Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1936 елда оештырыла. Мәйданы – 8847 кв.км. Үзәге – Куйбышев шәһәре (Новосибирск шәһәреннән 316 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 58346 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2143 кеше (1970 елда – 719, 1979 елда – 904, 1989 елда – 968 кеше, 2002 елда – 2412 кеше).

Татарлар Куйбышев шәһәрендә (2002 елда – 1029 кеше), Бергуль (619), Омь (360), Шагиры (345), Кульча (59) авылларында яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр район территориясендә 3 мәчет була.

1996 елдан 2013 елга кадәр районда 2 татар мәктәбе эшли, аларда татар теле предмет буларак өйрәнелә. Хәзерге вакытта татар теле Кама авылы мәктәбендә факультататив дәрес буларак укытыла.

2001 елдан милли мәдәниятне үстерү өлкәсендә Татар милли үзәге зур эш башкара. 2014 елдан төрле торак пунктларда Сабан туе бәйрәме үткәрелә.