Император Екатерина II нең 1766 ел 14 декабрь манифесты буенча яңа законнар җыелмасын эшләү өчен оештырыла. Комиссия составына дәүләт учреждениеләреннән (Сенат, Синод һ.б.), дворяннар катлавыннан, шәһәрләрдән, крәстияннәрнең, казакларның, утрак тормышлы рус булмаган халыкларның кайбер категорияләреннән депутатлар керә. Депутатлар саны даими булмый (518–580 кеше).

Татар халкы исеменнән А.Еникиев (Пенза провинциясе), К.Иштирәков (Пермь провинциясе), А.Сәетов (Казан провинциясе), Я.Арсланов (Вятка провинциясе), Я.Даутов, М.Юсупов (Зөя провинциясе), Б.Идебирдиев (Сембер провинциясе), С.Хәлфин (Казанның татар бистәләре), Р.Алкин (Казан өязе), С.Телмиев (Әстерханның Казан бистәсе), И.Хансәетов (Себер губернасы), Я.Мангушев (Алатырь провинциясе), У.Ишмаков (Тамбов провинциясе), В.Юлгушев (Шацк провинциясе), А.Даушев (Исет провинциясе), М.Ибраһимов, А.Максютов (Оренбург губернасы), М.Пулатаев (Сәет бистәсе), И.Таиров (Ставрополь провинциясе) эш алып баралар.

Депутатларга кайбер өстенлекләр бирелә: тән газапларыннан, җәзалардан һәм үлем җәзасыннан азат булу; аларга нинди дә булса мыскыллау яисә зыян салуда гаеплеләр икеләтә җәзага тартыла. Моннан тыш депутатларга бер еллык хезмәт хакы билгеләнә. Депутатларны Яңа канунннар эшләү комиссиясенә сайлаганда наказлар исемлеге төзелә, алар алга таба комиссия утырышларында укыла. Татар халкы наказларында социаль-икътисади тормышның төрле проблемалары чагылыш таба; мәсәлән, Сембер өязе йомышлы морзалары һәм татарлары үз җирләренең кимүен, «казна хезмәтенең», «җан башыннан салым» түләүнең авырлыгын һ.б.ны күрсәтәләр.

Казан татарлары хакимиятләрдән рекрутлыкка чакырулардан, «җан башыннан салым» түләүләрдән, мунчалардан алына торган «оброктан килгән акчалардан» азат итүне; аларга алга таба да каршылыксыз сәүдә белән шөгыльләнергә рөхсәт бирүне сорыйлар. Татарларның наказларында шулай ук көчләп чукындыруны туктату; аларның дини хисләрен яклауны закон нигезендә тәэмин итү зарурлыгы турында да әйтелә. Татар депутатлары Яңа канунннар эшләү комиссиясе утырышларында фикер алышуларда актив катнашалар, сәүдә, мәхкәмә процессы, дин белән бәйле хәлләр хакында үз карашларын белдерәләр. Элеккеге татар феодаллары даирәсе вәкилләре социаль статусларын торгызырга омтыла: А.Еникиев үзләренең ата-бабаларын «тумыштан кенәзләр, морзалар һәм йомышлы татарлар» дип белдерә, аларны «гади һәм лаек булмаган ясаклы крәстияннәр һәм башка лаек булмаган татарлар белән ...» тиңләштермәскә тәкъдим итә. Яңа канунннар эшләү комиссиясе каршында күпсанлы «хосусый комиссияләр» оештырыла, аларда закон проектларын алдан эшләү алып барыла. С.Хәлфин — «Халыкны, игенчелекне, йортлар төзелешен арттыру, торулыклар, кул эшләре, сәнгать һәм һөнәрләр турында» комиссиясенә, А.Еникиев — «җыемнар рәвешен һәм чыгымнар рәвешен карау өчен» әгъза булып сайланалар.

Моннан тыш ул 1768 елның 22 ноябрендә император Екатерина II янына керергә рөхсәт ителгән вәкилләр составына сайлап алына. Яңа канунннар эшләү комиссиясе эшчәнлеге уңышсыз төгәлләнә. 1769 елдаЕкатерина II комиссиянең гомуми җыелышын тарата, хосусый комиссияләр 1773 кә кадәр эшләвен дәвам итә. Татар халкының Яңа канунннар эшләү комиссиясендә күрсәтелгән кайбер теләкләре Екатерина II нең татарларның дин тоту иреген тану (1773), аларның каршылыксыз сәүдә итүе (1776), татар морзалары һәм Россия дворяннары хокукларын тигезләү турындагы (1784) Фәрманнарында гәүдәләнә.

Чыганаклар

Сборник Императорского Русского исторического общества. СПб., 1969. Т. 4; 1871. Т. 8; 1875. Т14; 1881. Т. 32; 1882. Т. 36; 1885. Т. 43; 1889. Т. 68; 1894. Т. 93; 1900. Т. 107; 1903. Т. 115; 1907. Т. 123; 1911. Т. 134; 1914. Т. 144; 1915. Т. 147.

Әдәбият

Ташкин С.Ф. Инородцы Поволжско-Приуральского края и Сибири по материалам Екатерининской законодательной комиссии. Оренбург, 1921; 

Валиуллин И.Р. Деятельность татарских депутатов в Уложенной комиссии 1767 — 1769 гг. // Проблемы истории, культуры и развития языков народов Татарстана и Волго-Уральского региона. К., 2003. Вып. 2.

Автор — И.Р.Вәлиуллин