Казан университеты территориясендә урнашкан.

Оешуы

Физика факультетының астрономия кафедрасын, астрофотометрия, йолдызлар атмосферасы, күзәтүләр астрономиясе лабораторияләрен үз эченә ала. 1814 елда И.А.Литтров тарафыннан Казан астрономия обсерваториясе буларак төзелә, 1901 елдан хәзерге исемдә.

Җиһазлары

Обсерватория өчен телескоп 1835 елда Фраунгофер остаханәсендә төзелә башлый, 1837 елның августында И.М.Симонов аны Санкт-Петербургта кабул итеп ала һәм Казанга кайтара. 1838 елның августында телескоп агач материалга беркетеп урнаштырыла. 1850 елда аны чуен белән беркетәләр. Рефракторының көпшәсе агач булып, аңа микрометр һәм 1000 тапкыр зурайта ала торган окулярлар куела. Соңыннан телекскоп берничә тапкыр үзгәртелә. 1930 елларда инструмент астрофизик күзәтүләргә яраклаштырып көйләнә һәм 1990 елларга кадәр шуңа хезмәт итә.

Төгәл вакытны саклау өчен И.М.Симонов 1823 елда Парижның Брегет фирмасыннан беренче маятниклы сәгатьне, 1838 елда Санкт-Петербургта Гаут остадан икенчесен сатып ала. Аларга обсерватория тәрәзәсенә 1885 елның 23 февралендә циферблат көйләп куела һәм сәгатьләр 50 елдан артык эшләп торалар, казанлылар шуннан карап төгәл вакытны билгели.

И.М.Симонов тарафыннан алынган (1847) соңгы зур инструмент — Репсольд (Гамбург шәһәре) эшләгән меридиан түгәрәге, ул яктырткычларның күк сферасындагы торышын һәм координатларын югары төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә. 1902 елда Репсольд фирмасы башкарган яңартулардан соң, меридиан түгәрәге шәһәр читендәге астрономия обсерваториясенә тапшырыла.

Казан шәһәр астрономия обсерваториясен инструментлар белән тәэмин итү 1855–1884 елларда обсерваторияне җитәкләгән М.А.Ковальский чорында төгәлләнә. (Аңа кадәр директор булып Орион томанлыгын тасвирлаган М.В.Ляпунов эшләп ала, 1850–1855). М.А.Ковальский 1861 елда — компенсацион маятниклы Tiede №268 йолдызлар сәгатен, ә 1874 елда Репсольд тарафыннан эшләнгән гелиометрны алдыра, соңгысы планеталар, Ай, Кояшның почмакча үлчәмнәрен һәм алар дискындагы детальләрнең үлчәмнәрен төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә.

Фәнни эшчәнлеге

Казанда яшәвенең беренче унъеллыгында М.А.Ковальский күбрәк теоретик мәсьәләләр белән шөгыльләнә, аерым алганда, Кояш системасының фәзадагы хәрәкәтен билгеләү алымын эшли һәм Галактиканың әйләнүе турында фараз әйтә (1859), Нептун планетасы хәрәкәтенең теориясен эшли (1852). 1860 еллар башында ул йолдызларның меридиан түгәрәгендәге торышын даими күзәтүгә керешә. 1869 елда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе 9,5 йолдызча зурлыктан яктырак булган барлык йолдызларның координатларын билгеләү буенча халыкара программага кертелә (Бонн күзәтчелеге); обсерваториядә төньяк авышлыкның 75–80 нче градуслары зонасында күзәтүләр алып барыла.

Гомеренең соңгы елларын М.А.Ковальский алынган нәтиҗәләрне эшкәртүгә багышлый. 1884 елда обсерваториянең директоры, астрономия һәм геодезия кафедралары профессоры итеп Д.И.Дубяго билгеләнә. Ул эшләгәндә обсерваториянең штаты арттырыла, Казан шәһәр астрономия обсерваториясенең фәнни хезмәтләрен даими нәшер итү (1893 тән) башлана. Обсерватория китапханәсе өчен китаплар алуга акча булмаганлыктан (1884 елда анда төрле-төрле 875 том исәпләнә), Д.И.Дубяго бөтен дөнья обсерваторияләренә басма хезмәтләре белән алмашырга тәкъдим итә. Бу тәкъдимнән аларның берсе дә баш тартмый, һәм 1917 елга обсерваториядә 9 мең том хезмәт була. Хезмәтләр алмашу хәзерге вакытта да дәвам итә.

Д.И.Дубягоның теоретик хезмәтләре, ш.и. Диана астероиды хәрәкәте теориясе, аңа Дрезден шәһәрендә (Германия) шәхси обсерватория төзегән В.П.Энгельгардт белән хат алышу (соңыннан дуслашу) мөмкинлеге бирә. Соңрак В.П.Энгельгардт үзенең инструментларын Казан университетына бүләк итә, һәм шул сәбәпле Д.И.Дубяго шәһәр читендә астрономик обсерватория төзүгә, 1901 елда аны ачуга ирешә. 1903 елдан — Энгельгардт обсерваториясе; 1931 елдан В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе (АОЭ) дип атыйлар.

Казан шәһәр астрономия обсерваториясенең күп кенә инструментлары АОЭга тапшырыла. Шәһәр обсерваториясе шуннан соң АОЭ белән тыгыз һәм үзара файдалы хезмәттәшлектә үсә.

Обсерватория инструментларын кулланып, Д.И.Дубягоның шәкертләре дөньякүләм әһәмиятле тикшеренүләр үткәрә. Астроном М.А.Грачёв 1893–1901 елларда халыкара программа буенча киңлекнең үзгәрүчәнлеген күзәтә һәм шуның өчен ике медаль, премия белән бүләкләнә. 1890 елларда В.А.Краснов Ай либрациясен өйрәнә башлый, бу эшне 1910–1916 елларда АОЭда Т.А.Банахевич, соңрак А.А.Яковкин дәвам итә. Күзәтүләрнең эшкәртмәләре Яковкинга Айның төньяк һәм көньяк ярымшарлары асимметриясен ачарга мөмкинлек бирә. В.А.Баранов (1918–1941 елларда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры) 1900 елларда Идел буе һәм Кама алды буйлап күпсанлы экспедицияләрдә гравиметрик тикшеренүләр үткәрә.

Инструментларның күп өлеше АОЭга бирелүгә карамастан, 1920 елларда да Казан шәһәр астрономия обсерваторияседа актив күзәтү эшләре алып барыла. А.Д.Дубяго 6 дюймлы (162 мм) Мерц комета эзләгече ярдәмендә 2 комета ача (1921 һәм 1923 тә). Бу ачышлар Казанда кометаларны тикшерү эшенә нигез сала, соңыннан ул теоретик характер ала (комета орбиталарын исәпләү). А.Д.Дубяго югалган дип исәпләнгән күп кенә кометаларның орбиталарын исәпләп таба, алар хәрәкәтенә гравитацион булмаган тәэсирләрне исәпләү методикасын эшли. 1920 елларда А.Д.Дубяго һәм Д.Я.Мартынов — астероидлар һәм кометаларны, 1920 еллар уртасыннан тотылучан-куш йолдызларны актив күзәтәләр. Бу тикшеренүләрнең үсеше Д.Я.Мартыновка әлеге йолдызларны өйрәнү буенча дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни юнәлеш тудырырга мөмкинлек бирә; соңыннан бу юнәлеш аның шәкертләре тарафыннан Казанда һәм Мәскәүдә тагын да үстерелә.

1930 елларда шәһәр күгенең яктыртылуы аркасында обсерваториядә актив күзәтүләр ясап булмый башлый. Казан шәһәр астрономия обсерваториясе нигездә студентларны укыту үзәгенә һәм АОЭнең күзәтү эшләре белән тыгыз бәйләнештә алып барыла торган күпсанлы теоретик тикшеренүләр үткәрү урынына әверелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанга Мәскәүнең академик учреждениеләре эвакуацияләнә; шәһәр обсерваториясе бинасында күп кенә танылган галимнәр, ш.и. акад. О.Ю.Шмидт яши. Ул үзенең Кояш системасы барлыкка килү турындагы фаразын Казан университеты галимнәренең семинарында бәян итә.

1957 елда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры итеп Ш.Т.Хәбибуллин билгеләнә (1987 елга кадәр), ул АОЭда йолдызлар астрономиясе эшләренә нигез сала, АОЭның горизонталь Ай телескобында Айның либрациясен өйрәнә һәм 1957 елда Айның физик либрациясе теориясен төзи. Аның шәкертләре планеталар, аларның иярченнәре һәм астероидларның резонанслы хәрәкәтләрен өйрәнү өстендә эшлиләр. Алар тарафыннан Юпитер төркеме астероидлары — «троялылар»ның (1987), Венера планетасының (1994) резонанслы хәрәкәте теорияләре, Айның физик либрациясенең хәзерге ярыманалитик теориясе (1995) эшләнә. Р.А.Кащеев Айның, Марс һ.б. планеталарның гравитация кырларын өйрәнү алымнарын эшли һәм үстерә.

Космик эраның башыннан Казан шәһәр астрономия обсерваториясендә Җирнең ясалма юлдашларын күзәтү буенча СССР Астросоветы станциясе оештырыла (1957). Станциянең мөдире итеп кометалар хәрәкәтен (аерым алганда Джакобини-Циннер кометасының) һәм аларның метеор тупланмалары белән бәйләнешен тикшерүләре буенча танылган галим Ю.В.Евдокимов билгеләнә. Иярченнәрне оптик тикшерү эшчәнлеге станциядә 10 елдан артык дәвам итә.

1950–1960 елларда обсерваториядә астрофизик тикшеренүләр башлана. Д.Я.Мартыновның шәкерте М.И.Лавров тотылучан-куш йолдызлар җемелдәве кәкреләрен компьютерда модельләү алымнарын эшли, һәм бу АОЭда күзәтелгән бик күп йолдызларның үлчәмнәрен һәм массаларын табарга, төрле спектраль класстагы йолдыз дискларының кырыйга таба караңгылануын өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Ш.Т.Хәбибуллин шәкерте Н.А.Сәхибуллин (1987 дән Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры) йолдыз атмосфераларын анализлауның заманча алымнарын эшли (1972). Кайнар йолдызлар атмосферасындагы һәм алар өслегеннән купкан җилләрдәге физик шартларны тикшерә, бу йолдызлар спектрындагы икеләтә йонлашкан углерод сызыгының эмиссиясен аңлатып бирә. Н.А.Сәхибуллин шәкертләренең бу алымнарны үстерүе нәтиҗәсендә аларны тыгыз куш йолдызларны һәм компактлы релятивистик объектлар (1992 елдан), йолдызларның химик составы буенча мөһим тикшеренүләр үткәрүдә, Галактиканың химик һәм физик эволюциясенең монотон түгеллеге турында нәтиҗәләр чыгаруда (2000) куллану мөмкин була.

Казан зонасында күзәтүләр өчен астроклиматик шартларның начараюы аркасында АОЭда астрономик күзәтүләр кыенлаша. 1970 еллардан Казан шәһәр астрономия обсерваториясе һәм АОЭ биек тауларда заманча күзәтү базалары төзи. 1975 елда Төньяк Кавказ астрономия станциясе сафка баса, аңа диаметры 40 см булган Цейсс астро­графы куела. 1998 елда Анталья (Төркия) шәһәре тирәсендәге Бакерлетөп тавында (диңгез өстеннән 2,5 мең м) куелган һәм көзгесе 1,5 м диаметрлы Казан телескобы эшли башлый.

Гамәли эшчәнлеге

Казан шәһәр астрономия обсерваториясе, оешкан көненнән башлап, төгәл вакытны саклау һәм тарату үзәге була. 1930 еллардан обсерваториядә актив төстә астрономогеодезия тикшеренүләре үсеш ала, хезмәткәрләр Идел буе һәм Урал алды территориясендә күпсанлы астропунктлар координатларын төгәл билгелиләр. Казан шәһәр астрономия обсерваториясе Татарстан һәм күрше төбәкләр икътисадын үстерүдә зур әһәмияткә ия булган спутниклы навигация системаларын (GPS) өйрәнү һәм куллану буенча региональ үзәк ролен үти.

Уку-укыту эшчәнлеге

Казан шәһәр астрономия обсерваториясенең директорлары булып, традиция буенча, Казан университетының астрономия кафедрасы мөдирләре эшли. Студентлар ике белгечлек — «астрономия» һәм «астрономогеодезия», аспирантлар — «астрофизика һәм радиоастрономия», «астрономия һәм күк механикасы» белгечлекләре буенча әзерләнә.

Бинасы

Казан шәһәр астрономия обсерваториясенең хәзерге бинасы — классицизм архитектурасы истәлеге, архитектор М.П.Коринфский проекты буенча университетның төп корпусына бик якын итеп төзелә. Бинага 1833 елның 5 октябрендә нигез салына, 1838 елда ул төзелеп бетә. Аның структурасы астрономик күзәтүләр өчен яраклаштырып эшләнә. Батынкы төп фасады көньяк-көнбатышка каратылган һәм террасалар белән әйләндереп алынган. Бинаның көнчыгыш һәм көнбатыш өлешләреннән яктырткычлар меридианда һәм беренче вертикальдә күзәтелә. Ярымтүгәрәкнең уртасында 9 дюймлы (объективының диаметры 23 см) телескоп-рефрактор (обсерваториянең төп инструменты) өчен манара урнаштырылган; бинаның ике читендә астрономия инструментлары өчен манаралар эшләнгән.

1842 елгы янгын вакытында бина шактый зыян күрә, соңыннан әүвәлге рәвешендә яңадан төзелә.

2000 еллар башында капиталь ремонт һәм реставрация ясала.

Әдәбият

Баранов В.А. Энгельгардтовская обсерватория, её возникновение и развитие (1901–1935 гг.) // Изв. Астрон. Энгельгардтов­ской обсерватории Казан. университета. 1937. Т. 1, вып. 1;

Мартынов Д.Я. Астрономия в Казанском университете в 20-е годы // Ист.-астрон. исслед. 1983. Вып. 16.

Автор В.Ф.Сөләйманов