Биографиясе

1919 елның 3 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Баулы авылы – 1982 елның 4 апреле, Азнакай районы Актүбә шәһәр тибындагы поселок.

1937–1939 елларда Баулы МТСында бригадир ярдәмчесе.

1946–1974 елларда «Татнефть» Җәмгыять Берләшмәсенең Азнакай бораулау эшләре идарәсендә моторчы, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы мастер (1950 елдан).

М.М.Гыймазов җитәкчелегендә нефть чыгару эшендә Татарстанда беренче тапкыр балчык измәсе урынына су кулланыла башлый. Ул җитәкләгән бригада системалы рәвештә скважиналарны рекордлы бораулау тизлегенә ирешә, Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы бораулау бригадасы дип таныла.

Герой исеме нефть һәм газ сәнәгате үсешендә ирешкән зур уңышлары өчен бирелә.

1958–1962 елларда СССР Югары Совет депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Актүбә посёлогында М.М.Гыймазов яшәгән йортка мемориаль такта куела (1997 ел).

Әдәбият

Нефть, газ и нефтехимия Татарии. Казань,1979. Т. 2;

Горник Г. Гимазов Мугалим Миназович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Ларичева Э.И. Дороже золота. Казань, 1988;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003

Автор – И.Н.Афанасьев