Тарихы

Беренче тапкыр XIX йөзнең икенче яртысында аерып күрсәтелә (А.Ф.Лихачёв, К.И.Невоструев, С.М.Шпилевский һ.б.).

Атамасы Болгар дәүләтенең төп халкын күздә тотып бирелә.

Болгар культурасы Кушнаренко, Ломоватово, Полом, Салтау-Маяк һ.б. археологик культуралар нигезендә VII–IX йөзләрдә барлыкка килә.

X йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләтенең оешуы, шәһәрләр үсеп чыгу, ислам динен кабул итү аркасында бердәм дәүләт мәдәнияте барлыкка килә, бу, үз чиратында, Болгар культурасының әүвәлге чорларына хас мәдәни-тарихи үзенчәлекләрнең сүрелеп калуына китерә.

X йөз ахыры – XIII йөзләрдә Болгар культурасы Европа һәм Азиянең урта гасырлар цивилизациясе йогынтысында була. Идел буе Болгарын монголлар яулап алганнан соң (1236), кайбер үзгәрешләр кичерә һәм алга таба Болгар культурасы Алтын Урда мәдәниятенең төбәк варианты буларак яши.

Үзенчәлекләре

Болгар культурасы халкы игенчелек, терлекчелек, чолыкчылык, балыкчылык, аучылык, һөнәрчелек беләнн көн күргән (кара: Идел буе Болгар дәүләте). Анда металлургия (эш һәм сугыш кораллары: балталар, сука тимерләре, пычак, хәнҗәр, ук һәм сөңге очлыклары, кылычлар, ат дирбиясе һ.б. табыла) һәм сәүдә (сәүдә кирәк-яраклары, тәңкә акча, Шәрекъ, Урта Азия, Русь һәм Көнбатыш Европа илләреннән китерелгән әйберләр) зур үсеш ала.

Болгар культурасы шәһәрләр, торулыкларның күп булуы белән үзенчәлекле. Аның территориясендә 200 дән артык шәһәр (Болгар, Биләр, Суар, Богдашкино, Алексеев, Балынгуз, Җүкәтау, Луково, Хулаш, Юлово һ.б.) һәм 800 дән артык авыл урыны табыла.

Болгарлар яшәгән торулыкларда археологик казу эшләре үткәргәндә (культуралы катлам 1–1,5 м) агач, кирпеч һәм ак таштан төзелгән ярымземлянкалар, өйләр, тораклар, мәһабәт җәмәгать биналары (мәчетләр, кәрвансарайлар, мунчалар һ.б.), төрбәләр, хуҗалык корылмалары (чүлмәк яндыру, металл эретү мичләре, һөнәрчелек остаханәләре) калдыклары һ.б. табыла.

Шәһәрлекләрдә су үткәрү корылмалары, кала чикләрен ныгыткан балчык өемнәр, бүрәнә диварлар, шулай ук Болгар чоры Казанының ак таштан корылган дивар калдыклары эзләре табыла.

Болгар культурасы керамикасы күп төрлелеге белән аерылып тора (кувшин, чүлмәк, җамаяклар, кружка, зур-зур хумнар һ.б.).

Мәетләр каберләргә күмелә, VII–IX йөзләргә нисбәтле каберлекләрдә мәҗүсиләр йоласы күзәтелә (төрле әйберләр, ат культы элементлары һ.б.).

X йөздән мөселманча җирләү тәртибе кертелә (мәетнең башын көнбатышка каратып уң ягы беләнн салу, йөзен Мәккәгә таба бору, кабердә әйберләрнең табылмавы).

Зур Тигәнәле, Олы Тархан, Танкеевка һ.б. каберлекләр өйрәнелгән.

Фәнни өйрәнү

Болгар культурасы истәлекләрен өйрәнү XVIII йөзнең беренче яртысыннан алып барыла (П.И.Рычков, П.С.Паллас, А.Ф.Лихачёв, В.Ф.Смолин, Н.Ф.Калинин, А.П.Смирнов, В.Ф.Каховский, А.Х.Халиков, Е.А.Халикова, Т.А.Хлебникова, Ә.Г.Мөхәммәдиев, Р.Г.Фәхретдинов, Е.П.Казаков, Г.И.Матвеева, Н.А.Кокорина, Ф.Ш.Хуҗин, И.Л.Измайлов һ.б.).

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Халиков А.Х., Генинг В.Ф. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975.

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань, 1975.

Валеева Д.К. Искусство волжских булгар (X – начало XIII вв.). Казань, 1983.

Хлебникова Т.А. Керамика памятников Волжской Болгарии: к вопросу об этнокультурном составе населения. М., 1984.

Халикова Е.А. Мусульманские некрополи Волжской Булгарии X – начала XIII вв. Казань, 1986.

Город Болгар: Очерки ремесленной деятельности. М., 1988.

Казаков Е.П. Булгарское село X–XIII веков низовий Камы. Казань, 1991.

Город Болгар. Ремесло металлургов, кузнецов, литейщиков. Казань, 1996.

Хузин Ф.Ш. Болгарский город Х – начала XIII вв. Казань, 2001.

Автор – И.Л.Измайлов