Дөньяда беренче даруханә VIII йөздә Багдадта ачыла.

Россиядә үсеше

Россиядә беренче даруханәне 1581 елда инглиз Дж. Френч нигезли (Иван IV нең кремль даруханәсе). Фармация өлкәсендә дәүләт идарәсе тарихы 1581 елда Даруханәләр палатасын оештырудан башлана, 1620 елда ул Даруханәләр приказы, 1714 елда Медицина канцеляриясе, 1802 елда Эчке эшләр министрлыгы медицина идарәсенең медицина советы һәм экспедициясе, 1811 елда Медицина советы һәм Медицина департаменты дип үзгәртелә.

Россия башкаласында хосусый даруханәләр челтәре Петр I чорында оеша башлый. Беренче ирекле даруханәләр Мәскәүдә (1701) һәм Санкт-Петербургта (1712) ачыла. 1827 елда Россиядә 400 даруханә исәпләнә.

1860 еллар башындагы реформалардан соң даруханәләр эше Россиядә дәүләт системасы дәрәҗәсенә күтәрелә.

Татарстанда үсеше

Татарстан җирлегендә борынгыдан дарулар җитештерү һәм таралуы мәгълүм. Дәвалау чарасы буларак болан мөгезләре, таш тозлар, мускус, белимнитлар, хайван тиресе көленнән майда изеп ясалган мазь, үсемлек яфраклары һәм чәчәкләре төнәтмәләре, бал һ.б. кулланылган. Сөлек ярдәмендә кан суырту гамәлдә булган.

Табиб һәм фармаколог Таҗетдин бине Юныс әл-Болгари үзенең фармакология буенча «әт-Тиръякъ әл-Кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») трактатында (1220) Идел Болгарында киң кулланылган үләннәрдән ясалган популяр дарулар рецептларын искә ала. Әбүгалисинаның «Тыйб гыйльме кануннары» китабы да мәгълүм була.

Казан губернасында беренче даруханәләр XIX йөз башында ачыла. Казанда провизорлар К.К.Клаус, Ф.Х.Грахе, И.И.Бренинг, А.Ф.Кешнер, Ю.Ш.Шварц зур даруханәләргә нигез салалар.

Ф.Х.Грахе фирмасы даруханәсенең (1855 елда нигез салына) дару складлары, фармакология матдәләре җитештерү лабораториясе була, анда җимеш сулары һәм минераль сулар, капсулаларда желатин әзерләнә, медик һәм бактериологик анализлар үткәрүгә заказлар алына (1905 елдан фирма хуҗасы медицина докторы Э.Ф.Грахе).

Беренче земство даруханәләре губернаның Чистай (1869), Тәтеш (1885) шәһәрләрендә ачыла. 1915 елда Казан губернасында 45 хосусый һәм земство даруханәсе санала, аларда 10 провизор һәм 187 фармацевт эшли.

1916 елда А.Е.Арбузов Стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм химия заводында салицил препаратлар (салицил кислотасы, салициллы әче натрий, аспирин, салол һ.б.) җитештерүне оештыра.

1918 елда РСФСР Халык Комиссарлары Советы даруханәләрне дәүләтнеке итү турында декрет чыгара, соңрак алар ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатына тапшырыла. Совет хакимияте елларында Э.Ф.Грахе һәм А.Ф.Кешнер даруханәләре Казанда дәүләт даруханә склады һәм даруханә кибетләре оештыру өчен нигез була. 1931 елда Э.Ф.Грахе фирмасы фармакология фабрикасы итеп үзгәртелә (кара: Татхимфармпрепаратлар).

1922 елда даруханәләр челтәре белән җитәкчелек итү өчен Татмедторг оештырыла (җитәкчесе М.Я.Лондон), соңрак – ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан даруханәләр идарәсе (директор-идарәче И.И.Беганский, аннары А.И.Сорокин). 1936 елда ул РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә (Даруханәләр идарәсе башлыклары З.С.Акчурин, Д.А.Аксёнов һ.б.).

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан даруханәләре складлары илнең тыл җирлеген даруханәләр продукциясе белән тәэмин итәләр. Казан провизорлары Г.Е.Вайнер, М.Н.Хируг, Г.Е.Азарх, Н.И.Шувагин, Н.Ф.Кирьянов, профессорлар Х.Х.Планельес һәм И.Покровский тырышлыгы белән ит комбинаты лабораторияләрендә сыек гематоген, адонилен, сахарин, спермин, ампулаларда сульфацил эретмәсе, ампулаларда камфара мае, Доверов опийлы порошогы ясала.

1946 елдан Татарстан даруханәләр идарәсе РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш даруханәләр идарәсенең Татарстан бүлегенә әверелә, 1968 елдаг республикада ТАССР Министрлар Советының Даруханәләр идарәсе эшли.

1970–1980 елларда Татарстанда даруханә учреждениеләре челтәре үсеше алга китә, квалификацияле белгечләр әзерләү камилләшә (Казан фармация училищесе, 1921 елдан; 1975 елдан Казан медицина институтының фармацевтика факультеты), халыкны дару препаратлары белән тәэмин итү яхшыра (ТАССР Министрлар Советының Даруханәләр идарәсе башлыклары М.Г.Байгильдина, Ф.Ю.Ярмөхәммәтова, М.Д.Анисимова һ.б.). 1986 елда Казанда товарларны автоматлаштырылган исәпкә алу мөмкинлеге булган механикалаштырылган эре даруханә склады гамәлгә керә. 1993 елда республикадагы даруханәләр саны норматив таләпләргә туры килә, матди базалары, башкарылган эш күләме санитария нормаларына һәм кагыйдәләренә җавап бирә.

1980 еллар башында Даруханәләр идарәсе «Фармация» җитештерү берләшмәсе итеп үзгәртелә. 1990 еллар башында берләшмә «Татарстанфармация» дәүләт предприятиесенә әверелә. Бер үк вакытта дәүләти булмаган фармация берәмлекләре төзелә.

Татарстанда Дәүләт даруханәләре системасы оешу 1997 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының фармация департаменты төзелүе, «Татарстанфармация» унитар предприятиесе һәм мөстәкыйль даруханәләр булдыру белән тәмамлана. Даруханәләр өлкәсендә дәүләтнең роле яңадан үсә башлый. Дарулар турында федераль закон (1998) кабул ителә.

2000 елның гыйнварыннан республикада медикаментоз тәэминатның дәүләт системасын үзгәртеп коруда яңа этап башлана. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында дәүләт һәм муниципаль даруханәләр нигезендә «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» дәүләт унитар предприятиесе оештырыла. Дәүләти булмаган даруханәләрнең дә активлыгы нәтиҗәсендә базарның даруларга ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә.

«Сәламәтлек» федераль программасын (2006) тормышка ашыру барышында шикәр диабеты, озакка сузылган склероз, онкологик һәм онкогематологик авыруларны дәвалау өчен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә, әгъзалары күчереп утыртылган авыруларны тернәкләндерү-реабилитацияләү чаралары күрелә.

2009 ел башына ТРда 1255 учреждение: 661 даруханә (471е хосусый), 43 хастаханә даруханәсе, 590 даруханә пункты, 2 киоск, 2 дару кибете эшли. Республикада дарулар белән тәэмин итү эшендә 4250 белгеч шөгыльләнә; бер кеше елга 3135 сумлык дару куллана.

Әдәбият

Варадинов Н. Аптекарский устав. СПб., 1880.

Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 г. Казань, 1914.

Зильберг И. На заре профессионального движения аптечных работников. М., 1926.

Фармарынок РТ: грядут перемены // Аптека. 1999. № 19–25.

Авторлар – М.Д.Анисимова, М.Г.Елисеева