Географик урыны

Мари Республикасы һәм Киров өлкәсе белән, шулай ук Татарстан Республикасының Арча, Кукмара, Саба районнары белән чиктәш.

Балтач районы территориясеннән Казан – Пермь, Балтач – Шәмәрдән автомобиль юллары уза.

Гомуми мәгълүмат

Оешу вакыты – 1932 елның 2 марты

Район үзәге – Балтач шәһәр тибындагы поселок

Мәйданы – 1094,5 кв.км

2017 елга халык саны – 33 540 кеше

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 77

Тарихы

1920 елга кадәр Балтач районы территориясе Казан губернасының Казан өязенә һәм Вятка губернасының Малмыж өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантонына, 1930–1932 елларда Түнтәр районына керә.

Түнтәр районы 1930 елның 10 августында үзәге белән Түнтәр авылында оештырыла. Оештырылган вакытында районга 60 авыл советы, 99 торак пункт керә, анда 61 969 кеше (шулардан 52 072 кеше – татарлар, 936 кеше – руслар, 8961 кеше – башкалар) яши.

1932 елның 2 мартында район үзәге Балтачка күчерелү сәбәпле Балтач районы итеп үзгәртелә.

Балтач районының чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәрә. 1940 елда аның мәйданы – 584 кв. км, халкы – 25,5 мең кеше, 17 авыл советы, 40 торак пункт исәпләнә.

1958 елда Балтач районына таркатылган Чепья районы территориясе кушыла (1938 елның 4 августында үзәге белән Чепья авылында оештырыла, 1940 елда районның мәйданы 521 кв. км тәшкил итә, 51 торак пункт керә, халык саны – 24,8 мең кеше).

1960 елда район 1094 кв.км мәйданны били, аңа 15 авыл советы, 89 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Балтач районы таркатыла, аның территориясе Арча районына бирелә.

1965 елның 12 гыйнварында яңадан торгызыла, мәйданы – 1092 кв.км, халкы – 31,7 мең кеше, 15 авыл советын, 81 торак пунктны берләштерә.

2015 елга районның мәйданы 1094,5 кв.км тәшкил итә, халкы – 33 752 кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 8 115, авыл халкы – 25 637 кеше.

Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы 1 кв.км га 31 кеше.

Административ-территориаль бүленеш

Район составына Балтач шәһәр җирлеге (шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Көек, Көекбаш, Курмала авыллары) һәм 17 авыл җирлегенә берләштерелгән 77 торак пункт керә:

  • Борбаш (Борбаш, Алан, Борбаш Сәрдегәне авыллары);
  • Борнак (Борнак, Карык-Серма, Яңа Тау, Иске Торҗа авыллары);
  • Югары Субаш (Югары Субаш, Көшкәтбаш, Каенсар, Түбән Субаш, Сасна Пүчинкәсе авыллары);
  • Карадуган (Карадуган, Югары Кенә, Таузар, Арбаш, Кенәбаш, Түбән Кенә авыллары);
  • Куныр (Куныр, Кургем, Шода, Дорга, Курамьял, Күскем, Улисьял, Ямбурово);
  • Кече Лызи (Кече Лызи, Зур Лызи I, Югары Ушма, Түбән Ушма, Урта Ушма (Шуйгырт) поселогы);
  • Норма (Норма, Кариле, Кили, Чапшар, Нормабаш, Пүскән авыллары);
  • Нөнәгәр (Нөнәгәр, Чутай, Комаров-Завод, Тархан поселогы);
  • Пыжмара (Пыжмара, Әтнә, Сәрдек, Югары Сәрдек, Иске Пукшинер авыллары);
  • Салавыч (Иске Салавыч, Биктәш, Яңа Салавыч, Салавыч Сәрдегәне авыллары);
  • Смәил (Смәил, Сизнер авыллары);
  • Сасна (Түбән Сасна авылы);
  • Урта Көшкәт (Түнтәр, Урта Көшкәт, Пор-Кутеш, Сала-Көшкәт авыллары);
  • Чепья (Чепья, Арбор, Мельничный, Иске Чепья, Сырья, Тагашур, Яңгырчы авыллары);
  • Шеңшеңәр (Шеңшеңәр, Ор);
  • Шубан (Югары Шубан, Зур Лызи II, Түбән Шубан, Ярак-Чурма, Гондыр (Аю авылы) авыллары);
  • Яңгул (Яңгул, Иске Көшкәт).

Геологик төзелеше

Балтач районы валсыман зоналар белән катлауланган Төньяк-Татар тектоник гөмбәзенең төньяк-көнбатыш авышлыгында урнашкан.

Өслеге Пермь системасының Казан һәм Уржум яруслары утырмаларыннан тора. Казан ярусы токымнары Шушма елгасы үзәнлекләре сөзәклекләренең түбәнге өлешендә кызыл төстәге комташлар, конгломератлар, известьташлар һәм балчык катламнары белән ачыла.

Сөзәклекләрнең урта һәм югары өлешләрендә һәм субүләрләрнең иң биек участокларында алар Уржум ярусының комташ һәм конгломератлар катламлы чуар төсле балчыклар белән каплана.

Дүртенчел катламнар утырымы бөтен җирдә күзәтелә: сөзәклекләрдә – элювиаль һәм делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар, елга тугайлары һәм террасаларында аллювиаль, күбесенчә комлы, сирәгрәк балчыклы токымнар рәвешендә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә төзелеш ташы, вак таш, известь алу өчен кирпеч балчыгы, известьташ һәм доломитлар чыганаклары эшкәртелә.

20 дән артык торф чыганагы ачылган.

Рельеф

Рельефы 160–180 м биеклектәге күтәренке эрозион-телгәләнгән тигезлектән гыйбарәт.

199 м га кадәр булган иң зур биеклекләр районның көнбатышында Арбор елгасының уңъяк яр буенда урнашкан. 65 м лы иң кечкенә биеклеге Кубыр елгасы тамагында Шушма елгасы тугаенда.

Шушма елгасының үзәннәре һәм аның сул кушылдыклары белән калкулык 20–30 км озынлыктагы һәм 4–8 км киңлектәге берничә елга арасы һәм увалларга бүленә. Субүләр өслек төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба 195 м дан 175 м га кадәр түбәнәя. Увалларның сөзәклекләре меридиональ юнәлештә зур булмаган үзәннәр белән телгәләнгән.

Увалларның көньяк һәм көньяк-көнбатыш сөзәклекләре күбесенчә текә һәм кыска, чагыштырмача су эрозиясенә чыдам, каты төп токымнар булып тезелгән, шуның нәтиҗәсендә рельефның эрозион формалары бары тик зур булмаган ерымнар рәвешендә күренә.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш битләүләре сөзәк, озын, көпшәк дүртенчел балчыклы туфраклы һәм ерым эрозиясенә көчле дучар ителгәннәр, коры үзәннәр үсеш алган.

Районның көньягында Шушма үзәне һәм Казансуның югары агымы арасында, Идел һәм Вятка арасында биеклеге 200 м булган субүләр уза.

Климат

Климат уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм салкынча җәй, уртача салкын һәм карлы кыш.

Уртача еллык һава температурасы +3,2°С, гыйнвар –12,8°С, июль +19,1°С, абсолют минимум –48°С, абсолют максимум +36°С.

Салкын булмаган вакыт озынлыгы уртача 143 көн.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 520 мм, җылы чорда 360 мм тәшкил итә.

Тотрыклы кар катламы ноябрь уртасында барлыкка килә, апрельнең икенче декадасы башында бетә. Кар катламының уртача биеклеге – 37 см.

Җил юнәлеше: ел әйләнешендә – көньяк-көнбатыш (20,1%) һәм көнбатыш (15,9%), кышын – көньяк-көнбатыш (22,8 %) һәм көньяк (19,6%), җәен – төньяк (16,8%) һәм төньяк-көнчыгыш (13,8%).

Су ресурслары

Районның төп су артериясе – Шушма елгасы, ул Арча районы территориясендә башлана (озынлыгы 100 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,37 км/кв.км тәшкил итә, межа вакытындагы су чыгымы 1,4 куб.м/с.

Шушма елгасының иң зур сул кушылдыклары – Арбор, Кубыр, Көшкәт елгалары, озынлыгы 26–45 км, бассейннарда елга челтәренең уртача тыгызлыгы 0,3–0,4 км/кв.км.

Елгалар тотрыклы рәвештә җир асты сулары белән туена, яр буйларында чишмәләр чыга.

Елга үзәннәре асимметрик, сул авышлыклары текә, урыны белән урман каплаган, уңъяк авышлыклары сөзәк, сөрелгән.

Районның көньягында сул кушылдыклары белән Норма елгасы ага, башы Шушма һәм Казансу субүләре авышлыгында (озынлыгы 13 км, елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/кв.км), көньяк-көнбатышта Хәтнә елгасы (озынлыгы 16 км, елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/кв.км) ага.

Туфрак

Туфрак капламы тайга-урман зоналары тибында. Территориянең якынча 25%ы делювиаль балчыклы туфраклар һәм балчыклардагы кәсле-уртача көлсу туфрак кушылмасыннан тора. Шушма белән Казансу һәм Кесмәс субүләренең тигезләтелгән участокларын һәм Шушма һәм Көшкәт елга арасының көнбатыш өлешен били.

Барлык территориядә – субүләр авышлыкларының югары һәм урта өлешләренә туры килгән ачык-соры урман туфраклары, авышлыкларның түбән өлешендә, күбесенчә районның төньяк өлешендә соры урман туфраклары таралган.

Карбонат токымнар чыккан урыннарда кәсле-карбонатлы селтесезләнгән туфраклар формалашкан (территориянең 10%ы).

Урман ресурслары

Урманнар елга үзәннәренең текә сөзәклекләрен били. Урманнар белән капланган мәйдан 11,6 мең га тәшкил итә (территориянең 10,6%ы).

Яфраклы урманнар өстенлек итә – каенлык, усаклык, юкәлекләр. Шушма елгасының сул яры буенда чыршы һәм ак чыршылы нарат һәм имән урманнары очрый.

Районның көньягында Казансу һәм Шушма арасындагы субүләрдә су саклау өчен мөһим булган ылыслы урманнар очрый.

Урман мәйданнарының яртысын диярлек кеше утырткан агачлар тәшкил итә.

Фауна

Хайваннар дөньясында сөйрәлүчеләрнең 5 төре (тузбаш, соры тузбаш, гади кара елан, җитез кәлтә һәм тереләй тудыручы кәлтә), җир-су хайваннарының 6 төре (соры гөберле бака, үлән, күл, буа бакалары, гади тритон, кызыл корсаклы су “үгезе”) очрый.

Имезүчеләрдән төлке, бүре, янутсыман эт, тиен, кондыз, ак куян һәм үр куяны, кабан дуңгызы, поши, кәҗәболан яши.

Кошларның 60 тан артык төре бар: күп санда – кызылтүш, сары башлы кәрлә тургай, бакча чыпчыгы, шәфәкъ чыпчыгы, алдагыч әрәмә чыпчыгы, чыршы чукыры, чикерткә нарат чыпчыгы, көрән башлы песнәк, кара песнәк, күкшә, сары чыпчык; сирәк төрләрдән – байгыш, озын койрыклы ябалак, чырайсыз ябалак, төкле аяклы ябалак, карчыгасыман ябалак, ак ябалак.

Саклана торган территорияләр

Табигый-тыюлык фонды 3950 га тәшкил итә (район территориясенең 3,6%ы).

“Балтач” табигый комплекслы заказнигы иң зурысы санала, гомуми мәйданы 3452 га булган Арча урманчылыгының 2 урман участогын үз эченә ала:

  • Карадуган участогы – тарихи исеме – "Бай урманы" (“Муса урманы”) Шушма елгасының сул яры буендагы катнаш урман;
  • Нормабаш участогы Бөре – Норма һәм Норма – Кесмәс елгалары субүләрләрендә ак чыршылы чыршы һәм юкә урманын үз эченә ала.

Район территориясендә табигатьнең ландшафт истәлеге участокларының берсе – “Кул белән утыртылган урман” (1987 ел) бар, анда 80 яшьлек нарат һәм чыршылар үсә, алар генетик-селекцион сыйфатлары буенча үрнәк булып торалар.

Шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан, барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле Каракүл (мәйданы 1,6 га, тирәнлеге 18 м га кадәр, озынлыгы 200 м, иң зур киңлеге 130 м, ял итүчеләрнең яраткан урыны) һәм Шушма елгасы табигать истәлеге санала (икесе дә 1978 елдан).

Арча һәм Балтач районнары территориясендә урнашкан Сорнар аучылык тыюлыгы шулай ук саклана торган табигать объекты. 1965 елда оештырыла, гомуми мәйданы 14,4 мең га. Тыюлыкта поши, кабан дуңгызы, төлке, янутсыман эт, бурсык, сусар, селәүсен, сасы көзән, Америка чәшкесе, тиен, ак куян, көртлек, боҗыр очрый, Татарстанның Кызыл китабына кергән төрләрдән ак ябалак яши.

Икътисад

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз, сарык, куян асрау үсеш алган.

Авыл хуҗалыгының файдаланыла торган җирләре – 88,1 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр 74,4 мең га (2017 ел) тәшкил итә. Уҗым арышы, сабан бодае, арпа, солы, борчак, җитен, көнбагыш, рапс игелә, бәрәңге үстерелә.

Ел саен уртача 100 мең тоннадан артык бөртекле ашлык, 67 мең тонна сөт, 6 мең тонна ит җитештерелә.

2017 елда районда 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли: “Татарстан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Алга”, “Арбор”, “Борнак”, “Борбаш”, “Дуслык”, Тукай исемендәге, Тимирязев исемендәге, “Маяк”, “Сорнай”, “Труд”, “Уңыш”, “Якты юл”, “Яңа тормыш”, Смәил авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Игенче”, “Кама”, “Кызыл юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр.

2001 елда районда 25 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән 2 колхоз, 2 совхоз, 21 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 3 ярдәмче хуҗалык була.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә тупланган: “Балтачагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, “Азык”, “Арча”, “Балтач май-сөт комбинаты” , “Балтач икмәк пешерү комбинаты”, “Водстрой”, “Гидроремонт”, “Гранит”, “Мелиоратор”, “Меховщик”, “Минерал”, “Стройсервис”, “Стройремтех”, “Энергетика” МДСУ-1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр башлыча хәзерләү-эшкәртү комплексында эшлиләр.

Мәгариф

2017 елда районда 36 гомуми белем бирү мәктәбе эшли, шул исәптә 15 башлангыч, 7 тулы булмаган урта, 14 урта (лицей һәм 2 гимназия) мәктәп, 22 мәктәпкәчә балалар учреждениеләре.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә:

  • Балалар сәнгать мәктәбе,
  • Балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе (филиаллары Кариле һәм Яңа Салавыч авылларында),
  • “Хыял” күп профильле яшьләр үзәге,
  • “Факел” күп профильле яшүсмерләр клубы (Түбән Сасна авылында филиалы бар),
  • Шеңшеңәр авылында “Батыр” яшьләр үзәге.

Мәдәният

Хәзерге вакытта районда Мәдәният йорты, 21 авыл мәдәният йорты, 24 авыл клубы, 34 китапханә, 4 музей бар.

1967 елдан Чепья авылында “Халыклар дуслыгы” төбәк тарихы музее эшли, экспозициясендә 1320 саклау берәмлеге бар (оештыручысы – Г.Г.Галиев).

1991 елдан Шода авылында М.Фәйзи музей-утары эшли. Музей-утар комплексына йорт (1903 ел), мәчет (1902 ел) һәм хуҗалык корылмалары керә. Фондта 600 саклау берәмлеге бар, экспозиция М.Фәйзинең тормышы һәм иҗатына багышлана.

Карадуган авылында М.Җәлил (1976 елдан), “Себер тракты тарихы” (1995 елдан) музейлары эшли (оештыручысы – Б.Ш.Зыятдинов), экспозициянең мәйданы 245 кв.м, 5 меңнән артык саклау берәмлеге бар. Музейлар сәүдәгәр М.М.Мөлековның ике катлы йортында урнашкан.

Районда 146 үзешчән халык иҗаты клублары эшли, шуларның дүртесенә “халык” исеме бирелгән:

  • “Балкыш” җыр һәм бию ансамбле (1976 елдан, 1996 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.С.Әминов),
  • Халык театры (1976 елдан, 2003 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.С.Әминов),
  • “Шулдыр жыт” удмурт фольклор ансамбле (1986 елдан, 1991 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – И.В.Ермаков),
  • халык уен кораллары оркестры (1989 елдан, 1990 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.Н.Гарипов).

Районда 39 мәчет, 4 чиркәү бар.

Район территориясендә нигездә Казан ханлыгы һәм удмуртларның урта гасырлар тарихына нисбәтле 15 археология истәлеге табыла.

1932 елдан “Хезмәт” (“Труд”) – “Азьлане” район газетасы (беренче исеме – “МТС”, 1936 елдан – “Югары уңышка” (За высокие урожаи”), 1965 елдан – хәзерге исемендә) татар һәм удмурт телләрендә нәшер ителә.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасында 55 учреждение эшли: үзәк район хастаханәсе, 3 дәвалау амбулаторясе, 51 фельдшер-акушерлык пункты.

Спорт тормышы

Спорт инфраструктурасы “Балтач” тау-чаңгы базасы (2004 елдан), Спорт сарае (2010 елдан), “Дулкын” бассейны (2018 елдан), 16 спорт мәйданчыгын үз эченә ала.

Танылган кешеләре

Балтач районында:

мәгрифәтче И.В.Яковлев;

дин һәм җәмәгать эшлеклеләре К.Вахаб һәм Г.А.Апанаев;

Советлар Союзы Геройлары В.Г.Булатов, Г.Г.Гарифуллин, Г.Г.Гыйльметдинов, Х.И.Ибраһимов, Б.С.Рәхимов, Х.С.Сабиров;

Россия Герое О.Н.Исаев;

Социалистик Хезмәт Геройлары Г.Г.Габдрәхимов, К.С.Гозәеров, А.З.Зарипов, С.Н.Нәфикова;

язучы һәм шагыйрьләр Г.С.Медведев, С.М.Мөлеков, Г.С.Мөхәммәтшин, Н.М.Никифоров, Х.Рахман;

фән һәм мәдәният эшлеклеләре И.Г.Абдуллин, И.Ф.Абдуллин, Ф.Г.Әкбәров, Ф.Г.Әхмәдиев, Ф.З.Әхмәтханов, Х.Ә.Әшрәфҗанов, Ф.З.Баязитова, Г.Г.Вәлиев, Г.Г.Гарифҗанов, Н.С.Гарифьянов, И.К.Заһидуллин, И.М.Закиров, Б.Д.Залещанский, Ш.Х.Зарипов, В.Б.Зыятдинов, А.Ш.Зыятдинов, Р.М.Ибраһимов,Ә.М.Мазһаров, Ф.Ф.Минһаҗов, Л.И.Минһаҗова,  Р.Ш.Мостафин, Р.М.Мөхәммәтшин, Д.С.Сәлахова, К.З.Тумашева, И.Ф.Фәләхов, Р.Г.Фәхретдинов, Т.Г.Һадиев, Р.Г.Хәйретдинов, Г.Г.Хәлиуллин, Р.С.Хөсәенов;

СССРның халыкара класслы спорт остасы Ф.Ф.Фәйзерахманова туган.

Район үсешенә:

  • ТАССРның атказанган агрономы, “Татарстан” колхозы рәисе (1971–1996 елларда) Х.Г.Галимуллин (1932 елда туган),
  • ТАССР һәм РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, алдынгы “Якты юл” колхозы рәисе (1969–2001 елларда) Х.Г.Гәрәев (1935 елда туган) зур өлеш кертә.

Дин эшлеклесе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (1842–1919) тормышы һәм эшчәнлеге дә Балтач районы белән бәйле. Ул 1877–1918 елларда Түнтәр авылы мәчетендә имам-хатиб һәм мәдрәсәдә мөдәррис була.