Этногенез

Огур-болгар кабиләләре иң элек тарихчы Приск Панийскийның 463 елга караган язмаларында телгә алына (огур, сарагур һәм оногур язылышында).

Килеп чыгышлары Үзәк Азиядә һәм Көньяк Себердә яшәгән огур (төрки-телес) кабиләләренә бәйле дип фаразлана. Үз җирләреннән Көнчыгыш Европа тарафына алар жуаньжуаньнар (төрки аварлар) басымыннан соң күченәләр.

VVI йөзләрдә бу кабиләләр утигур һәм кутригур кабиләләре белән бердәмлек оештыра, Дунай тамагыннан алып Көнбатыш Кавказга хәтле булган мәйданны биләгән башка һун кабиләләрен ассимиляциялиләр.

Этник тарих

VI йөзнең 2 нче яртысында үзара сугыш-көрәштән һәм Византия дәүләте белән барган бәрелешләрдән соң, болгарлар берләшмәсе көчсезләнә, утигур һәм кутригур кабиләләре Көнчыгыш Европага бәреп кергән аварлар (абарлар) тарафыннан Дунай белән Карпат таулары арасында оешкан Авар каганлыгына буйсындырыла.

576 еллар тирәсендә Төньяк Кавказда яшәгән болгарларны Төрки каганат басып ала.

Төрки дәүләтләр чигендә гомер иткән огур-болгар кабиләләре озакламый унногундур кабиләсенең Дуло ыругы тирәсендә берләшә. 635 елда бу кушма кабиләләр Орган (Ураган) хан һәм аның бертуганының улы Кубрат хан җитәкчелегендә аварларны җиңүгә ирешәләр, Бөек Болгар дәүләтен төзиләр.

Шул дәвердән болгарларның этносәяси һәм рухи күтәрелеше күзәтелә, дәүләтчелек традицияләре барлыкка килә (кара: «Болгар ханнары исемлеге»).

Кубрат хан вафатыннан соң (640–660 еллар арасы), Бөек Болгар дәүләте таркала башлый. VII йөз ахырында болгар кабиләләрен хәзәрләр яулап ала.

Болгарларның бер өлеше Дунай елгасы буйларына күченә (кара: Беренче Болгар патшалыгы), икенче өлеше Паннония белән Төньяк Италия җирләрендә урнаша, соңрак өченче өлеше Урта Идел буйларында төпләнә. Төньяк Кавказ белән Дон аралыгында яшәп калганнары Хәзәр каганлыгына буйсыналар (рус һәм Византия елъязмаларында алар «кара болгарлар» буларак теркәлгән).

Урта Идел буена болгарлар күченгәндә, анда этник яктан якын төрки һәм фин-угыр кабиләләре яшәгән. Болгар-огурлар белән бергә Урта Идел буена өлешчә алан-хәзәрләр (барсиллар һәм бәрәнҗәрләр), төркиогур – савирлар һәм Үзәк Азиядән чыккан әсәгел кабиләләре дә күченгән. Болгарларның Идел-Чулман аралыгына күченеп утыруын дәлилләүче фактлардан Бураково Шилов, Брусянский каберлекләрендәге археологик материалларны күрсәтергә була.

Идел-Чулман буенда төпләнгән болгарлар берләшмәсенә кергән кабиләләрдән Алмыш илтәбәр җитәкләгән (рус чыганакларында «көмеш Болгарлар» исемен алган) кабилә көчлерәк булып чыга.

910–970 елларда Урта Идел буенда Болгар һәм Суар әмирлекләре оеша. Хәзәр каганлыгы таркалганнан соң, Болгар әмирлеге суарларны да үзенә буйсындыра (980 еллар тирәсе), һәм Идел буе Болгар дәүләте оештырыла.

X йөздә Идел буе Болгарына угыз-бәҗәнәк, кыпчак, бортас һәм маҗар кабиләләренең дә бер өлеше килеп кушыла. Алар әкренләп бердәм болгар халкын тәшкил итәләр.

Дин

Болгарларны берләштерүдә Идел-Чулман төбәгендә VIII йөз башларыннан тарала башлаган ислам диненең йогынтысы да зур була. Идел буе Болгары Шәрекъ илләре белән якын элемтә урнаштыра, Багдад хәлифәлеге илчелеге килгәннән соң, 922 елдан ислам дине рәсми дин булып санала башлый.

Мәдәният

Урта гасырларда Болгарлар яшәгән төбәктә шәһәрләр барлыкка килә, шәһәр тибындагы мәдәният үсеш ала башлый, аерым диалектларны берләштергән бердәм сөйләм теле формалаша (уртак угыз-кыпчак сөйләме нигезендә). Шул рәвешле уртак әдәби болгар теле туа. Болар барысы да мөселман дине традицияләренә хас булган милли-сәяси үзаң һәм бердәм мәдәният барлыкка килүгә булышлык итә (кара: Болгар культурасы).

XIII–XVI гасырларда болгарлар

Идел буе болгарының шушы юнәлешләрдәге үсеше монгол яулары нәтиҗәсендә беркадәр тоткарлана. 1230–1240 елларда монголлар Идел буе Болгарына берничә мәртәбә һөҗүм итәләр һәм 1240 еллар башында аның биләмәсен Жучи олысына (Алтын Урдага) кушуга ирешәләр.

Болгарларның, аеруча аксөякләрнең, бер өлеше Алтын Урда этносына кушыла, гомуми, этносәяси тәңгәллек барлыкка килә.

Рус дәүләте эчендә болгарлар

XVIXVIII йөзләрдә, татар ханлыкларын руслар яулап алганнан соң да, болгарлар мөселман дине йогынтысында калыплашкан үзаңнарына турылыклы булып калалар. Алар болгар этник үзатамасы белән бергә үзләрен «мөселман», «казанлы», «татар» дип тә атыйлар.

XVIIIXIX йөзләрдә «болгар» сүзе этник атама буларак кулланыштан төшеп кала, социаль утопия күренеше буларак кына саклана: илаһи шәһри Болгар һ.б. (кара: Болгар милли конгрессы; Вәисиләр хәрәкәте).

Әдәбият

Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. М., 1978.

Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. М., 1987.

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа IVX вв. Л., 1979.

Халиков А.Х. Татарский народ и его предки. Казань, 1989.

Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI нач. XIX вв. М., 1990.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные империи Евразии. СПб., 1994.

Материалы по истории татарского народа. Казань, 1995.

Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар в VI первой четверти XV в. Казань, 2000.

Golden P.B. Khazar Studies. Bdpst, 1980. V. 1.

Zimonyi I. The origins of the Volga Bulghars. Szeged, 1990.

Измайлов И.Л. Средневековые булгары: становление этнополитической общности в VIII – первой трети XIII века. Казань, 2022.

Автор: И.Л. Измайлов