- РУС
- ТАТ
Россия Федерациясендә чуашларның гомуми саны – 1 435 872 кеше (2010), шулардан 814 750 кеше Чуаш Республикасында гомер кичерә. Самара (84 105), Ульянов (94 970) өлкәләрендә, Мәскәүдә (14 300), Башкортстан Республикасында (107 450) тупланып яшиләр.
Татарстан Республикасында чуаш халкы – 116,2 мең кеше, башлыча Аксубай, Буа, Чүпрәле, Нурлат, Тәтеш, Чирмешән районнарында, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә гомер кичерәләр.
Туган телләре – чуаш теле.
Чуаш бәйрәме – Уяв
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
XVIII йөз уртасына кадәр чуашлар борынгы Иран кабиләләрендәге зороастризм, хәзәрләрдәге иудаизм, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларындагы ислам элементлары катнашкан халык динен (мәҗүсилек) тоталар.
Чуаш мәҗүсилегенең үзенчәлеге мәрхәмәтле, шулай ук явыз рухларны шәфкатьләндерү максатында урманнарда, мәҗүсиләрнең махсус гыйбадәтханәләрендә – кирәмәтләрдә корбан чалудан гыйбарәт.
Бүгенге көндә чуашлар башлыча православие динен тоталар (XVIII йөздән).
Чуаш бәйрәме – Учук
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Чуашлар 3 субэтноска бүленәләр:
Тау ягы чуашлары (вирьял, тури) – Чуаш Республикасының төньягында һәм төньяк-көнбатышында;
Болын ягы чуашлары (анат енчи) – республиканың үзәк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендә;
түбән як чуашлары (анатри) республиканың көньягында һәм аннан тыш өлкәләрдә яшиләр.
Үрге чуашларның бабалары – VII–VIII йөзләрдә Төньяк Кавказ һәм Азов алды далаларыннан килеп, җирле фин-угор һәм төрки кабиләләрне ассимиляцияләгән төрки-болгар кабиләләре.
Фаразларның берсе буенча, «чуаш» этнонимының тамырлары болгарларга кардәш кабиләләрнең берсе – суарлар атамасына барып тоташа (суваз, суас).
Идел буе Болгар дәүләтендә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгында чуашларның бергә туплану процессы бара.
Татарстан халыклары съезды. Чуашлар
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Рус чыганакларында «чаваш» үзатамасы беренче тапкыр 1508 елда очрый. Казан ханлыгының Рус дәүләте тарафыннан яулануы барышында чуашлар Россия составына керәләр (1551).
Чуаш халкы ясаклылар, XVIII йөздән дәүләт һәм удел крәстияннәре катлауларында теркәлә.
XVIII йөз уртасына чуашларның төп өлеше христианлык кабул итә.
1708–1920 елларда чуашларның күпчелеге Казан губернасында (башлыча Чабаксар, Цивильск һәм Ядрин өязләрендә) яши. XIX йөз ахырында Казан губернасында чуашларның саны 500 мең кешедән арта.
1906–1907 елларда Казанда чуаш телендә «Хыпар» газетасы нәшер ителә (беренче мөхәррире – Н.В. Никольский).
Октябрь революциясеннән соң чуашларга автономия бирелә (1920 елдан автономияле өлкә, 1925 елдан АССР, 1990 елдан ССР, 1992 елдан Чуаш Республисы).
1920 елларда РКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты агитация-пропаганда бүлеге составында чуаш секциясе эшли, ул чуашларның мәдәни-агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1921–1922 елларда, 1936–1963 елларда чуаш телендә «Ленин ялаве» («Ленин байрагы») газетасы нәшер ителә.
Чуаш бәйрәме – Учук
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Чуашларның төп традицион шөгыле – игенчелек: күбесенчә бөртекле культуралар – арыш, солы, арпа, борай, сирәгрәк борчак, карабодай, бодай чәчәләр.
Азык хәзерләү биләмәләре аз булу сәбәпле, терлекчелек үсеше алга китми.
Чуашлар хуҗалыгында бакчачылык, умартачылык, колмак үстерү һәм йорт кәсепләре (чигү, чүлмәкчелек, үрү-бәйләү, тукучылык һ.б.) зур роль уйный. Зур чуаш авылларында кустар-кәсепчелек җитештерүе (мичкә, көпчәк ясау, агач эше), бау-аркан ишү, чыпта сугу һ.б. үсеш кичерә.
XIX йөзнең 2 нче яртысыннан чуашлар арасында читкә китеп эшләү (урман кисеп агач әзерләү һәм башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгы эшләре) тарала башлый.
Торулыкларның төп төрләре – авыллар һәм салалар – кагыйдә буларак, елга һәм күл буйларында урнашалар.
XIX йөзнең 2 нче яртысыннан чуашларда торулыкларны урамнар тәртибендә планлаштыру таралыш ала. Ишеге көнчыгыш тарафта булган һәм тәрәзәләре көньякка караган традицион агач өй ишегалды уртасында коры ла, кара ягулы балчык мич белән җылытыла.
XIX йөзнең 2 нче яртысыннан өч өлешле планлаштырулы (өй, өйалды, келәт) уртача-рус тибындагы тораклар төзелә башлый.
XX йөз башланганда кара мичне морҗалы һәм сәндерәле рус миче алыштыра, шул ук вакытта өстенә асылган яки кертеп сыланган казанлы традицион учак саклана.
Ике, дүрт кыеклы түбә с алам, чыра яки такта белән ябыла.
Йорт полихром һәм кисеп ясалган бизәкләр, ябыштырылган элементлар белән бизәлә.
Чуаш өенең интерьеры өстәлдән һәм алгы почмактагы киң сәкеләр дән, бүлем дивары урынына чаршаулар элүдән гыйбарәт була.
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Чуашларның традицион киемнәре милли үзенчәлекләре белән аерылып тора.
Хатын-кызлар киеменең нигезен туника рәвешендәге күлмәк (кепе) тәшкил итә, тау ягы чуашлары һәм болын ягы чуашлары – өйдә тукылган юка ак тукымадан тегелгән кепеләр, түбән як чуашлары XIX йөз уртасына – XX йөз башына кадәр аска таба киңәеп киткән ак, соңрак чуар тукымадан бөрмәләп тегелгән күлмәкләр киеп йөргәннәр. Аларны чигелгән, аппликацияләп бизәлгән алъяпкыч һәм күкрәкчә белән кигәннәр (түбән як чуашларыннан тыш).
Ирләр киеме – ак киндер күлмәк һәм ыштан (йем). Тышкы кием – киндер кафтан (шубёр), көзен – постаудан тегелгән кәзәки (сахман), кышын – сарык тиресеннән билле итеп тегелгән тун (керек).
Ирләрнең җәйге баш киемнәре – кара яки ак киез эшләпәләр (ялкас), кышкылары – киң кырпулы һәм өсте гөмбәз сыман озынча бүрекләр (челек).
Хатын-кызлар җитен һәм киндер яулыклар, читләренә тасмалар тегелгән япмалар ябынганнар. Хатын-кызларның бәйрәмчә баш киемнәре – шлем сыман башлык (пухья), киселгән конус рәвешендәге башлык (хушпу).
Хатын-кызлар киемен көмеш һәм бакыр акчалардан, сәйлән, комач, тасмадан гыйбарәт бизәнү әйберләре (күкрәкчәләр, бәйләвечләр, йөзекләр һ.б.) тулыландырган.
Чуашларның традицион аяк киемнәре – ыштырлы яки оеклы курыс чабаталар (чапата), күн итекләр.
Чуашларның аш-суында үсемлек продуктларыннан әзерләнгән ризыклар өстенлек итә. Ит чагыштырмача сирәк, сезонлы (терлек чалганда) һәм бәйрәм ризыгы була.
Туклану нигезен арыш икмәге (хура сакар) тәшкил итә. Чуашлар төрле ашлар (чумарлы, ярмалы), борщ, щи һ.б.; боткалар (карабодай, борай, бодай, ясмык), талкан, бәрәңге, солы һәм борчак оныннан кесәл (нимер), бөккән (кәбестә, җиләкләр белән), көлчә, дучмак пешерәләр.
Төп эчемлекләр – ачыган сөт (турах), әйрән (уйран), ачы бал (сим пыл), сыра (сара), киндер орлыклары төнәтмәсе.
Бәйрәм табынына кабарынкы бодай икмәге (хапарту), итле эчлекле бәлеш (хуплу), шарчыклар (йава) һ.б. ны пешерәләр.
Чуаш бәйрәме – Уяв
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
1920 елларга кадәр чуашларның традицион социаль җәмгыяте – авыл җәмәгате.
Чуаш гаиләсе башлыча ике буынлы моногамик гаилә була. Никахлар, кагыйдә буларак, ике як килешенгәнчә, димләү-яучылау юлы белән корыла. Гаилә башлыгы ир булып, хатын хуҗалык эшчәнлегенең кайбер керемнәреннән мөстәкыйль файдалана ала. Улның иртә өйләнүе һәм кызның чагыштырмача соңарып кияүгә чыгуы хуплана. Безнең көннәргәчә минорат традициясе саклана: варис буларак, төпчек ул ата-анасы янында кала.
Элек чуашларның йолалары һәм бәйрәмнәре аларның мәҗүси карашлары белән тыгыз бәйләнгән була һәм катгый рәвештә хуҗалык-игенчелек календаре белән яраша: кояшны олылау бәйрәме (Май чабу), кояшка, Тура аллага һәм бабаларга корбан чалулы күпкөнлек язгы бәйрәм (Манкун), язгы җир сөрү бәйрәме (Акатуй) һ.б. Ашлыкларны җыеп алгач, яңа уңыш хөрмәтенә аллаларга һәм рухларга ялварулар һәм рәхмәт белдерүләр йоласы башкарыла. Ел дәвамында, бигрәк тә язгы-кышкы айларда, яшьләр арасында күңел ачулар, тамаша кылулар (аулак өйләр, әйлән-бәйләннәр һ.б.) оештырыла.
XIX йөз ахырында – XX йөз башында чуашларның көнкүрешендә христиан йолалары һәм бәйрәмнәре өстенлек итә башлый.
Чуаш бәйрәме – Уяв
“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы
Безнең көннәрдә Татарстанда чуашлар сан ягыннан өченче этник төркемне хасил итәләр, республиканың мәдәни, иҗтимагый һәм икътисади тормышында сизелерлек роль уйныйлар.
1990 еллардан Казанда «Сувар» газетасы һәм «Шурампус» («Таң») журналы, Татарстан Республикасының кайбер районнарында чуаш телендә газеталар нәшер ителә.
1997 елда Казанда чуашларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла, аның төп максаты – Татарстан Республикасындагы чуаш халкының мәдәни традицияләрен саклау.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгында даими рәвештә Уяв бәйрәме һәм «Чаваш шапчаке» («Чуаш сандугачы») фестивале уздырыла.
Димитриев В.Д. История Чувашии периода феодализма. Чебоксары, 1986.
Димитриев В.Д. Мирное присоединение Чувашии к Российскому государству. Чебоксары, 2001.
Иванов В.П., Фокин П.П. Семья чувашей. Чебоксары, 1991.
Иванов В.П., Николаев В.В., Димитриев В.Д. Чуваши: этническая история и традиционная культура. М., 2000.
Чуваши Татарстана. Чебоксары, 2006.
Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2011. Т. 4.
Автор – Р.Р. Батыршин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.