Авыл 1710–1711 еллардан мәгълүм. 1930 елларга кадәрге рәсми чыганакларда Туктамыш Көек исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1888 елда төзелә), мәктәп, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 605,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Балтач шәһәр җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Кызыл шахтер” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Ганиев), 1952 елдан – “Кызыл Байрак” колхозы, 1959 елдан Ленин исемендәге колхоз составында, 1996 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп эшли, 2010 елда ябыла.

Хәзер китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.К.Зәкиев (1962–2017) – техник фәннәр кандидаты, “Урал гражданнар авиациясе заводы” акционерлык җәмгыяте баш конструктор бүлегенең ныклык секторы башлыгы (2014–2017 елларда).

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 252,
1897 елда – 291,
1908 елда – 321,
1920 елда – 345,
1926 елда – 270,
1938 елда – 304,
1949 елда – 272,
1958 елда – 169,
1970 елда – 174,
1979 елда – 161,
1989 елда – 114,
2002 елда – 130,
2010 елда – 127,
2015 елда – 148 кеше (татарлар).