Эчтәлек

Авылга XVIII йөз башында нигез салына.1920 еллар уртасына кадәр Түбән Субаш авылы белән бер Субаш авылын тәшкил итә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 588,5 дисәтинә тәшкил итә.

1888 елдан авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли, 1911 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Югары Субаш авыл җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Р.Исмәгыйлев), 1959 елдан – “Большевик” колхозы, 1976 елдан – Тукай исемендәге колхоз составында. Соңрак Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы. Халкы күбесенчә Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1931 елда яңа бина төзелә), 1943 елда – җидееллык, 1964 елда – сигезьеллык, 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1991 елда яңа бина төзелә).

1995 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла. Оештыручылары – К.Г.Заһидуллин, И.И.Николаев. Экспозиция авыл һәм мәктәп тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга багышлана, якынча 500 саклау берәмлеге бар.

1932 елдан уку өе, 1940 елдан клуб эшли. Хәзер авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Халык саны

1782 елда – 127 ир заты;
1876 елда – 129,
1886 елда – 225,
1926 елда – 563,
1938 елда – 698,
1958 елда – 288,
1970 елда – 283,
1979 елда – 306,
1989 елда – 317,
2002 елда – 403,
2010 елда – 414,
2015 елда – 432 кеше (татарлар).