Биографиясе

1912 елның 20 феврале, Казан губернасы, Казан өязе Неялово авылы, Питрәч районының хәзер юкка чыккан авылы — 1944 елның 8 марты, Украина ССРның Тернополь өлкәсе Подволочиск шәһәр тибындагы поселогы.

Кызыл Армия сафларына чакырылганчы (1942) туган авылында һәм Казанда ашханәдә пешекче булып эшли.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 армиянең 8 нче укчы дивизиясе 310 нчы укчы полкта укчы. Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск (1943), Днепр елгасы өчен сугышларда (1943), Уңъяк яр Украинаны (1943–1944) азат итүдә катнаша.

1943 елның 22 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Украинаның Чернигов өлкәсе Навозы авылы тирәсендә беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичә һәм плацдармда гитлерчылар белән кул сугышында катнаша.

Супруновка авылы (Украина ССРның Подволочиск районы) өчен барган сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Питрәч районының Питрәч һәм Олы Бутырка авылларында урнаштырыла, шул ук авыл урамнарына исеме бирелә.

Әдәбият  

Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 118;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 162, 164, 171, 173.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина