Халык хуҗалыгының, социаль-мәдәни төзелешнең һәм адм.-сәяси эшчәнлекнең аерым тармаклары белән идарә итүне гамәлгә ашыра.

ТАССР Халык комиссариатларының хокукый асылы Бөтенроссия ҮБКның һәм РСФСР ХКСның «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы хакында» Декретында (1920), РСФСР һәм ТАССР Конституцияләрендә, аерым Халык комиссариатлары хакындагы нигезләмәләрдә билгеләнә.

ТАССР Халык комиссариатларының эшчәнлеге ТАССР ХКС тарафыннан берләштерелә һәм юнәлтелә. РСФСР Халык комиссариатларына, ТАССР ҮБКна (1938 елдан Югары Советына), ТАССР ХКСна буйсыналар. ТАССР ХКС Рәисе тәкъдиме белән элек ТАССР ҮБК, 1938 елдан ТАССР ЮС, сессияләр арасында аның Президиумы тарафыннан билгеләнүләрен һәм вазифаларыннан азат ителүләрен республика ЮС раслаган халык комиссарлары җитәкчелек итә.

Татарстан АССРда

  • азык-төлек (1920–1924),
  • азык-төлек сәнәгате (1937 елдан),
  • дәүләт куркынычсызлыгы (1941, 1943 елдан),
  • җиңел сәнәгать (1932 елдан),
  • җирле сәнәгать (1934 елдан),
  • игенчелек (1920 елдан),
  • ит һәм сөт сәнәгате (1939 елдан),
  • коммуналь хуҗалык (1931 елдан),
  • мәгариф (1920 елдан),
  • сәламәтлек саклау (1920 елдан),
  • социаль тәэминат (1920 елдан),
  • сәүдә (1924 елдан),
  • тәэминат (1931–1934),
  • урман сәнәгате (1939 елдан),
  • финанс (1920 елдан),
  • хезмәт (1920–1933),
  • эчке эшләр (1920 елдан),
  • эшче-крәстияннәр инспекциясе (1920–1934),
  • юстиция (1920 елдан) халык комиссариатлары була.

ТАССР Халык комиссариатлары СССРның 1946 ел 15 март Законы, ТАССР ЮС Президиумының 1946 ел 28 март Указы, РСФСРның 1946 ел 25 июнь Законы һәм ТАССР ЮСның 1946 ел 19 июль карары белән ТАССР министрлыклары итеп үзгәртелә (кара Татарстан Республикасы министрлыклары).

Әдәбият          

Хафизов Ш.Ш. Развитие советской государственности татарского народа. К., 1966.

Автор — Е.Б.Долгов