Географик урыны

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан.

Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе, Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Ютазы районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Баулы шәһәре.

Мәйданы – 1214,1 кв.км.

2017 елга халык саны (Баулы шәһәре белән) – 35347 кеше (2002 елгы халык исәбен алу буенча: татарлар – 66,3%, руслар – 21,1%, чуашлар – 4,5%, удмуртлар – 4,3%).

Район составына 40 торак пункт керә.

Тарихы

1850 елдан 1920 елга кадәр район территориясе Самара губернасының Бөгелмә өязе составына керә, 1920–1930 елларда – ТАССРның Бөгелмә кантонына, 1953 елда – Бөгелмә өлкәсенә карый.

Оешкан вакытта район составына 43 авыл советы, 116 торак пункт керә, аларда 51805 кеше яши (алардан татарлар – 30889, руслар – 11114, башка милләт халыклары – 9802).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә мәртәбә үзгәреш кичерә. 1940 елда аның мәйданы 1138 кв.км, халкы – 32 мең кеше, анда 21 авыл советы, 72 торак пункт исәпләнә.

1960 елда район мәйданы 1131,3 кв.км, аңа 1 поселок советы, 11 авыл советы, 65 торак пункт керә.

ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елның 1 февралендә Баулы районы таркатыла, территориясе Бөгелмә районына кушыла.

1965 елның 12 гыйнварында торгызылганнан соң, 1966 ел мәгълүматлары буенча, районның мәйданы – 1950 кв.км, халкы – 70300 кеше, анда 2 поселок советы, 20 авыл советы, 119 торак пункт исәпләнә.

1991 елның 6 апрелендә аның составыннан Ютазы районы бүлеп чыгарыла.

2015 елга районның мәйданы 1214,1 кв.км, халкы – 35626 кеше (2002 елгы исәп алу буенча, татарлар – 66,3%, руслар – 21,1%, чуашлар – 4,5%, удмуртлар – 4,3%). Шәһәр халкы – 22114 кеше, авылда яшәүчеләр – 13512 кеше (халыкның уртача тыгызлыгы – бер кв.км га 29 кеше) тәшкил итә.

Административ-территориаль бүленеше

Район составына шәһәр һәм 13 авыл җирлегенә караган 40 торак пункт керә: Баулы шәһәре җирлеге (Баулы шәһәре); авыл җирлекләре:

  • Александровка (Александровка, Ташлы авыллары),
  • Исергәп (Исергәп, Яңа Баулы авыллары),
  • Кызылъяр (Кызылъяр, Иске Чүте, Уба, Якты Елга авыллары),
  • Кырымсарай (Кырымсарай, Мортаза авыллары),
  • Яңа Зареченский (Яңа Зареченский, Таллыкүл поселоклары, Дмитриевка, Николашкино, Измайлово авыллары),
  • Покровский Урустамак (Покровский Урустамак, Бакалы, Ваешур, Кит-Озеро, Шарай авыллары, Покровский поселогы),
  • Поповка (Поповка, Югары Фоминовка авыллары),
  • Потапово-Томбарлы (Потапово-Томбарлы, Васькино-Туйралы, Галкино, Дубовка авыллары, Воткин поселогы),
  • Салих (Яңа Чүте, Салих, Хансүәр авыллары),
  • Татар Кандызы (Татар Кандызы авылы),
  • Томбарлы (Татар Томбарлысы, Миңлегол, Шәмәй авыллары),
  • Удмурт Ташлысы (Алексеевка, Удмурт Ташлысы, Богатый Ключ авыллары),
  • Шалты (Шалты авылы).

Рельеф

Район территориясе Бөгелмә яссы таулыгының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Рельефы тирәнлекккә кискәләнгән денудацион тигезлектән гыйбарәт, аның төзелешендә төгәл формалашкан 3 баскыч билгеләнә.

Беренче, иң түбән баскыч 140–180 м биеклек чикләрендә урнашкан, салмак кына икенче – урта яссы таулыкка күчә, ул иң нык үсештәгесе, 220–240 м биеклек чикләрендә. Өченче баскыч (яссы таулык) калку, биеклеге 280–320 м, аерым чыгынтылар белән, аларга районның иң югары нокталары тоташа (360 м га кадәр).

Территорияне тәшкил итүче ашалуга тотрыклы даими токымнар булганга күрә, чокыр, коры үзән челтәре ныклы түгел.

Ык үзәнендә, Баулы елгасы тамагыннан көньяктарак, карст процесслары үсеш алган.

Геологик төзелеше

Район Көньяк Татар гөмбәзенең көньяк-көнчыгыш сөзәклеге бүленеш зонасында һәм Серноводск-Абдуллино чокырының төньяк читендә урнашкан.

Җир өстенә чыккан иң борынгы ятмалар булып кызыл-көрән комташлар, мергельле балчык, известьташ һәм доломитлардан торган Пермь системасы Уфа ярусы утырымнары тора, алар Ык, Дим, Ютазы елгалары үзәннәрендә ачылалар.

Кызгылт комташлар, алевролитлар, мергельләр һәм известьташларның юка катламнары белән аралашкан балчык рәвешендәге Казан ярусы утырымнары аеруча киң таралган.

Иң югары субүләрләр киңлекләрен Пермь системасы татар бүлегенең Төньяк Двина токымнары – аерым зур булмаган доломит һәм гипс катламнары кушылган алевритлы-комлы һәм балчыклы төрлелекләр тәшкил итә.

Һәркайда көпшәк дүртенчел утырымнар үсеш алган: елга үзәннәре тамагы өлешендә эре бөртекле комнар, чуерташ, гравий, тау итәкләрендә делювиаль ком катыш балчык, субүләрләрдә – даими токымнардан кисәкле элювий.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә нефть чыганаклары тикшерелә, аларның иң зурысы – Баулы чыганагы (1944 елда ачыла, 1950 елдан эшкәртелә).

Карбонатлы токымнар – төзелеш ташы (известьташлар һәм доломитлар), комнар, комташлар, юл төзелеше өчен комлы-гравийлы чимал, кирпеч җитештерү өчен алевритлы-балчыклы токымнар чыганаклары күп.

Климат

Климаты уртача континенталь. Салкынча һәм чагыштырмача дымлы җәй, уртача салкын һәм карлы кыш.

Һаваның уртача еллык температурасы 3,2°С, гыйнварда уртача –13°С (абсолют минимум – 48°С), июльдә – 18,9°С (абсолют максимум 38°С). Салкын булмаган чор озынлыгы 130 көн.

Елга уртача 480 мм явым-төшемнәр туры килә, шул исәптән җылы чорда – 350 мм. Тотрыклы кар капламы барлыкка килүнең уртача вакыты – 17 ноябрьгә, эрү вакыты – 10 апрельгә туры килә. Кар капламының биеклеге 40 см (19–57 см).

Өстенлек итүче җил юнәлешләре: ел буена – көньяк-көнбатыш (23,6%) һәм көнбатыш (19,4%), кышын – көньяк-көнбатыш (29,7%) һәм көньяк (26,6%), җәен – көнбатыш (29,7%) һәм төньяк-көнбатыш (19,3%).

Су ресурслары

Район территориясе буйлап ага торган төп елга Ык (озынлыгы – 436 км, район чикләрендә – 70 км га якын), төньяк юнәлешендә ага, көнчыгыш юнәлештә агучы берничә сул кушылдыкны кабул итә, алар калкулыкны аерым озынча текә тау итәкләренә бүлә.

Кушылдыкларның иң зурлары: көньякта – Югары Кандыз (озынлыгы 60 км), төньякта – Сула (34 км) һәм Куй елгасы (11 км) кушылдыклары белән Кандыз (64 км), Дим (86 км) елгалары.

Ык үзәне яхшы формалашкан, киңлеге 1,5–3,5 км, төзелеше асимметрияле (сул сөзәклекләре тигез, күпчелек кушылдыкларның, киресенчә, сул сөзәклекләре текәрәк).

Кушылдыклар бассейнында елга челтәренең тыгызлыгы 0,2–0,35 км/кв.км тәшкил итә.

Ыкның тугае күбесенчә ике яклы, урыны белән киңлеге 1,5–2 км га кадәр, күлләр, иске үзәннәр, ермаклар күп.

Дим һәм Ык елгалары Татарстан Республикасының табигать истәлекләре булып санала.

Туфрак

Районның туфрак катлавында кара туфраклы җирләр (территориянең 90%тан артыгы) өстенлек итә.

Нигездә, уртача калынлыктагы бераз черемәле селтесез кара туфраклар киң таралган, аларның күпчелек мәйданнары районның үзәк өлешендә Баулы һәм Томбарлы елгалары арасында тупланган.

Сөзәк авышлыкларны һәм көньякта Кандыз һәм Югары Кандыз елгалары арасындагы субүләрләрнең яссы участокларын, районның төньягында Дим елгасының уң ярларын һәм Баулы елгасының сул ярларын гадәти кара туфраклы җирләр – аеруча уңдырышлы туфрак тәшкил итә.

Дим һәм Баулы, Баулы һәм Томбарлы елгалары субүләрләрендә, Югары Кандыз һәм Кандыз елгалары бассейннары сул ярларында (шул исәптән Сула елгасы бассейнында) тыгыз известьташларда формалашкан карбонатлы калдыклы кысылган профильле (40–60 см) һәм вак ташлы гадәти кара туфраклар таралыш алган.

Флора

Урманнарның мәйданы 21,6 мең га (территориянең 17,9% ы) тәшкил итә. Киң яфраклы агачлар катыш каен һәм усак урманнары өстенлек итә, япмасында коры якты урманнарга хас агачлар катнашкан өрәңге-юкә-имән урманнары азрак таралган.

Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш күренешнең текә сөзәклекләрен далалашкан болыннар һәм киң яфраклы урманнар белән бергәлектә “таш далалар” комплекслары алып тора. Далалашкан болыннар һәм болын далалары кылганнар һәм төрле үләнле-типчаклы үсемлек бергәлекләреннән тора.

Кечкенә Күннә елгасының таулы сөзәклегендәге 30 га га якын мәйданда ташлы, куаклы һәм сирәк үсемлекләр төрләрен (татар катраны, эре чәчәкле кәрешкә, тау тамыры, Альп кашкарые һәм башкалар) эченә алган болынлы дала фрагментлары “Салих тавы” табигать истәлеге буларак билгеләнә.

Фауна

Эре имезүчеләрдән район территориясендә поши, кабан, кәҗәболан, ак куян, үр куяны, төлке, карсак, сусар, селәүсен, кошлардан – суер, көртлек, соры көртлек тереклек итә.

Саклана торган территорияләр

Баулы районы җирләрендә 29,93 га мәйданны биләүче 4 аеруча саклаулыктагы табигый территорияләр урын алган. Болар табигать истәлекләре:

  • “Салих тавы” (1989 елда билгеләнә, мәйданы 30 га),
  • Ык елгасы (1978),
  • Дим елгасы (1978),
  • Бөгелмә дәүләт аучылык тыюлыгы (1982 елда кәҗәболан һәм сөркә-байбакларны саклауны көчәйтү максатында оештырыла; Баулы һәм Бөгелмә районы территориясендә урнашкан; гомуми мәйданы 45,9 мең га, шул исәптән урманнар – 13,6 мең га, күлләр – 200 га; поши, кабан дуңгызы, үр куяны, ак куян, селәүсен, суер, көртлек, соры көртлек һәм башкалар тереклек итә).

Икътисад

Баулы районы Татарстан Республикасы нефть сәнәгате үзәкләренең берсе. Нефть районның бөтен территориясендә җитештерелә.

Сәнәгать предприятиеләре арасында нефть чыгаручы “Алойл” ябык акционерлык җәмгыяте, “Алойл-Ремсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсе, “Татнефть-Кабель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Богырыслан нефть үткәрү идарәсе филиалы, “Татойлгаз” ачык акционерлык җәмгыяте, “Спецпромпрогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм башкалар төп өлешне тәшкил итә.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә, шулай ук Александровка һәм Кырымсарай авылларында тупланган. “Баулы урман хуҗалыгы”, “Баулы икмәк заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Мелиорация” Баулы күчмә механикалаштырылган колоннасы” акционерлык җәмгыяте, “Баулы машина-трактор станциясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Жилсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Райсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, “Баулыавтодор-Неруд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Газпром Теплоэнерго Казань “Бавлинский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, “ТаграС-энергосервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Александровка спиртзаводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Дим” балык үрчетү хуҗалыгы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Орион” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аларның иң зурларыннан исәпләнә.

“Йолдыз”, “Яңа гасыр”, “Александровка коммерция берләшмәсе”, “УКС”, “Гарантсервис”, “Ак-Строй”, “АРТ” төзелеш компаниясе, шәхси эшмәкәр “Гыйниятуллин Р.Р.” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре төп төзелеш оешмалары булып тора.

Авыл хуҗалыгы җирләре 75,2 мең га, шул исәптән сөрү җирләре – 58,4 мең га (2015 ел). Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, карабодай игелә.

Ит-сөт терлекчелеге, сарык асраучылык үсеш алган. 2015 елга районда 10 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 33 вак крәстиян фермер хуҗалыгы (2001 елда – 21) эшләп килә. Иң зурлары булып “Игенче”, “Берлек”, “Кызыл-Яр”, “Хансүәр”, “Березовские зори”, “Поповка”, “Николашкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре санала.

Районның төп авыл хуҗалыгы махсуслашуы – бөртекле үсемлекчелек, сөт-ит терлекчелеге. Үсемлекчелектә – терлекләр өчен азык-төлек җитештерү, терлекчелектә – дуңгызчылык, сарык асрау, атлар үрчетү, умартачылык өстәмә тармаклар булып тора.

Юллар челтәре

Район территориясе буйлап Казан – Оренбург, Самара – Чиләбе, Баулы – Азнакай автомобиль юллары уза.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә районда урта профессиональ учреждение – Баулы аграр көллияте, 21 гомуми белем бирү учреждениесе, шул исәптән 4 тулы булмаган урта һәм 17 урта гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 1 гимназия), 19 мәктәпкәчә балалар учреждениесе эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре Музыка мәктәбе, Балалар сәнгать мәктәбе, Укучылар мәктәбе, 1, 2, 3 номерлы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләреннән гыйбарәт.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә хәзерге көндә 26 мәдәният йорты һәм 24 клуб учреждениесе, 27 китапханә, балалар һәм яшүсмерләр өчен “СемьЯ” (Баулы шәһәре) социаль ятимнәр йорты эшчәнлек алып бара.

2 музей – Баулы муниципаль районы төбәкне өйрәнү музее һәм Кызылъяр авылында Фәнис Яруллинның музей-йорты (2010 ел) эшли. Төбәкне өйрәнү музеенда җирлекнең табигатенә һәм район тарихына багышланган экспозиция гамәлгә куелган, Баулы нефть чыганакларын үзләштерү тарихы буенча зур документаль коллекция, шулай ук нефтьчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, күренекле якташлар турында материаллар тупланган.

Шәһәр һәм район территориясендә 2 милли-мәдәни автономия (чуаш, удмурт), 4 милли-мәдәни үзәк (Кызылъяр татар милли-мәдәни үзәге, Кырымсарай рус милли-мәдәни үзәге, Потапово-Томбарлы чуаш милли-мәдәни үзәге, Покров-Урустамак удмурт милли-мәдәни үзәге) эшчәнлеге җайга салынган.

Шулай ук районда бик күп үзешчән халык иҗаты клуб берләшмәләре эш алып бара, аларның 11 е “халык” исемен йөртә, төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурслар җиңүчеләре, дипломантлары, лауреатлары – татар халык театры, “Тальянка” гармунчылар инструменталь ансамбле, ветераннар халык хоры, “Калинушка”, “Чишмә” вокаль ансамбльләре (барысы да – Баулы шәһәрендә), “Сударушка” (Кырымсарай авылы), “Тарават” (Потапово-Томбарлы авылы) һәм “Зярдон” (Покровский Урустамак авылы) фольклор ансамбльләре, “Сеспель” халык театры (Потапово-Томбарлы авылы), халык театры (Покровский Урустамак авылы), халык театры (Татар Кандызы авылы).

11 мәчет (Баулыда – “Гали” һәм “Өмет” мәчетләре), 5 чиркәү (Баулыда –Серафим Саровский гыйбадәтханәсе) эшләп килә.

Баулы районы территориясендә бронза чорына караган 30 дан артык археология истәлеге ачыкланган.

1930 елдан “Хезмәткә дан” – “Слава труду” район газетасы татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Тәүге исеме “Сабанчы” (“Пахарь”), аннары – “Колхоз”, 1955–1964 елларда – “Байрак” (“Знамя”), 1962 елдан – хәзерге исемдә.

Сәламәтлек саклау

Район сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, 2 табиблык амбулаториясе, 25 фельдшер-акушерлык пункты, “Иволга” санаторий-профилакторие һәм “Каенкай” (“Березка”) Инвалидлар өчен реабилитация үзәге эшчәнлек алып бара.

Спорт тормышы

Баулы районы спорт инфраструктурасы 140 спорт корылмасын, шул исәптән “Девон” боз сараен һәм “Нефтьче” стадионын үз эченә ала.

Район һәм шәһәр күләмендә ел саен инвалидлар арасында 8 спорт төре буенча (шахмат, шашка, җиңел атлетика, дартс, армспорт, гер спорты, өстәл теннисы, штанга күтәрү) спартакиада уздырыла.

Районда картинг, парапланеризм кебек спорт төрләрен үстерүгә игътибар бирелә.

Танылган кешеләре

Баулы районы:

  • Советлар Союзы Геройлары Г.П.Евсеев, И.Д.Зиновьев, М.П.Панаринның;
  • Социалистик Хезмәт Герое Т.Г.Зарипованың;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре – В.И.Алатырев, А.А.Афанасьев, И.Х.Әхмәтҗанов, Р.Х. Әхмәтҗанов, А.А.Галиева, И.Р.Гафуров, И.И.Гыйниатуллин, Н.А.Дегтярёв, И.А.Дегтярёва, М.М.Заһиров, Т.М.Латыйфуллин, А.В.Леонтьев, Т.Н.Митряшкин, Р.Ә.Мостафин, Ф.Ш.Нуриева, В.В.Романов, Г.Х.Сәйфуллин, Е.В.Самсонов, И.В.Тараканов, В.Н.Усманов, А.Н.Шакиров, В.З.Юнысов, М.З.Юнысов, Р.С.Яппаров, Ф.Г.Яруллинның туган җире.

Шагыйрь С.Х.Батыршинның (тәхәллүсе Сирин, 1946 елдан Баулы шәһәрендә яши һәм эшли; шундагы зиратта җирләнгән) һәм язучы-прозаик М.М.Хәбибуллинның (1958–1969 елларда Баулы шәһәрендә яши һәм эшли) тормышы һәм эшчәнлеге Баулы районы белән бәйле.