Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 59,7 км, ТР чикләрендә 20 км. Бассейнының мәйданы 590,4 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Баулы районында ага. Елга башы Оренбург өлкәсе территориясендә, тамагы Шалты авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 123 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%.

Югары Кабанның 13 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Шалты (12,9 км) – уң; Куй елгасы (15,3 км), Күннә (11,1 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,26 км/км2. Туенуы катнаш, 56% ка кадәре кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 3,1-5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 144 мм, ташу вакытында су агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,3 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л (югары агымында 700-1000 мг/л), кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Су ресурслары сугару һәм хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла. Югары Кабан бассейнында Салих тавы табигать истәлеге урнашкан.