Биографиясе

1907 елның 23 июне, Воронеж губернасы Бирюч шәһәре — 1967 елның 30 гыйнвары, Мәскәү.

1930 елда Воронеж университетының медицина факультетын тәмамлагач, Воронеж, Горький шәһәрләрнең медицина учреждениеләрендә (1937–1955) эшли, бер үк вакытта, 1943–1951 елларда Горький медицина институты директоры.

1955–1967 елларда Казан ГИДУВында кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ашказаны асты бизен, ашказанын, үт юлларын хирургик дәвалауга карый.

Кравченко операциядән соң ашказаны асты бизенең калган өлешен эшкәртү ысулын тәкъдим итә (Кравченко ысулы).

Казанда беренче булып, тумыштан килгән йөрәк зәгыйфьлегенә (1956); аневризм булганда киңәйгән бот артериясен дакрон протез белән алмаштыру (1961), үңәчне һәм ашказанын бер вакытта кисеп алу (1966) операцияләрен үткәрә.

Хезмәтләре  

Материалы к хирургии поджелудочной железы. Г., 1947;

Применение антикоагулянтов при острой тромбоэмболии // Казан. медицина журн. 1963. № 4 (автордаш).

Әдәбият  

Жизнь и деятельность профессор П.В.Кравченко // Тр. Казан. ГИДУВа им. В.И.Ленина. 1969. Т. 26.