогышлы яман чирләрдән кырылып, XXI йөз ахырында милләт буларак тарих мәйданыннан юкка чыгулары турында сөйләнә.
Әсәрдә болгарларның үлеп бетүләренең сәбәбе кадими «голәмалар сыйныфының» милли татар яшьләренең тәрәккыяткә, фәнгә, Европа һәм рус мәдәниятен үзләштерергә омтылуларына, рус уку йортларында белем алуларына каршы чыгулары аркасында туган иҗтимагый торгынлык нәтиҗәсе итеп аңлатыла (кара: Кадимчелек).
Әсәрнең сюжет җепләре, анда чагылыш тапкан иҗтимагый идеаллар, әдәби-эстетик фикерләр, образ-сурәтләр Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Рәмиев, Г.Камал, Н.Думави, Ф.Туйкин һәм башка бик күп язучылар иҗатында үстерелә һәм сәнгатьчә эшкәртелә.
«Таңчылык» чорында иҗат ителгән, марксизм эстетикасының көчле тәэсирен кичергән әсәрләрнең әйдәп баручы мотивын «Тартышуда гына табарсың син үз бәхетеңне!» исемле шигарь тәшкил итә.
Думага сайлаулар һәм революцион хәрәкәткә бәйле чын вакыйгалар Чистай төрмәсендәге хәлләрне сурәтләгән автобиографик һәм публицистик язмалар рәвешендә «Зиндан» (1907) повестенда чагылыш таба.
Социалистик идеяләр белән өртелгән феминистик карашлар йогынтысында искергән йолаларга, катлауларга бүленүгә каршы чыккан, бай ата-ана йортын ташлап, ярлырак гаиләдән булган сөйгәне Ибраһим янына качкан Галия образы «Алдым-бирдем» (1907) драмасының төп героинясы булып тора.
Драма авторның үзе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә һәм М.Горький тырышлыгы белән «Заветы» журналында басылып чыга (1914, №6).
Рус язучысы белән Исхакый күп хатлар алыша. Исхакыйга язган хатларының берсендә М.Горький: «Кайчагында минем башыма шундый бер уй килә: әгәр дә берәр татар кешесе русларның татарлар белән бергә күрше булып гомер кичерүе рус халкының яшәеше турындагы күзаллауларына нинди йогынты ясаганлыгын төшендерә алса, татарларга да, русларга да зур булышлык күрсәтер иде» – ди.
Татар пролетар әдәбиятының үрнәге булган «Тартышу» (1908) драмасында социал-демократларның, «таңчы»-эсерларның, народник яшьләрнең самодержавиегә каршы чыгышлары сурәтләнә. Пьесада катнашучылар «татар революциясе», «рус революциясе» дигән төшенчәләрнең мәгънәсе, үзенчәлекләре турында әңгәмәләр алып баралар. Алар фикеренчә, «Татар революциясе» ул – мәгърифәтчеләрнең, җәдитчеләрнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар иҗтимагый һәм рухи тормышын европалаштыруга омтылулары; «рус революциясе» исә – 1905–1907 елларда татарлар белән русларның самодержавиегә һәм аның бюрократиясенә каршы бергәләп чыгыш ясаулары.
Народниклык идеяләренең көчле тәэсире «Мөгаллим» (1908) һәм «Мөгаллимә» (1913) драмаларында аеруча ачык күзәтелә. Аларның төп геройлары Салих һәм Фатыйма, ир-егетләр белән хатын-кызларның никахлары аларның милләт каршындагы иҗтимагый бурычларын үтәүгә аяк чала, дип, мәхәббәттән дә, гаилә корудан да баш тарталар, үзләренең эшчәнлекләрен милләт мәнфәгатьләре белән бәйле бөек идеалларга хезмәт итүгә багышлыйлар: халыкның социаль-сәяси активлыгын, мәдәнилек дәрәҗәсен, милли аңын күтәрү өчен, шәхси бәхетләрен корбан итәләр.
Исхакый антиклерикаль темаларга язылган комедияләре белән дә таныла. Ул иске карашлы муллаларның схоластик фикерләүләреннән, җаһиллекләреннән «Җәмгыять» (1909) һәм «Кыямәт» (1909) комедияләрендә ачы көлә.
XX йөз татар иҗтимагый һәм рухи тормыш манзарасы бөтен тулылыгында Исхакыйның «Тормышмы бу?» (1911), «Мулла бабай» (1910, тәмамланмаган), «Теләнче кыз» (1–3 китап, 1906–1914) романнарында гәүдәләнә.
«Теләнче кыз» – татар әдәбияты тарихында тәнкыйди реализм кысаларында (Л.Н.Толстойның «Воскресение» – «Яңадан туу» романы йогынтысында) язылган һәм күпмедер дәрәҗәдә мәгърифәтчелек реализмы һәм пролетар әдәбият өчен хас алымнар белән үрелгән беренче роман.
Автор татар милләтенең яңарышында җәмгыятьтәге социаль каршылыкларны, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен уңай хәл итүне әһәмиятле бер шарт дип саный. Алданрак язылган әсәрләреннән аермалы буларак, бу романында автор Толстойның явызлыкка каршылык күрсәтмәү фәлсәфәсе белән бәхәскә керә, хатын-кызларны язмышларын үз кулларына алырга өнди. Бу идеяне кабул иткән романның төп героинясы Сәгадәт күңелсез үткән яшьлеге белән араны өзәргә, бай ире Габдулла йортын ташлап, Петербургка укырга китәргә көч таба, үзен халыкка хезмәт итүгә багышларга карар кыла.
Габдулланың әхлакый яктан үзгәрүенә, Сәгадәтнең рухи яңаруына зур йогынты ясаган автобиографик Мансур образында халыкчылык идеяләре дә көчле чагылыш таба.
М.Горький кебек тормыш-көнкүрешне натуралистик, фотографтай төгәл тасвирлап, бу әсәрендә Исхакый «тормыш төбе»нә ташланган геройларның күмәк портретын иҗат итә. Аларның рухи дөньясы төшләр, символик сурәт, монолог, табигать күренешләре белән чагыштырулар ярдәмендә дә ачыла.
«Тормышмы бу?» психологик романы мәдрәсә шәкертенең көндәлеге формасында язылган. Анда Исхакый татар җәмгыятенең халәтен Шәркый мөселман традицияләреннән Көнбатыш мәдәниятенә таба күчеше рәвешендә гәүдәләндерә. Моны ул әсәрнең төп герое – башта ислам фәннәрен өйрәнгән, үзләштергән, аннары рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүмнең – мулла улының – рухи эзләнүләре рәвешендә чагылдыра. Әмма тормыш киртәләрен җиңә алмаган герой уртакул авыл мулласы булып кала. Автор яшәешнең мәгънәсен җуйган, үз-үзенә «Тормышмы бу?» дигән риторик сорау куйган геройның газаплы уй-кичерешләрен күрсәтә.
Тәмамланмый калган «Мулла бабай» романында реалистик осталык, тирән психологизм, мул һәм ачык этнографик буяулар белән бирелгән татар тормышы, кадими һәм җәдиди мәдрәсәләрдә укыту системасы, төрле тип руханилар һәм хәлфәләр образлары гәүдәләнә. Романның төп герое имам Хәлим халкыбызның акыл иясе һәм гомумкешелек кыйммәтләренә ия дин әһеле булып күз алдына килеп баса.
1910–1911 елларда язучы Фрейд тәгълиматы рухында психоанализга корылган, «Фамилия сәгадәте», «Татар гакълы», «Мәдрәсә җимеше», «Көтелгән бикәч», «Шәкерт абый» дигән хикәяләр бәйләмен яза. Бу циклда кеше психикасының аңсыз катламнарын, невроз халәтләрен, эротик мәхәббәтне чагылдыруга шактый урын бирелә.
1910 елларда Исхакыйның иҗтимагый-сәяси карашлары һәм сәнгатьчә фикерләве җитди үзгәрешләр кичерә. Ул, инкыйлаби-сыйнфый көрәш идеяләреннән баш тартып, гомуммилли мәнфәгатьләрне яклау юлына баса, бөтен көчен татар җәмгыятенең төрле катлауларын берләштерүгә һәм милли үзаңны үстерүгә юнәлтә. Моны язучы татар милләтенең бөтендөнья мәдәнияте казанышларын үзләштерүдә, тәрәккыяткә ирешүдә мөһим чара дип саный.
Күпсанлы публицистик һәм әдәби әсәрләрдә милли бердәмлек темасына басым ясау Исхакыйны татар милли азатлык хәрәкәтенең лидеры итеп таныта. Россия дәүләтенең сәяси тарихы кысаларында милли мәсьәләләрне яктырту, мәдәни, дини, гаилә мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерү аның бик күп әсәрләренең үзәген тәшкил итә.
Милли кыйммәтләрне чагылдыру ягыннан «Сөннәтче бабай» (1911) повесте аерылып тора. Аның төп геройлары – Корбангали карт белән аның карчыгы Гөлйөзем – татар халкының иң күркәм әхлакый сыйфатларын үзләренә туплаган образлар. Аларның озакка сузылган бәхетле гаилә тормышы бик күп буыннарның тарихи тәҗрибәсенә, гасырлардан килгән мөселман традицияләренә нигезләнә. Әсәрдә пейзаж, этнографик детальләр, татар халкының милли характер үзенчәлекләре (хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, чисталык) сәнгати яктан дөрес һәм үтемле итеп тасвирланган. Повестьның хикәяләү стиленә Н.В.Гогольнең «Борынгы алпавытлар»ындагы җиңелчә ирония һәм юмор белән хикәяләү алымы зур йогынты ясаган.
«Зөләйха» (1912, 1918 елда басыла) романтик трагедиясендә мөселман татарларны көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте күрсәтелә. Аның геройлары – рухи яктан нык, илаһи гаделлек, азатлык, изгелек, кешелеклелек идеалларының тормышка ашачагына ышанган кешеләр. Зөләйха ахырга кадәр кешелек дәрәҗәсен, милли-дини хасиятләрне саклап калырга тырыша.
«Остазбикә» (1915) повестенда мөселман мәдәниятенә хас кыйммәтләр – гаилә, балаларга карата мәхәббәт, ананы хөрмәтләү, милләткә тугрылык – алга чыгарыла. Язучының хатын-кызга карата тирән психологизм белән сугарылган гуманистик карашлары остазбикә Сәгыйдә образында гәүдәләнеш таба. Аның акылы һәм югары әхлаклы гамәлләре алдында ире Вахит хәзрәт тә баш ия.
«Ул әле икеләнә иде» (1914) һәм «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) повестьларында Исхакый милләтара никахлар мәсьәләсен күтәрә. Аның геройлары милли менталитет һәм дини традицияләр кысаларыннан чыгу талпынышы да ясап карыйлар. Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә турында төрле карашлар очрый. Автор аларны гомумкешелек позицияләреннән дә, христиан һәм ислам диннәре күзлегеннән дә чыгып аңлатырга тырыша. Рус хатын-кызлары образлары әсәрдә, гадәттә, романтик рухта идеаллаштырып бирелә; аларга рухи торгынлык кичергән мохиттә яшәргә мәҗбүр булган, шул сәбәпле интеллектуаль үсеш ягыннан да түбәнрәк торган татар хатын-кыз образлары капма-каршы куеп сурәтләнә.
Мөһаҗирлек дәверендә язылган публицистик һәм әдәби әсәрләренең төп темасын татар халкының колониаль бәйлелеккә эләгүе, сугышлар, инкыйлаби тетрәнүләр, көчләп урыслаштыру, совет хакимиятенең дошманы дип игълан ителгән милли зыялыларны һәм руханиларны юк итү нәтиҗәсендә туган зур тарихи фаҗига тәшкил итә («Дулкын эчендә» драмасы, 1920).
Язучы патша Россиясенең рус булмаган халыкларны изү сәясәтен кискен тәнкыйтьли («Өйгә таба» повесте, 1922); төрки халыкларны берләшергә, югалткан дәүләтчелекләрен торгызырга, милли азатлык өчен көрәшергә чакыра.
«Локман Хәким» (1923) әкият-антиутопиясендә Исхакый киләчәктә СССРда мәйданга чыгачак тоталитар хакимият турында алдан хәбәр бирә.
Импрессионистик стильдә язылган «Көз» (1923) психологик повестенда Исхакый руслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә морзалар катлавының юкка чыгачагын искәртә.
Сукырларча Көнбатышка иярүнең милли тамырларны югалтуга китерү мәсьәләсе «Жан Баевич» (1923) комедиясенең төп конфликты булып тора. Карикатура һәм фарс рәвешендә сурәтләнгән төп герой Мольер пьесаларындагы көлке геройларны хәтерләтә.
1930 елларда Исхакый Якын һәм Ерак Көнчыгыш илләренә сәяхәт кыла, милли азатлык өчен көрәш турында күпсанлы һәм күләмле мәкаләләр белән чыгышлар ясый.
«Ислам мәмләкәтләрендә» (1933) исемле мәкаләләр циклында мөселман илләрендә ислам диненең торышына анализ ясала, большевикларның Идел буе һәм Урал мөселманнарының дини хокукларын кысу сәясәте тәнкыйтьләнә. Г.Исхакый исламның татар милләте тәрәккыятенә, аның бербөтен булып яшәвенә, халык буларак әхлакый куәтен, кодрәтен саклап калуына ярдәм итүче универсаль рухи көч булуын раслый.
КПСС Үзәк Комитетының татар халкына үз тарихын һәм әдәбиятын өйрәнүне рәсми рәвештә тыйган «Татар партия оешмасы эшенең торышы һәм массакүләм-сәяси, идеологик эшне яхшырту чаралары турында» дип аталган 1944 елгы 9 август карарына Исхакый «Олуг Мөхәммәд» (1947) исемле тарихи драмасы белән җавап бирә. Пьесада Олуг Мөхәммәд хан образы руслар белән тату яшәргә омтылган хан буларак сурәтләнә; рус тарих фәнендә шактый киң таралган – Алтын Урда – золым символы, дигән карашлар кире кагыла.
Г.Исхакый – төрки халыкларның азатлык хәрәкәте тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр авторы.
Алар арасында татар халкының милли дәүләтчелеге мәсьәләсенә багышланган «Идел-Урал» (1927) хезмәте, аның татар, рус, француз (1933), япон (1934), инглиз һәм поляк (1938) телләренә тәрҗемәләре аеруча зур әһәмияткә ия. Анда Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихына, аларның матди һәм рухи мәдәниятенә кыскача күзәтү ясала. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татар халкының авыр колониаль изелүгә дучар ителүе, аның үз динен, телен, менталитетын саклап калу өчен алып барган авыр көрәше турында сөйләнә.
Хезмәттә Г.Исхакый татарларның тарихи үсеш дәвамында югалган мөстәкыйльлекләрен яңадан торгызу һәм «Идел-Урал» дәүләте төзү мөмкинлеген дәлилли. Бу мәсьәлә Исхакый тарафыннан 1917–1918 елларда үк көн тәртибенә куела, мөһаҗирлеккә киткәч язылган «Өйгә таба» повестенда һәм «Олуг Мөхәммәд» тарихи драмасында сәнгати чаралар белән чагылдырыла.
Исхакый фикеренчә, Россия патша заманында да, большевиклар килгәч тә «халыклар төрмәсе» булып кала. Ул бөтен иҗтимагый-сәяси катаклизмнарның сәбәбен иң актуаль мәсьәләнең – милли мәсьәләнең – хәл ителмәвендә күрә: «Рәсәйдә революция әле тәмамланмаган. Большевиклар чоры бу революциядә бер күчеш этабы гына. Инкыйлабның төп асылы милли мәсьәләгә барып тоташа. Шуңа күрә ул милли мәсьәләне хәл иткәндә генә, бәйсезлек өчен көрәшне даими дәвам итүче халыклар тулаем азатлыкка ирешкәндә генә тәмамлана ала», – дип яза ул.
Исхакый – шулай ук журналистика («Гәзитчелек эшендә 25 ел», 1931), әдәбият тарихына һәм әдәби тәнкыйтькә багышланган хезмәтләр авторы.
«Шималь төрек әдәбиятына бер нәзар» исемле басылмый калган монографиясендә һәм мәкаләсендә татар әдәбияты үсешенә мәдәният-тарих мәктәбе һәм биографик метод принципларыннан чыгып бәя бирә.
Мәкаләләренең байтагында К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, И.Гаспралы, Р.Фәхретдин кебек татар мәгърифәтчеләренең фидакарь эшчәнлекләре; Ф.Кәрими, С.Максуди, Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Коләхмәтов һәм башкаларның әсәрләре анализлана.
Публицистик чыгышларында большевикларның әдәбият өлкәсендә алып барган сәясәтләре тәнкыйтьләнә.
Аерым әсәрләре («Алдым-бирдем», «Шәкерт абый», «Сөннәтче бабай», «Калуш») 1913–1916 елларда рус телендә дә дөнья күрә.
Совет хакимияте елларында эмигрант язучы һәм «халык дошманы» дип тамгаланган Г.Исхакыйның әсәрләре онытылуга дучар ителә.
1980 еллар ахырында гына аның мирасы халыкка кире кайтарыла.
Г.Исхакый исемен аклау эшенә әдәбият галиме И.Нуруллин һәм язучы Ә.Еники зур өлеш кертәләр.
Аның әдәби иҗаты, сәяси-тарихи карашлары Н.Дәүләт, С.Чыгътай, М.Таһир, И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Л.Гайнанова, М.Хәсәнов, Ф.Мусин, М.Сәхапов, Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин, Ф.Ибраһимова, Р.Ганиева, А.Шәмсутова, Р.Харрасова, Р.Яруллина, Б.Т.Гали һәм башка авторларның хезмәтләрендә яктыртыла.
Гаяз Исхакый. Иреккә юл. 2009
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе
1991 елда ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендә бүләге булдырыла.
Соңрак Яуширмә авылында язучының музее ачыла.
Мәҗмугаи асар: 8 томда. К.-М.-СПб., 1911–1918.
Әсәрләр. Казан, 1998-2014. Т. 1–15.
Мусин Ф. Гаяз Исхакый. Казан, 1998.
Харрасова Р. Әдәби бәйләнешләр яктылыгында. Казан, 2002.
Шәмсутова А. Гаяз Исхакый иҗатында феминистик проблемаларның идеал-эстетик эволюциясе. Казан, 2003.
Миңнегулов Х. Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. Казан, 2004.
Нуруллин И. Два письма М.Горького // Вопросы литературы. 1988. № 4.
Гали Б.Т. Щедрый талант. Общественно-политическая деятельность и исторические взгляды Г.Исхаки. Казань, 2002.
Сахапов М. Исхаки и татарская литература ХХ века. Казань, 2003.
Ганиева Р. Гаяз Исхаки // Ислам на Европейском Востоке: энциклопедический словарь. Казань, 2004.
Автор – Р.К.Ганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.