Биографиясе

1880 елның 3 октябре, Чабаксар шәһәре – 1938 ел, Новосибирск шәһәре янында.

1905 елда монахлыкка керә.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1906 ел), шунда эшли: 1910 елдан – профессор, 1912–1917 елларда – инспектор.

Рус православие чиркәвенең 1917–1918 елларда Поместный соборы эшендә актив катнаша.

1918–1919 елларда Мәскәүдәге Сретенье һәм Покров монастырьлары башлыгы.

1920 елдан Алатырь епискобы, 1923 елда вакытлыча Петроград епархиясе белән җитәкчелек итә, 1924 елдан – Иркутск епискобы, 1926 елдан – Кострома, 1930 елдан – Суздаль архиепискобы, 1931 елда кафедрадан чыга.

1920 елларда 6 тапкыр кулга алына һәм 6 елын тоткынлыкта үткәрә.

1931 елда тагын кулга алына, 1932 елда хөкем ителә, 1938 елда атып үтерелә.

 Хезмәтләре буддизм, калмык һәм бурятлар тарихына, алар арасында православие таратуга, «Изге Китап»ны калмык теленә тәрҗемә итү мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Буддизм и христианство в их учении о спасении. Казань, 1908;

О переводческой деятельности на калмыцкий язык. Богослужебные и религиозно-нравственные переводы на калмыцкий язык // Православный собеседник. 1910. № 7;

Очерки по истории распространения христианства среди монгольских племён: В 2 ч. Казань, 1916.