- РУС
- ТАТ
«Идегәй» дастанын оста сөйләүче
1854 ел, Тобол губернасы, Татар өязе Аубаткан авылы – 1927 ел, Омск өлкәсенең Большеречье районы Еланлы авылы.
Тара шәһәре (хәзерге Омск өлкәсе) мәдрәсәсендә белем ала.
Балачактан ук тарих, төрки халык авыз иҗаты белән кызыксына. Олыгайгач Идегәй дастанының төрле вариантларын өйрәнеп, дастанның иң оста сөйләүчесе булып таныла.
1919 елда журналист һәм педагог Н.Хәким С.М.Зәйнетдиновтан дастанның Себер татарлары вариантларының берсен язып ала; бу язма дастанның иң тулы варианты булып санала. Шәркыятьче галим, академик А.Н.Самойлович: «Бу язма сөйләүченең ораторлык талантына ия булуын, телдән сөйләнә торган әсәрләрне бик яхшы истә калдыруын, анда импровизаторлык сәләте дә барлыгын күрсәтә», – дип исәпли.
Исхакова С.М. Ситдык Зайнитдинов // Яңарыш. 1990. № 13;
Валеев Ф.Т. Сибирские татары. Казан, 1933; Тюркологический сборник. М., 1972.
Автор – С.М.Исхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.