1936 елның 23 маенда Азнакай районы Әсәй авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958), «Хезмәт байрагы» газетасында (Әлмәт шәһәре) эшли, 1963 елдан – Бендеры шәһәрендә (Молдавия) «Победа» газетасында һәм шәһәр радиосында, 1968 елдан – Кандалакша шәһәрендә (Мурманск өлкәсе) шәһәр радиосында.

1970 елдан Казанда: КПССның Татарстан өлкә комитеты архивында фәнни хезмәткәр (1971–1991), ТР «Хәтер китабы» редакциясе фәнни хезмәткәре, баш мөхәррир урынбасары (1991–2001).

Шул ук вакытта Казан төзүче инженерлар (1991–1995), Татар гуманитар институтларында (1999–2001) укыта.

Мәкаләләре Татарстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, мәдәни үсешенә, күренекле җәмәгать эшлеклеләренә багышлана. «Татарстанның яшьлеге» («Юность Татарстана», 1979), «Көрәш һәм казанышлар елъязмасы: Татарстанның партия оешмасы хроникасы, 1883–1985» («Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии, 1883–1985», 1985) һ.б. гомумиләштерелгән басмаларны әзерләүдә катнаша. «Татарстан партия оешмасы документларда һәм саннарда» («Партийная организация Татарии в документах и цифрах», 1978), «Матбугат, телевидение һәм радиотапшырулар» («Печать, телевидение и радиовещание», 1981), «Татарстан партоешмасы фәнни-техник алгарыш өчен көрәштә (1955–1987)» («Парторганизация Татарии в борьбе за научно-технический прогресс (1955–1987)», 1988) һ.б. документлар җыентыгын төзүчеләрнең берсе.

«Хәтер-Память» китабын әзерләүдә катнашуы өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (2000). Медаль белән бүләкләнә.