Биографиясе

1841 елның 3 марты, Казан губернасы, Лаеш өязе Девлезери авылы – 1901 елның 13 феврале, Санкт-Петербург.

Санкт-Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (1866), шунда ук, гомуми патология, гомуми терапия һәм диагностика кафедрасында, 1876–1892 елларда клиник патология һәм эчке авырулар терапиясе кафедрасы мөдире, профессор; бер үк вакытта (1872–1879) С.П.Боткин клиникасында эшли.

Хәрби медицина академиясендә (С.-Петербург) китапханәче вазифасын башкара, китап саклау эшен башлап җибәрүгә зур өлеш кертә.

1880–1901 елларда чыккан атналык «Врач» газетасына нигез сала һәм аңа мөхәррирлек итә.

Манассейн ярдәмгә мохтаҗ табибләр өчен махсус фонд оештыра.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ач тору вакытында тән тукымаларында бара торган катлаулы матдәләр алмашын өйрәнүгә, туберкулёзны башлангыч чорында ачыклауга карый.

Манассейн Санкт-Петербургта эчәргә яраклы дип табылган суларның күп авырулар китереп чыгаручы фактор булуын тикшереп исбатлый.

«Бактерияләрнең яшел кистовикка йогынтысы турында» («Об отношении бактерий к зелёному кистовику», 1871) хезмәтендә Манассейн беренче булып, пенициллин табылудан күпкә элгәрерәк, Penicillium glaucum күгәрек гөмбәсенең бактерияләргә каршы көрәшү сыйфатларын ачыклый.

Хезмәтләре

Материалы для вопроса о голодании: дис. ... СПб., 1869.

Әдәбият

Жбанкова Д. Памяти Вячеслава Авксентьевича Манассейна // Врачебное дело. 1926. № 1.

Чистович Н.Я. Из воспоминаний о Вячеславе Авксентьевиче Манассейне // Казанский медицинский журнал. 1926. № 2.

Арсеньев Г.И. В.А.Манассейн: Жизнь и деятельность. 1841–1901. М., 1951.