Эчтәлек

Татар телендә хәл фигыльнең 5 төре бар. Алар түбәндәге кушымчалар ярдәмендә ясала:

1) -ып/-еп, -п: барып, килеп, сайлап;

2) -а/-ә, -ый/-и: бара-бара, көтә-көтә, сайлый-сайлый;

3) -гач/-гәч, -кач/-кәч: баргач, күргәч, кайткач, үскәч;

4) -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче: барганчы, килгәнче, кайтканчы, киткәнче;

5) -ышлый/-ешли: барышлый, үтешли.

Лексик-семантик яктан хәл фигыльнең башка фигыль формалары кебек үк башкаручыга бәйле эш-хәлне, процессны белдерә, әмма махсус морфологик күрсәткечләре булмый: (мин, син, ул, без, сез, алар) кайткач. Татар хәл фигыле фигыль белән белдерелгән эш-хәлне башкаручының эшен дә, шулай ук башка зат яки предметның эшен дә белдерә ала: кайткач күрдем — мин кайткач күрдем; син (ул һәм башклар) кайткач күрдем.

Морфологик яктан хәл фигыльдә фигыльгә хас грамматик категорияләр чагылыш таба: барлык-юклык белән төрләнә (кайткач-кайтмагач), юнәлеш формаларын ала (күреп, күренеп, күрелеп, күрешеп, күрсәтеп), эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә (кайтыштыргач, кайтып беткәч, кайтып торгач).

Хәл фигыльгә вакыт грамматик категориясе хас түгел. Эш-хәлнең сөйләм моментына мөнәсәбәтеннән чыгып, хәл фигыль үзе ачыклаган икенче фигыль белән вакыт ягыннан төрле мөнәсәбәттә була, мәсәлән, елмаеп сөйли (ике эш тә бер үк вакытта, ягъни сөйләм моментында башкарыла); елмаеп сөйләде (хәл фигыль төп эштән алдагы эшне, ягъни сөйләм моментына кадәрге эшне белдерә) һ.б.

Синтаксик яктан хәл фигыль җөмләдә хәл һәм иярчен җөмләнең хәбәре булып килә.

Әдәбият

Татар грамматикасы: Морфология. М.–Казан, 2002. Т. 2; 

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006; 

Юлдашев А.А. Соотношение деепричастных и личных форм глагола в тюркских языках. М., 1977;

Тумашева Д.Г. Татарский глагол. Казань, 1986.

Автор – Ф.М.Хисамова