Ык елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 85,7 км, ТР чикләрендә 56 км. Бассейнының мәйданы 1151 км2.

Оренбург өлкәсенең Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан башлана, Бөгелмә һәм Баулы районнары территориясеннән ага, Ютазы районы Екатериновка поселогыннан 3,5 км көнчыгыштарак Ык елгасына коя. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы – 98 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%. Дим үзәне үрге агымында каньонсыман, тирән һәм тар, тамагына таба кискен асимметрик, рельефында урыны-урыны белән катламнар чагыла. Дим тугаеның киңлеге үрге агымнарында 50 м дан алып тамагына таба 1,5-2 км га кадәр. Елга юлы бормалы, тармакланмаган.

Димнең 0,8 дән алып 27,6 км га кадәр озынлыктагы 30 кушылдыгы бар, иң зурлары: Сулы (27,6 км), Кырым Сарай (18,1 км), Акбаш (17 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Елганың туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 дән 10 л/с·км2 га кадәр (кушылдыкларда).

Елга режимын күзәтү Татар Димескәе авылы янындагы гидрологик постта алып барыла (1948 елдан). Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 2,5 м (максимум 2,9 м). Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 152 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана, 25-30 көн дәвам итә. Максималь су чыгымы 152 м3/с (1982). Боз китү ташуның иң көчле вакытына туры килә һәм 3 көнгә якын дәвам итә. Челлә тотрыклы, кайвакыт җәйгесе 7 көнләп дәвам итүче яңгыр ташкыннары белән бозыла. Ташу агымы катламы 70-80 мм тәшкил итә. Елга, гадәттә, ноябрьнең беренче декадасында туңа. Кыш азагына бозның калынлыгы 90-95 см га җитә. Бозның максималь калынлыгы 185 см (1969). Боз катуның уртача дәвамлылыгы 140-145 көн. Суның уртача еллык чыгымы 2,51 м3/с. Дим елгасы китерелмәләренең уртача күпьеллык агымы 35 мең т. Суның уртача болганчыклыгы 430 г/м3 (максималь 2400 г/м3 га кадәр).

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе 400-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артыграк.

Дим елгасы бассейнында гомуми күләме 1,87 млн м3 булган 5 буа бар.

Дим ТРның табигать истәлеге (1978). Дим бассейнында Спас чишмәләре, Петровка наратлары, Татар Димескәе аланы, Урдалы Тау табигать истәлекләре урнашкан.