Биографиясе

1925 елның 3 гыйнвары, Арча кантоны, хәзерге Балтач районы Яңгул авылы – 2002 елның 1 августы, шунда ук.

ФЗӨ мәктәбен (1940 ел, Донецк шәһәре), агрономнар курсларын (1952 ел, Казан) тәмамлый.

1941–1942 елларда Чиләбе трактор заводында, Балтач районының «Яңа тормыш» колхозында эшли.

1942 елның августыннан Кызыл Армиядә.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче җиңел артиллерия бригадасының 54 нче җиңел артиллерия полкында (5 нче удар армиянең 6 нчы артиллерия корпусы 2 нче артиллерия дивизиясе) орудие командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Эстония, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссия һәм Польшаны азат итүдә (1944–1945 еллар), Берлинны алу операциясендә (1945 ел) катнаша.

1945 елның 23 апрелендә Берлин өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

Берлин биналарының берсенә Кызыл флаг элә, ул җитәкчелек иткән расчёт сугышның бер тәүлегендә дошманның 9 станлы пулемётын, орудиесен юк итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945 ел) Балтач районы «Сельхозтехника»сында слесарь, Яңгул авыл советы рәисе (1948–1949 еллар), Балтач районы «Большевик» колхозы рәисе (1953–1955 еллар), «Сельхозтехника»да нормировщик (1956–1990 еллар) булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Г.Г.Гарифуллин исемен Яңгул авылындагы бер урам йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин