Гомуми мәгълүмат

Чуаш Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1927 елда оештырыла. Мәйданы –567,2 кв.км. Үзәге – Ялчик авылы (Чабаксар шәһәреннән 150 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 17950 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 332 кеше. Алар Сориле (1670 елдан мәгълүм, 2010 елда – 198 кеше), Яңа Бикшек (1924 елда нигез салына, 45 кеше) һәм Ялчик (87 кеше) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Кошки-Куликеево авылы башлангыч мәктәбендә укыту татар телендә бара, югары сыйныфларда татар теле предмет буларак өйрәнелә. Сориле авылы мәдәният йорты каршында «Татар халкының гореф-гадәтләре» түгәрәге эшли.

2008 елда «Через книгу – к согласию народов» төбәкара милли китап фестивале кысаларында «В дружной семье народов Поволжья» исеме астында Татар китабы көне, 2013 елда «Единство через культуру» милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Татарстан – Чувашия: мы единая Россия» Татар мәдәнияте көне үткәрелә.

Ике мәчет бар. Яңа Бикшек авылында җирле дини оешма эшли.