Биографиясе

1834 елның 2 мае, Санкт-Петербург шәһәре – 1902 елның 15 марты, Казан шәһәре.

Дерпт университетын тәмамлый (1863 ел).

Казан университетында эшли (1896 елга кадәр), минералогия кафедрасы мөдире (1865 елдан), берничә тапкыр физика-математика факультеты деканы; бер үк вакытта (1868–1881 еллар) Ветеринария институты директоры вазифаларын башкаручы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Идел буе төбәгенең геологиясе һәм минералогиясенә карый. Ф.Ф.Розен Казан губернасы территориясендәге неоген-дүртенчел чор утырмалары төзелешен җентекләп тасвирлый.

Казан университетының Минералогия музеен үзгәртеп оештыра. Казан табигыятьчеләр җәмгыятен оештыручыларның берсе.

1881 елда университетның студентлар сходкасын яклап чыккан бердәнбер профессор.

Хезмәтләре

Предварительный отчёт о геологических исследованиях в Казани и её окрестностях // Протоколы заседаний Об-ва естествоиспытателей при Имп. Казан. университете за 1869–70. 1870. Ч. 1.

О послетретичных образованиях по Волге и Каме в Казанской губернии // Тр. 4 съезда Рус. естествоиспытателей в Казани. Казань, 1879.