Биографиясе

1799 елның 17 гыйнвары, Курляндия губернасы Митава шәһәре, хәзер Латвиянең Елгава шәһәре — 1865 елның 23 мае, Санкт-Петербург.

1815 елда — Дерпт, 1816 елдан — Берлин, соңрак Гёттинген (биредә философия докторы дәрәҗәсе ала) университетларында укый.

1823–1828 елларда Казан университеты профессоры, 1823 елда профессор И.М.Симонов белән бергәләп университетка физик һәм астрономик приборлар алу өчен Парижга командировкага җибәрелә.

1827 елда Казан магнит обсерваториясен төзү өчен рөхсәт ала һәм 1828 елда төзелеш эшләре белән җитәкчелек итә.

1829 елдан Санкт-Петербургта: минералогия музее директоры, Баш физик обсерваториягә нигез салучы һәм аның беренче директоры (1849 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре физикага, минералогия, кристаллографиягә карый. Купфер беренче булып төрле минералларның (1821), кристаллик күкертнең (1824) төгәл кристаллографик үлчәмнәрен ала. Менгит минералын (Купфер хөрмәтенә купферит дип исемләнә) өйрәнә; металл эретмәләрен термик анализлауны кертә (1829); ике металлы эретмәләрнең (кургаш-аккургаш, кургаш-терекөмеш, аккургаш-терекөмеш амальгамалары һ.б.) чагыштырма авырлыгын һәм эрү температураларын үлчәүгә ирешә. Эвтектика хасил булган вакытта кургаш-аккургаш эретмәләрендә киңәю күренешен ачыклый. Купферның «Металлның сыгылучанлыгын сынап тикшерүләр» («Опытные исследования упругости металлов», СПб., 1860) дигән хезмәте металл эретмәләренең физик-механик үзлекләрен өйрәнүгә багышлана. Рус үлчәү системаларын тәртипкә салу буенча комиссия эшендә эшлекле катнаша (1835); магнитик һәм метеорологик күзәтүләрне оештыра; Россиядә беренче булып һава составына анализ ясый (1829). Купферның тырышлыгы белән Россиянең төрле пунктларында метеорологик станцияләр төзелә. Лондон король җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Руководство к деланию магнетических и метеорологических наблюдений. СПб., 1841;

Handbuch der rechnenden Krystallonomie. St. Peterburg, 1831.

Әдәбият

Рыкачёв М.А. Исторический очерк Главной физической обсерватории за 50 лет её деятельности, 1849–1899. СПб., 1899. Ч. 1;

Пасецкий В.М. Адольф Яковлевич Купфер, 1799–1865. М., 1984.

Автор  — Р.Г.Усманов