Биографиясе

1845 елның 8 октябре, Санкт-Петербург — 1917 ел, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

1860 елда имам Шамил гаиләсе белән бергә Төньяк Кавказдан Санкт-Петербургка китерелә.

Россия дворян балаларына тәгаенләнгән өстенлекле хәрби уку йорты — 2 нче кадетлар корпусын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1863).

1877–1878 еллардагы Рус-төрек сугышында катнаша.

1860 елдан Россия армиясендә хәрби хезмәттә: майор (1874), подполковник (1878), полковник (1883), генерал-майор (1900).

1877 елдан — 6 нчы Оренбург казак полкы, 1884 елдан — 3 нче Оренбург казак полкы, 1900 елдан 1 нче Кавказ казак дивизиясенең 2 нче бригадасы командиры.

1900 елның октябрендә отстав кага чыга. 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче дәрәҗә Изге Святослав орденнары белән бүләкләнә. Татар бәкләре Тәфкилевләр нәселеннән килгән Г.С.Тәфкилевага өйләнә. Отставкага чыкканнан соң, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, Санкт-Петербургның мөселманнар җәмгыятен җитәкли. Санкт-Петербургта җамигъ мәчет салу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе, мәхәллә җыены тарафыннан төзелгән һәм эчке эшләр министры П.А.Столыпин раслаган төзелеш комитеты составында була (1906).

1891 елда Шәехгали хатыны белән бергә аның нәселдән килгән утарында — Вятка губернасындагы Шаршады авылында (хәзер Әгерҗе районында) мәчет төзетә.

Әдәбият   

Отчёт Мусульманского благотворительного общества Санкт-Петербурга. СПб., 1909; 

Ибрагимов Г. Татары в революции 1905 года. К., 1926; 

Аминов Д. Ислам в Санкт-Петербурге. СПб., 1993; 

шул ук. Татары в Санкт-Петербурге: Ист. очерк. СПб., 1994; 

Надырова Х. Деревянное культурное зодчество Волго-Камья: истоки и традиции. К., 2006.                

Автор — М.Ш.Бәдретдинова