Географик урыны

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан, республиканың Әлмәт, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1935 елның 10 февралендә оештырыла.

Үзәге – Зәй шәһәре.

Мәйданы – 1861,6 кв.км.

Халык саны 2017 елда – 55133 кеше (2010 елдагы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарлар – 57,5%, руслар – 39,2%, чуашлар – 1,4%).

Район составына 86 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Уфа губернасының – Минзәлә һәм Казан губернасының Чистай өязләренә керә, 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә һәм Чистай, 1922 елдан Чаллы кантонында, 1930–1935 елларда ТАССРның – Акташ, Сарман, Ширәмәт, Чаллы районнарында.

Зәй районы 1935 елның 10 февралендә оештырыла. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 1237 кв.км тәшкил итә, халкы – 42,6 мең кеше, 32 авыл советы, 96 торак пункт була.

1959 елның 26 мартында таркатылган Акташ районы территориясенең бер өлеше Зәй районына керә. 1960 елда районның мәйданы – 1624,5 кв.км тәшкил итә, 1 поселок һәм 18 авыл советын, 115 торак пунктны берләштерә. ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Зәй районы таркатыла, территориясе Әлмәт һәм Чаллы районнарына бирелә.

1972 елның 1 ноябрендә район яңадан торгызыла. 1995 елда Әлмәт районының Иске Ялан авылы Зәй районына күчү белән тулысынча рәсмиләштерелә.

Административ-территориаль бүленеше

2017 елда район территориясе 1861,6 кв.км тәшкил итә, халык саны – 55133 кеше (2010 елдагы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарлар – 57,5%, руслар – 39,2%, чуашлар – 1,4%). Шәһәр халкы – 40366 кеше, авыл халкы – 14767 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 29,9 кеше).

Район составына шәһәр (Зәй шәһәре, Карамалы поселогы) һәм 22 авыл җирлегенә бүленгән 86 торак пункт керә:

  • Аксар (Аксар, Буресарай, Икенче Бөгелде, Иске Тәкмәк, Яңа Тәкмәк, Перцовка, Өченче Бөгелде авыллары),
  • Александр Бистәсе (Александр Бистәсе, Киселёвка авыллары, Кызылъяр, Урал поселоклары),
  • Баграж (Урта Баграж, Югары Баграж, Сарсаз-Баграж авыллары),
  • Бигеш (Бигеш, Югары Лоҗы, Карман, Кәрәкәс, Түбән Лоҗы, Байрак авыллары),
  • Бохарай (Бохарай, Алкино, Апач, Шунак авыллары),
  • Югары Мәлем (Югары Налим, Налим авыллары),
  • Югары Пәнәче (Югары Пәнәче, Бура-Киртә, Алмалы, Түбән Пәнәче, Урта Пәнәче авыллары),
  • Югары Шепкә (Югары Шепкә, Имәнлебаш, Иске Пәлчикәү, Кече Пәлчикәү, Самарсау авыллары, Кызыл Юл поселогы),
  • Гулькин (Гулкин, Иске Ялан авыллары),
  • Дуртмунча (Дуртмунча, Зичәбаш, Кабан-Бастрык авыллары),
  • Кадер (Кадер, Федот, Әхмәт, Киселёвка, Туңылҗа авыллары),
  • Түбән Биш (Түбән Биш, Кушъелга, Бишсубаш, Шыкмай авыллары),
  • Яңа Спас (Яңа Спас, Ирнә, Яңа Бүсерәк, Иске Бүсерәк авыллары),
  • Поповка (Поповка, Дмитров, Яңа Налим авыллары),
  • Поручик (Поручик, Нератовка, Сәрәпәле, Камышинка, Канаш, Яңа Пәлчикәү авыллары),
  • Сәвәләй (Сәвәләй, Караелга, Шумыш авыллары),
  • Сармашбаш (Сармашбаш, Федоровка, Кадек авыллары),
  • Яктыкүл (Яктыкүл, Пустынка, Утяшкино авыллары),
  • Иске Маврино (Иске Маврино, Яңа Маврино авыллары),
  • Төги (Төги, Алексеевка, Олы Батрас, Яңавыл, Салкын чишмә авыллары),
  • Урсай (Урсай авылы),
  • Чыбыклы (Чыбыклы, Өнбия, Суык Чишмә авыллары).

Геологик төзелеше

Район Көнчыгыш Кама аръягында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк тармагы чикләрендә урнашкан. Зәй районы территориясе Токмово гөмбәзенең Көньяк (Әлмәт) күтәрелмәсенең төньяк-көнбатыш өлешенә карый. Кристаллик нигез 1600−1700 м абсолют тирәнлектә ята.

Геологик яктан Зәй районы территориясенең өслеген Пермь, неоген һәм дүртенчел чор утырмалары төзи. Пермь утырмалары иң борынгылардан санала һәм Уфа, Казан, татар ярусы токымнарыннан тора. Уфа ярусы составында комсу-балчыксыл токымнар: карбонатлы һәм алевритлы балчыклар, комсыл балчыклар, комташлар өстенлек итә; яруста мергель, доломит һәм известьташларның зур булмаган санда катламнары бар. Барлык катламнар өчен кызыл-көрән төснең күбрәк булуы хас. Уфа ярусы утырмаларының калынлыгы 40 м га кадәр җитә һәм Дала Зәе елгасы үзәне сөзәклегенең түбәнге өлешләрендә (елга юлы янында) җир өслегенә чыгалар.

Районның мәйданының шактый гына өлеше 2 асъяруска бүлеп йөртелүче Казан ярусы утырмалары белән капланган. Түбән Казан асъярусы токымнары известьле тыгыз балчыклардан тора, алар өстендә чатнаган известьташлар катламы ята. Югары Казан асъярусы төрле физик-геологик шартларда: өлешчә – коры җирдә, өлешчә – лагуналарда һәм диңгез бассейннарының аз сулы кибә баручы култыкларында барлыкка килгән лагуна-континенталь формацияләр утырмаларыннан тора. Асъярус составында чуар төстәге балчыклар һәм азрак кына известьташ катламлы мергельләр өстенлек итә. Дала Зәе, Урман Зәе, Зичә елгалары үзәннәре сөзәклекләрендә Казан ярусы утырмалары өслеккә чыгалар.

Татар ярусы утырмалары аеруча калкурак участокларны – субүләр һәм субүләр яны мәйданнарын били. Элеге ярус известьташ катламлы комсу-балчыксыл токымнардан тора. Дала Зәе , Урман Зәе, Зичә елгаларының борынгы үзәннәренең тирән уемнарында (борынгы үзәннәр, хәзерге үзәннәрдән сулдарак) ком һәм комташ катламлы балчык һәм алевритлардан торучы 100 м га кадәр калынлыктагы неоген утырмалары үсеш алган.

Дүртенчел чор утырмалары субүләр һәм елга үзәннәренең өслеген каплаучы элювиаль һәм делювиаль токымнардан тора (калынлыгы тигез калкулыкларда берничә метрдан сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә 10−15 м га кадәр); аларның составында авыр комсыл балчыклы һәм балчыксыл ком катламнары белән төрле бөртекләрдән торучы комнар бар. Дүртенчел чор токымнарына шулай ук уртача зурлыктагы елгаларның тугаен һәм тугай өсте террасаларын төзүче аллювий керә. Аллювиаль утырмалар составына ком, комсыл балчык, балчыклы ком керә; түбәнге өлешләрдә –вакташ-чуерташлар.

Рельеф

Рельеф төзелешендә яруслылык нык үсеш алган. Түбәнге ярус плиоцен ахырында 160−180 м биеклектә – дүртенчел чор башында формалашкан. Территориянең төп өлеше плиоценда барлыкка килгән 200−240 м биеклекләрдә урнашкан. Зәй һәм аның кушылдыклары Урман Зәе һәм Зичә елгаларының аллювиаль террасалары аккумулятив өслекләр хасил итә. Елгалар һәм субүләр арасындагы яссы калкулыгының киңлеге буразналар кебек шактый гына ераклыкка сузылып, 1−2 дән 4−5 км киңлеккә җитә.

Яссы калкулык рельефның төп элементларын барлыкка китерүче төрле текәлектәге сөзәклекләр белән әйләндереп алынган. Сөзәклекләрнең өслеге чокырлар, сыза, даими һәм вакыты-вакыты белән генә агучы су юллары белән ергаланган.

Аеруча зур Дала Зәе һәм Урман Зәе елгаларының үзәннәре өчен сөзәклекләр асимметриясе хас: уңъяк сөзәклекләр текә һәм сулъяктагылар авыш. Бу елгаларда беренче һәм икенче тугай өсте террасалары ачык күренә. Террасаларның югары комплексы денудацион процесслар нәтиҗәсендә артык үсеш алмаган.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә 19 нефть чыганагы, шул исәптән запаслары буенча иң зур Ромашкино (350 миллион тоннадан артык) һәм Яңа Елховой (300 миллион тоннага якын) чыганаклары урнашкан. Төп нефть катламнары җиңел, күкертле, парафинлы, сумалалы; карбон нефтьләре – авыр, югары күкертле, парафинлы, югары сумалалы типка керәләр. Ромашкино чыганагы 1952 елда сәнәгый эшкәртелә башлый.

Пермь утырмалары коллекторларында битум очрый, әмма аларның сәнәгый тупланышы Зәй территориясеннән көнбатыштарак үсеш алган.

Районда 4 руда булмаган файдалы казылмалар карьеры эшкәртелә:

  • Юкәле керамзит балчыклар чыганагы (Шепкә елгасының уң кушылдыгы Юкәле елгасы үзәнендә, Аксар авылыннан көнчыгыштарак),
  • Бөгелде комвак чуерташ кушылмасы чыганагы (Зәй елгасының сулъяк яры, Икенче Бөгелде һәм Өченче Бөгелде авыллары янында),
  • Иске Маврино мергель чыганагы (Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы үзәне, Иске Маврино авылы янында),
  • Иске Пәлчекәү кирпеч комсыл балчыгы чыганаклары (Зәй елгасының сулъяк яры, Иске Пәлчекәү авылы янында).

Климат

Зәй районы Көнчыгыш Кама аръягы климатик районында урнашкан һәм азмы-күпме салкынча, явым-төшемнәр белән тигез дәрәҗәдә дымланмаучы җәй һәм чагыштырмача салкын һәм аз карлы кыш белән сыйфатлана. Иң җылы ай − июль (һаваның уртачы айлык температурасы 19,7оС), иң салкын ай – гыйнвар (һаваның уртача айлык температурасы −12,7оС). Уртача еллык температура – 3,8оС.

Район буенча кояшның гомуми еллык радиациясе 3600−3800 МДж/кв.м тәшкил итә. Беренче кыраулар көзен уртача – 22 сентябрьдә, соңгы кыраулар язын 10 май тирәләрендә күзәтелә. Салкын булмаган чорның озынлыгы – 134 көн.

Уртача еллык явым-төшемнәр − 494 мм, шул исәптән җылы чорда (апрель−октябрь) − 342 мм. Тотрыклы кар капламы уртача ноябрь урталарында ята. Кар капламының кыш буена иң зур биеклеге март башында билгеләнә һәм уртача 33 см га җитә. Тотрыклы кар капламы уртача 8−9 апрельдә эри. Кар капламының яту озынлыгы − 143−144 көн.

Ел дәвамында, башлыча, көньяк (28,7%) һәм көньяк-көнбатыш (14,9%), җәен төньяк (19,2%) һәм төньяк-көнбатыш (17,5%), кышын көньяк (39,7%) һәм көньяк-көнбатыш (15,7%) юнәлештәге өстенлек итә.

Су ресурслары

Районның географик челтәре Зәй сусаклагычы, елгалар, буа, күл һәм сазлыклардан гыйбарәт.

Зәй сусаклагычы 1962 елда Зәй дәүләт район электр станциясе һәм суыту буасы төзү сәбәпле Дала Зәе елгасында булдырыла. Буа Кармалы елгасы тамагыннан 0,5 км түбәндәрәк ясалган. Сусаклагычның мәйданы гадәти этем сулары биеклегендә 20,45 кв.км тәшкил итә. Суының күләме – 100 миллион куб.м, уртача тирәнлеге – 3,8 м, озынлыгы – 10 км (ташу вакытында 15 км га җитә), иң зур киңлеге – 2,5 км.

Елгаларның күпчелеге Кама елгасының сул кушылдыгы – Дала Зәе елгасы бассейнына карый. Дала Зәенең озынлыгы 211,3 км (район чикләрендә – 72,5 км), су җыелу мәйданы – 5 мең кв.км (район чикләрендә – 0,85 мең кв.км).

68 кушылдыгы бар, шуларның 21е − Зәй районы территориясендә, иң зурлары (сул) – Урман Зәе (60,8 км) һәм Зичә (40,2 км). Түбән агымында Урман Зәе елгасы белән кушылган урыннан Зәй исемен белән йөртелә. Елга тамагында суының уртача күпьеллык чыгымы15,6 куб.м/с.

Урман Зәе районны көньяктан төньякка таба кисеп чыга, елганың озынлыгы – 60,8 км, сайлыкларда тирәнлеге – 0,2−0,3 м, плесларда – 1,2 м га кадәр, суының уртача еллык чыгымы – 1,45 куб м/с.

Зичә районның көнбатыш өлешендә көнчыгыштан көнбатышка таба ага. Кече Ирнә елгасы (Урман Зәе елгасының уң кушылдыгы) тугай һәм тугай өсте террасалары булган тирән һәм киң (2 км га кадәр) асимметрияле үзән белән характерлана, тамагында суының уртача еллык чыгымы – 0,82 куб.м/с.

Районда су өслегенең гомуми мәйданы якынча 31,2 га булган 100 гә якын күл бар. Күлләрнең күпчелеге елга тугайларында, аеруча Дала Зәе тугаенда урнашкан (Яктыкүл, Иске Тәкмәк авыллары янында һәм Зәй шәһәреннән көнбатыштарак мәйданы 1 әр га булган 3 күл). Күлләр озынча яки ураксыман формада, аларның тирәнлеге 2−3 м, суының запасы 55 мең куб.м. Күлләр ял итү урыны буларак файдаланылалар, төче су чыганагы булып торалар.

Район территориясендә гомуми мәйданы 3,47 кв.км булган 190 сазлык бар. Барлык сазлыклар уйсу типтагыларга керәләр, су көйләү әһәмиятенә ияләр, төрле хайван һәм үсемлек төрләренең тереклек итү урыны булып торалар.

Туфрак

Зәй районының туфрак капламында урман-дала зонасы өчен типик соры урман туфраклары һәм кара туфраклар өстенлек итә, авыл хуҗалыгы җирләренең тиңдәшле рәвештә 45% һәм 33% ын тәшкил итәләр.

Аксыл-соры урман туфраклары Урман Зәе елгасының уң кушылдыкларының субүләрендә районның көнчыгыш чиге буйлап тар полоса булып таралганнар. Соры һәм кара-соры астиплары Дала Зәенең сул кушылдыклары бассейнында һәм Зичә елгасы бассейнында районның төньяктагы калкулыклы өлешендә барлыкка киләләр. Соры урман туфраклары өчен ана токым булып сары-көрән делювиаль комсыл балчыклар һәм балчыклар, шулай ук гумуслы горизонтка коңгырт-соры төсмер бирүче чуар төстәге элювиаль Пермь токымнары тора.

Коңгырт-соры урман туфраклары тигез участокларда һәм субүләрләр сөзәклекләренең өске өлешендә яталар, еш кына балчыксыл гранулометрик составлы булалар. Урман Зәе елгасының уң кушылдыклары (Мәлем һәм Баграж елгалары), Дала Зәенең урта агымындагы сул кушылдыклары бассейнарында киң таралганнар.

Кара туфраклар, нигездә, селтесезләнгән (авыл хуҗалыгы җирләренең 22% ы) һәм көлсуланган (10%) астиплардан тора. Селтесезләнгән кара туфракларның зур мәйданнары Дала Зәе – Урман Зәе – Кече Ирнә елгалары арасында, Зәй елгасының сулъяк яры буенда тупланган. Көлсуланган кара туфраклар, нигездә, Зәй сусаклагычыннан төньяктарак субүләр мәйданнарны һәм елга үзәннәренең авыш сөзәклекләрен били.

Кара туфраклар – районның аеруча уңдырышлы туфраклары. Составында гумусның 6% һәм күбрәк, алмашу үзлегенең югары, нейтраль реакцияле, үсемлекләрнең азот һәм көл туклану элементларының шактый күләмдә булуы белән характерлана.

Известьле токымнар чыккан урыннарда, еш кына ташлы, профиле үсеш алып җитмәгән типик кәсле-карбонатлы туфраклар барлыкка килә; көпшәгрәк токымнарда балчыксыл, нейтраль мохит реакцияле селтесезләнгән кәсле-карбонатлы туфраклар формалаша. Елгагаларның тугайлы участокларында югары гумуслы болын-кара туфраклары ята.

Флора

Район урман-дала зонасының төньяк өлешендә урнашкан, аның өчен киң яфраклы урманнарның далаланган болын һәм болын-дала фрагментлары белән чиратлашуы хас. Нигездә, өрәңге-юкә-имән урманнары һәм киң яфраклы токымнар катнаш усак һәм каен урманнары таралган. Кече Ирнә елгасының сулъяк ярында киң яфраклы-нарат һәм наратлы-үләнле урманнар участогы бар.

Территориянең урманлылыгы 28,5% тәшкил итә. Баграж, Сәрәпәле, Карамалы, Лоҗы һәм Чупай елгалары бассейннары, Дала Зәе үзәненең уңъяк сөзәклеге аеруча урманлы.

Көтү йөртү шартларында урман эчендә кыяклы-рудераль көтүлек болыннары модификацияләшүе бара. Ташлы туфракларда дала ксерофитлары катнаш төрле үләнле-кылганлы болынлы дала формацияләре барлыкка килгән.

Районның биологик төрлелеген көпшәле үсемлекләрнең 803 төре тәшкил итә. Сирәк һәм сакланылучы төрләрдән Себер ахшам миләүшәсе, төз тәпичә, озын сабаклы тәпичә, җиләк тукранбаш, сарана лалә, сөңгесыман какалия, диңгез кугалып үләне, язгы утчәчәк, йолдыз чәчәк, биек испәрәк һәм башкалар үсә.

Фауна

Район территориясендә урманнарда тереклек итүчеләрдән: гади сукыр тычкан, керпе, гади тиен, урман йоклачы, ак куян, сусар, төлке, кәҗәболан; кошлардан – соры ябалак, йорт ябалагы, зур чуар тукран, көртлек, бүдәнә карчыга, гади урман күгәрчене, гади солы чыпчыгы, соры чебенче һәм башкалар очрый.

Дала фаунасы вәкилләре: имезүчеләрдән − дала көзәне, сөркә-байбак, җирән йомран, соры әрлән, үр куяны, җирән кыр тычканы; кошлардан – күк карга, сары корташар, һөдһөд, соры көртлек, бытбылдык, дала торымтае, сабан тургае, гади солы чыпчыгы, имәнлек чыпчыгы һәм башкалар билгеләнгән. Сулыкларда ондатра, елга һәм чумгалак үрдәкләр, су тавыгы, зур һәм кече күлбога, челән очрый.

Җир-су хайваннарыннан күл һәм буа бакалары, су “үгезе”, яшел гөберле бака, гади тритон яши. Зәй сусаклагычы төзелү белән акчарлаклар һәм крачкалар саны артты.

Ихтиофаунада 20 дән артык төр исәпләнә: алабуга, корбан балык, карп, чуртан һәм башкалар.

Урман йоклачы, зур күлбога, кыр карчыгасы, болын карчыгасы, соры торна, дала кара еланы, инеш керкә балыгы һәм башкалар ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Зәй районының биологик төрлелеге флора һәм фаунаның 1091 төрен, шул исәптән көпшәле үсемлекләрнең 803 төрен һәм хайваннар дөньясының 288 вәкилен үз эченә ала. Төрләр буенча биотөрлелек коэффициенты 0,62.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә саклаулы табигать объектлары: Дала Зәе, Баграж тыюлыгы, “Бохарай наратлыгы” табигать истәлегенең бер өлеше урнашкан.

Ландшафтлы табигать истәлеге “Бохарай наратлыгы” Бохарай авылыннан көнчыгыштарак, Кече Ирнә елгасының уңъяк ярында урнашкан (1989 елда билгеләнә, гомуми мәйданы 448,9 га, шуның 252,8 га ы Зәй районындагы участокны били). Бөгелмә яссы калкулыгының төнья тармаклары сөзәкәклекләрендә үсүче төрле яшьтәге нарат утыртмаларыннан гыйбарәт (120 яшькә кадәр). Өрәңгеле-каенлы имәнлекләр, өрәңгеле һәм тубылгылы каенлыклар, төрле үләнле юкәлекләр, күрәнчәле усаклыклар таралган. Чишмәләр күп. Урман-дала шартларында ылыслы урманны берләштерүче гаҗәеп матур табигать почмагы.

1978 елда Дала Зәе елгасы табигать истәлеге булып билгеләнә, район территориясен ике бертигез уң- һәм сулъяк өлешләргә бүлеп, төньяк юнәлештә ага.

Районның төньяк-көнчыгыш өлешендә 1987 елда 41,8 га мәйданда Баграж аучылык тыюлыгы билгеләнә. Аучылык фаунасына: поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, селәүсен, төлке, үр куяны, ак куян, сусар, Америка чәшкесе, сөркә-байбак керә.

Икътисад

Зәй районы икътисадының төп тармагы – авыл хуҗалыгы. Сабан бодае, көзге арыш, шикәр чөгендере, арпа, карабодай, борчак, бәрәңге игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре − 115,4 га, шул исәптән сөрүлек җирләр 84,1 мең га мәйданны били (2018 ел). Район шикәр чөгендере үстерү буенча республикада лидерлар рәтенә керә: 2018 елда 9167 га дан 400 мең тоннадан артык җыеп алына.

Терлекчелекнең төп тармагы булып ит-сөт терлекчелеге, кошчылык тора. Барлык хуҗалык категорияләрендә − мөгезле эре терлек 22,9 мең баш, барлык авыл хуҗалыгы учреждениеләрендә кошлар 109,5 мең баш тәшкил итә (2018 ел).

5 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән эре “Восток”, “Зәй шикәре”, “Зәй”, “Нива” агрофирмалары һәм 81 фермер хуҗалыгы эшли (2004 елда 3 агрофирма, 7 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 181 фермер хуҗалыгы була).

Район үзәгендә Россиядә иң зурлардан булган Зәй дәүләт район электр станциясе, заводлар: “Аккурайд Уилз Руссиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (автомобильләр өчен көпчәк дисклары җитештерү буенча), “Зәй шикәре” ачык акционерлык җәмгыяте һәм башка күп кенә эре предприятиеләр урнашкан.

Аерым авыл җирлекләре территориясендә файдалы казылмалар чыгару, азык-төлек продукциясе, төзелеш материаллары җитештерү буенча һәм башка предприятиеләр эшли.

Юллар челтәре

Район территориясеннән Әгерҗе – Акбаш тимер юлы, Чаллы – Әлмәт, Зәй – Сарман автомобиль юллары уза.

Мәдәният

Районда 40 авыл мәдәният йорты һәм клубы, “Энергетик” мәдәният сарае, район һәм шәһәр мәдәният йортлары бар. Алар каршында 130 дан артык төрле клуб үзешчән сәнгать оешмалары, шул исәптән 12 се “халык” исемен йөртә:

  • “Русская душа” вокаль, “Мирас” җыр һәм бию, “Җиләк” керәшен фольклор ансамбльләре,
  • “Гамма Джаз” эстрадатынлы уен кораллары оркестры,
  • “Мальвина” курчак театры,
  • “Магия” хореография төркеме,
  • “Ядегәр” театр, “Гранд” вокаль коллективлары (барсы да Зәй шәһәрендә);
  • Аксар авылында “Тургай” татар драма коллективы,
  • Сәвәләй авылында “Сәвәләй” керәшен фольклор, Имәнлебаш авылында “Җәүһәр” татар фольклор, Гулкин авылында “Палан” чуаш фольклор ансамбльләре эшли.

34 китапханә, Зәй төбәк тарихы музее, киноучреждение бар.

30 мәчет, 6 чиркәү эшли.

Рус телендә “Новый Зай” (2007 елдан), татар телендә “Зәй офыклары” (1990 елдан) район газеталары басыла ( рус һәм татар телләрендә 1935−1963 елларда “Красный Зай” – “Кызыл Зәй”, 1972 елдан “Знамя дружбы – “Дуслык байрагы” газеталары чыга).

Зәй районы территориясендә, нигездә, буралы курган һәм Имәнкискә культурасына караган 20 дән артык археология истәлеге − туктаулыклар һәм авыллыклар, шулай ук Иске Пәлчикәү шәһәрлеге табыла.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 23 гомуми урта белем бирү һәм төп мәктәпләр, 23 балалар бакчасы, 8 өстәмә белем бирү учреждениесе (Балалар иҗат йорты, Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар музыка мәктәбе, Сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе, 4 балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе), политехник коледж эшли.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасында Зәй шәһәрендә Үзәк район хастаханәсе һәм поликлиникалар, Бигеш, Югары Шепкә, Сәвәләй авылларында амбулаторияләр, 50 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Спорт инфраструктурасы 195 спорт объектын берләштерә (шул исәптән “Яшьлек” боз сарае, “Энергия” стадионы, йөзү бассейны белән спорт-сәламәтләндерү комплексы, “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге).

Танылган кешеләре

Зәй районы:

  • Советлар Союзы Герое Г.Ф.Ларионов;
  • Социалистик Хезмәт Герое В.Д.Григорьев, М.Н.Хөснетдинова;
  • Дан орденының тулы кавалеры А.А.Васильев,
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавлеры М.Х.Гыйльфанов;
  • дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Р.Т.Биктаһиров, И.С.Герасимов, М.Ф.Долгов, Г.Е.Емельянов, Й.В.Курмашев, М.К.Михайлов, Р.А.Низамов, Ә.Г.Таҗетдинов, М.Х.Хәсәнов;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре В.В.Агапов, В.А.Акатьев, Р.Батулла, И.Ә.Гайсин, М.Е.Герасимов, Ю.Ф.Гортышев, Н.И.Дунаев, А.Е.Ефимов, Ф.Ф.Зарипов, Д.Н.Красильников, З.М.Кузнецова, Х.Й.Миңнегулов, Г.В.Мөхәммәтҗанова, К.Я.Наякшина, Г.И.Тавлин, Ф.Н.Төхвәтуллин, Ф.Ш.Хуҗин, Р.Х.Шәймәрдәнов-Фәтхуллин;
  • спортчы, олимпия чемпионы Ф.П.Симашев һәм башкаларның туган җире булып тора.

Юкка чыккан авылларның күренекле кешеләре: В.Д.Григорьев (1932, Кече Баграж поселогы – 2005) – Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган химигы, икътисад фәннәре докторы, “КВАРТ” акционерлык җәмгыяте башлыгы (1970−2005 елларда), Ленин ордены (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүче район җитәкчеләре:

  • Җ.А.Әхмәтҗанов (1972−1977 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Зәй районы комитеты беренче секретаре);
  • Ф.Ә.Вәлиев (1990 елдан халык депутатларының Зәй районы һәм 1993−1995 елларда берләштерелгән советы рәисе),
  • Т.П.Воропаева (2008−2014 елларда район администрациясе башлыгы),
  • А.Т.Карпов (1972−1982 елларда Зәй район башкарма комитеты рәисе);
  • Р.Ш.Фәрдиев (1999−2008 елларда район администрациясе башлыгы),
  • Р.М.Хәмәдиев (1993−1999 елларда район һәм шәһәр администрациясе башлыгы).