Эчтәлек

Руханилар иерархиясендә хатип һәм имамнан түбәнрәк баскычта тора, әмма «мулла» атамасы еш кына «имам» төшенчәсенең (мөселман җәмгыятенең һәм җәмәгать намазының җитәкчесе) синонимы буларак та кулланыла.

Идел буе татарларында XVIII йөзгә кадәр мулланы мәхәллә әгъзалары сайлый, соңрак, Уфа дини Мөхәммәди канун Җыены оештырылгач (1788), мулла статусы дәүләт карарлары белән билгеләнә, раслану махсус дәүләт фәрманы нигезендә тормышка ашырыла. Рәсми рәвештә мулла рухани катлауга керми, раслануына кадәрге хәлендә кала бирә. Гадәттә, билгеле бер мәчеткә карый. Кеременең төп өлешен зәкят (Коръәндә каралган хәйрия салымы), гошер (мөселман җәмгыяте ихтыяҗлары өчен салым), дини йолалар башкарудагы түләүләр, шулай ук дини бәйрәмнәр вакытында бирелгән сәдакалар тәшкил итә.

XVI йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында, татарларның үз дәүләтчелеге булмаган чорларда, мөселман руханилары, шул исәптән муллалар халыкның рухи тормышын агартуда һәм оештыруда мөһим роль уйныйлар. 1990 еллардан башлап, ТРда мөселман җәмгыятьләре тергезелү белән бәйле рәвештә, муллалык вазифасы үсеш ала.

Шулай ук кара Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте, Мөселман руханилары.

Әдәбият     

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1999. Т. 1;

Ислам и мусульманская культура. К., 2007.