- РУС
- ТАТ
Әмирханов Мөхәммәтфатих Мөхәммәтзариф улы. Язучы, әдәби тәнкыйтьче
Фатих Әмирхан дусты Ризван Алуши белән. 1906
Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
1886 елның 1 гыйнвары, Казан – 1926 елның 9 марты, шунда ук.
Ф.Әмирхан – М.Әмирхановның улы.
1895–1905 елларда Ф.Әмирхан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый; үзлегеннән рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә.
1905–1907 еллардагы революция йогынтысында «әл-Ислах» исемле шәкертләр оешмасы эшчәнлегендә катнаша.
Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты гаять дәрәҗәдә катлаулы. 1907 ел башында Мәскәүдә нәшер ителә торган беренче балалар журналы «Тәрбият әл-әтфаль»нең мөхәррире булып эшли. Шул ук елда Әмирханны паралич суга, калган гомерен әдип инвалид коляскасында үткәрергә мәҗбүр була.
1907–1909 елларда Ф.Әмирхан – «әл-Ислах» газетасы мөхәррире. 1912 елдан актив рәвештә «Кояш» газетасы һәм «Аң» журналы белән хезмәттәшлек итә.
XX йөз башындагы вакыйгалар һәм катаклизмнар язучыда дөньяга синкретик караш, Шәрекъ һәм Гареб фәлсәфи системалары тәэсирендә формалашкан мәгърифәтчел, революцион-демократик, социалистик карашлар тууга китерә.
1917 елгы Февраль инкыйлабын Ф.Әмирхан «Богаулар өзелде» дигән публицистик мәкаләсе белән хуплап каршы ала.
Октябрь инкыйлабыннан соң язучы «Кызыл Армия», «Эш», «Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Шәрекъ кызы», «Безнең юл» газеталарында һәм журналларында языша. «Марксист» псевдонимы белән публицистик мәкаләләр бастыра, республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында актив катнаша.
Халык арасында «татарның язмышын хәл итүче» буларак бәяләнгән Ф.Әмирхан истәлегенә күпсанлы әдәби һәм публицистик әсәрләр багышланган.
Фатих һәм Ибраһим Әмирхановлар. 1915
Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фатих Әмирхан. 2022
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Фатих Әмирханның Ерак Кабан янында атта йөрү мизгелләре. 1909
Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Ф.Әмирхан – татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе.
Әдипнең иҗади эзләнүләре реализм кысалары белән генә чикләнми. Ул романтик рухтагы әсәрләр дә яза, импрессионизм, экспрессионизм, акмеизм кебек модернистик агымнар даирәсендә дә үзен кыю һәм сәләтле экспериментатор буларак таныта.
Әдәбиятка Ф.Әмирхан үзенең «Гарәфә көн төшемдә» (1907) исемле романтик рухта язылган хикәясе белән килеп керә. Мәгърифәтче әдип буларак, ул татар җәмгыятенең феодаль торгынлыкта яшәвен тәнкыйтьли, милли яңарыш идеалларын яклап чыга.
XX йөз башы татар сатирик әдәбиятының классик әсәренә әйләнгән «Фәтхулла хәзрәт» (1909) повестенда Ф.Әмирхан искелек тарафдарларын фаш итә.
Шул ук елда язылган «Яшьләр» пьесасында язучы татар яшьләренең кадимчелеккә нисбәтле искелектән арыну теләген, шәхес иреген, европача белем алу хокукын яклап чыга, әсәрдә татар яшьләренең идеаллары һәм омтылышлары тасвирлана.
«Татар кызы» (1909) хикәясендә, экзистенциализм һәм экспрессионизм алымнарын оста кулланып, татар хатын-кызын ире кулындагы уенчыкка, ә соңыннан «тере мәеткә» әверелүдән, феодаль-патриархаль изелүдән коткару проблемасы күтәрелә. Фабуланың – өзекләр, композициянең схема рәвешендә бирелүе, героиняның Яшәү белән Үлемнең шартлы чигендә торуын күрсәтү модернистик әдәбиятның төрле алымнарын куллану ысулы аша гомумиләштерелә.
«Хәят» (1911) романтик повестенда автор балачактан ук рус мәдәниятен күреп үскән татар кызының рухи драмасын тасвирлый. Әдипнең төп игътибары иске кануннарга буйсынып яшәргә мәҗбүр булган героиняның рухи дөньясын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
XIX йөз ахыры – XX йөз башы әдәбиятында киң таралган аталар белән балалар арасындагы конфликт автор тарафыннан шулай ук романтизм рухында күзаллана. Повестьта матурлык эстетикасы, тирән лиризм, табигать һәм мәхәббәт культы өстенлек итә; психологик анализның портретлар, эчке монологлар, пейзажны тасвирлау кебек формалары уңышлы кулланыла.
Риваятьләр нигезендә язылган «Ай өстендә Зөһрә кыз» (1913), «Сөембикә» (1913), «Картада оттырылган Зөлхәбирә» (1913), «Бер хәрабәдә» (1913) исемле романтик хикәяләр циклында милли үзаңның үзенчәлекләре чагылыш таба.
Тәмамланмый калган, тоташ сюжеты һәм шунлыктан динамик рәвештә үсә баручы конфликты булмаган «Урталыкта» (1911–1912) романында укучы татар яшьләренең, интеллигенциянең тормышка карашында тамырдан үзгә фикерләр күзәтелә. Романның төп герое Хәсән Арсланов, татар яшьләренең бер өлешенә хас булган катгыйлыкны (радикализмны) хупламаган кебек, кадимчеләр идеологиясен дә кабул итми. Геройның бай рухи дөньясы милли мәдәният язмышы турында уйланулар белән тулы.
«Тигезсезләр» (1914) психологик драмасында язучы, А.П.Чехов драматургиясенә хас импрессионистик стильне иҗади кулланып, сәнгатьчә бай образлар аша дөньяда кешеләрнең тигезсезлеге, мәхәббәтнең яклауга мохтаҗ булуы, кеше бәхетенең нечкәлеге хакында уйлана. Пьеса тормышны ышандырырлык итеп сурәтли, геройларның рухи тормышын күпкырлы итеп күрсәтә, үзенчәлекләре белән эпик әсәрне хәтерләтә. Хикәяләү стиле авторның күпсанлы ремаркалары, татар җәмгыятенең икътисади нигезләрен үзгәртү, европача мәгариф системасы, хатын-кыз эмансипациясе турындагы фикерләрнең текстка оста кертелүе, мәхәббәт, әдәбият, тел, музыка, сынлы сәнгать, рус мәдәнияте хакында диалоглар белән тыгыз үрелеп бара.
«Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916) һәм башка хикәяләрендә акмеизм алымнарын куллану очраклары күзәтелә.
Романтик рухта язылган «Тәгъзия» (1922) хикәясендә яшәү һәм үлем турындагы дини-фәлсәфи фикерләүләр урын ала.
1924 елда, 1917 елгы революцияләр йогынтысында уянган өметләр таралгач язылган «Шәфигулла агай» (1991 елда басылып чыга) исемле сатирик хикәясендә Ф.Әмирхан эшчеләр сыйныфы вәкилләренең большевиклар идеологиясе тәэсирендә гамьсез роботларга әверелүен, гасырлар буе яшәп килгән милли традицияләрдән һәм гомумкешелек кыйммәтләреннән ваз кичүен күрсәтә.
Фатих Әмирхан. 1915
Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Фатих Әмирхан дуслары белән. 1913
Казан. Ерак Кабан. Сулдан уңга: Ф. Әмирхан (көймәдә), Кәбир Бәкер (яр буенда), Рауза Аитова (И. Аитов хатыны), Исмәгыйль Аитов. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Ф.Әмирханның тәнкыйди мәкаләләренең күбесе:
Фотограф Иванов С.И. «Әл-Ислах» газетасы редакциясе. Тукай – уңнан беренче. Казан, 1907–1908
Сулдан уңга: газетаның мөхаррире һәм нашире Вафа Бәхтияров, тәнкыйтьче Габделкәбир Бәкер, җитәкче һәм актив хезмәткәр Фатих Әмирхан, хезмәткәр Ибраһим Әмирхан, Габдулла Тукай. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Сайланма әсәрләр: 2 томда. Казан, 1957–1958.
Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1984–1986.
Избранное: рассказы и повести. М., 1975.
Фатих Әмирхан үз фатирында. 1916
Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Фатих Әмирхан 1923–1926 елларда яшәгән йорт
Жуковский урамы почмагында 12 нче йорт. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге
Хисмәтуллин Х. Фатих Әмирхан: тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк. Казан, 1961.
Сайганов А.Д. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе һәм язучы турында фәнни әдәбият. (1906–1972). Казан, 1972.
Гайнуллин М. Татар әдипләре. Казан, 1978.
Нуруллин И.З. Фатих Әмирхан. Казан, 1988.
Краткая литературная энциклопедия. М., 1962. Т. 1.
Сайганов А. У истоков эстетики реализма: эстетика Фатиха Амирхана и ее место в развитии татарской реалистической литературы. Казань, 1982.
Магдеев М. Фатих Амирхан: краткий очерк о жизни и творчестве писателя. Казань, 1986.
Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амирхана: межвузовский сборник научных трудов. Казань, 1989.
Нуруллин И.З. Прометей из Ново-Татарской слободы. Казань, 1991.
Духовное наследие: поиски и открытия / под ред. И.Г. Гумерова. Казань: ИЯЛИ, 2016. Вып. 2: Фатих Амирхан.
Ахметова Д.И. Фатих Амирхан в фотографиях. Казань: ИЯЛИ, 2016.
Автор – Р.К.Ганиева
Фатих Әмирханның җәсәде янында якын туганнары. 1926 елның 9 марты
Сулдан уңга: Фатыйма Апакова, Разия Әмирханова, Габдулла Әмирханов, Гомәр Әмирханов, Газизә Яушева (Ибраһим Әмирхановның тормыш иптәше Нәфисәнең әнисе), Мәхмүт Әмирханов, Габделхәмит Апаков, Зәкәрия Әмирханов. Татарстан Милли музее
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.