Биографиясе

1921 елның 16 августы, Казан — 1993 елның 23 ноябре, шунда ук.

Мәскәү консерваториясен (В.Белый һәм Ю.Шапоринда композиция классы һәм В.Эпштейнда фортепиано классы) тәмамлый (1950).

Бөек Ватан сугышы башлангач, Казанга эвакуацияләнә: Татар радиосында пианист-аккомпаниатор булып эшли. 1942–1945 елларда Мәскәү Хәрби округының Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итә; армия җыр һәм бию ансамблендә пианист-аккомпаниатор буларак чыгыш ясый, ансамбль өчен хәрби тематикага шактый җырлар яза.

СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1948 елдан даими рәвештә РСФСР һәм ТАССР Композиторлар берлекләренең идарә әгъзасы булып сайлана).

1950–1952 елларда Казан консерваториясендә укыта: композиция һәм камера ансамбле класслары алып бара.

1952 елдан үзен тулысынча композиторлык һәм башкару эшчәнлегенә багышлый.

Иҗаты

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Рөстәм Яхин. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Яхин татар мелосына хас үзенчәлекләрне үзенчә шәрехли, Көнбатыш Европа һәм рус романтик композиторлары традицияләреннән уңышлы файдалана. Искиткеч аһәңле, кабатланмас көйләр тудыру остасы.

Яхин әсәрләре башкаручыларны һәм тыңлаучыларны гармониягә, хис-кичерешләргә байлыгы белән җәлеп итә. Татар камера-вокаль һәм камера-инструменталь (нигездә, фортепиано) музыкасы үсешенә төп өлеш кертә. Композиторның романсларында һәм җырларында лирика диапазоны бик киң — якты, хыялга бай, элегик хис-кичерешләрдән алып сокландыргыч-экспрессив, драматик рух югарылыгына кадәр.

Аеруча популяр әсәрләре: «Мәхәббәт җыры» (Г.Тукай шигыре), «Ышанам» (Л.Айтуганов шигыре), «Безнең әниләр», «Ак җилкән» (М.Ногман шигырьләре), «Дулкыннар» (М.Җәлил шигыре), «Китмә, сандугач» (Г.Зәйнашева шигыре), «Керим әле урманнарга» (Г.Мөхәммәтшин шигыре), «Күңелемдә яз» (Г.Насретдинов шигыре), «Шекспирның 109 нчы сонеты» («Сонет Шекспира №109», С.Маршак тәрҗемәсе) һ.б.

Аеруча фортепиано өчен язылган әсәрләрендә Яхинның индивидуальлеге тулысынча тормышка ашырыла. Аларда ул композитор һәм профессиональ пианист буларак ачыла. Аның «Оркестр белән фортепиано өчен концерт»ы, фортепиано пьесалары («Вальс-экспромт», «Юмореска», «Токката», «Ноктюрн» һ.б.) милли концерт һәм уку-укыту репертуарының төп һәм аеруча еш башкарыла торган әсәрләреннән санала.

Яхин иҗатында фәлсәфи, гражданлык, патриотик тематикага язылган әсәрләр мөһим юнәлеш ала. М.Җәлил шигырьләренә «Моабит төрмәсендә» вокаль циклы аеруча игътибарга лаек. «Туган ягым» җырына ул язган көй ТРның Дәүләт гимнына әверелә (1993).

Яхин — концертлар куючы беренче татар пианисты (солист, концертмейстер, ансамблист). Аның репертуарын үз әсәрләре, шулай ук Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары музыкасы тәшкил итә.

Яхин СССР, Финляндия (1968), Югославиядә (1977) зур уңыш белән чыгышлар ясый; солист буларак Г.Столяров, Г.Рождественский, Ф.Мансуров, Н.Рахлин, В.Павлов (Болгария) һ.б. дирижёрлар белән симфоник концертларда катнаша.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1959). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Мирасы

Яхинның әсәрләре, нигездә, барлык Татарстан музыкантлары репертуарын тәшкил итә, шулай ук республикадан читтә зур танылу ала. Төрле елларда аның әсәрләрен А.Огнивцев, А.Ведерников, А.Днишев, Р.Джаманова, А.Кривченя, Е.Серкебаев, Г.Туфтина, Н.Поставничева кебек популяр җырчылар; З.Шаһморзаева, Х.Әхтәмова һ.б. скрипкачылар башкара.

Татар опера һәм балет театрында куелган «Фидаи» балеты Яхин музыкасының кызыклы шәрехләмәләреннән берсен (1987, Р.Такташ һәм Л.Исакова либреттосы) тәшкил итә. Нәшер ителгән җыентыклар (30 дан артык) һәм фортепиано концерты клавиры, Яхин әсәрләренең фондта сакланган аудио- һәм видеоязмалары (300 дән артык) аның иҗат мирасына ихтыяҗ зур булуны раслый.

Истәлеге

2003 елдан Казанда Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсы уздырыла. Казанда Яхинга һәйкәл куелган (2017), ул яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган, бер урам аның исемен йөртә.

Төп әсәрләре

«Урал» (К.Даян шигыре), «Идел» (Р.Харис шигыре) кантаталары; «Кояшлы яңгыр» (Р.Харис шигыре), «Яшерен сагыш» (татар шагыйрьләре шигырьләре) вокаль цикллары; Фортепиано өчен сюита, Соната; «Җәйге кичләр» фортепиано циклы; Скрипка һәм фортепиано өчен соната, «Поэма», «Сүзсез җыр» («Песня без слов»), «Борынгы көй» («Старинный напев»); виолончель һәм фортепиано өчен «Элегия»; 450 дән артык романс һәм җыр.

Әдәбият

Композиторы Советского Татарстана. К., 1957; Шумская Н.А. Рустем Яхин. М., 1958; Виноградов Ю.В. Рустем Яхин — композитор и пианист // Композиторы Российской Федерации. М., 1981. Вып. 1; Исанбет Ю.Н. Рустем Яхин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986; Рустем Яхин: Материалы. Письма. Воспоминания. К., 2002; Рустем Яхин: Стиль творчества. К., 2002; Рустем Яхин в воспоминаниях современников. К., 2004; Композиторы Татарстана. М., 2009.

Автор — Ф.Ш.Салитова