Биографиясе

1924 елның 15 июне, Чепья районы Пархода авылы – 2003 елның 17 гыйнвары, Казан.

1951–1958 елларда Фрунзе, Пермь, Казан, Малмыж шәһәрләре предприятиеләрендә эшче.

1956–1960 елларда К.Якуб исемендәге матбугат комбинатында (Казан) фотограф, 1961 елда Техниклар сарае фотокомбинаты (Әлмәт) мөдире.

1962 елдан «Волжская новь» (Казан), «Ленин ялаве» (Казан), «Вперед» (Питрәч районы) газеталарының һ.б.ның фотохәбәрчесе. 1967–1987 елларда «Советская Татария» газетасында фотохәбәрче, фоторәсемнәре күп кенә бөтенсоюз һәм республика газета-журналларында басыла.

Татарстандагы зур рәсми чараларны, Татарстан җитәкчелеге эшчәнлеген яктырткан әйдәп барган фотожурналистлар исәбенә керә.

Иҗаты

Ә.Ш. Шакирҗанов. «Туган як басуы». 1970 еллар

Фоторепортажларында, очеркларында, хәбәрләрен чор рухын, билгеле бер шәхеснең кабатланмас чалымнарын, хезмәт кешесен зур планда күрсәтергә омтыла.

Шакирҗанов иҗатында аерым урынны КамАЗ төзелеше, Татарстанның нефть сәнәгате үсеше («Татарстанның зур нефте» һ.б. цикллар) били. Татарстан турындагы күп кенә китаплар һәм фотоальбомнар әзерләүдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Мәскәү, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Камада уза. «Правда», «Известия», «Советская Россия», «Азат хатын», «Советская Татария» һ.б. газета-журналлар тарафыннан оештырылган халыкара бөтенсоюз һәм республика фотоконкурсларында җиңүче һәм призлар иясе.

Ә.Ш. Шакирҗанов. «Буровойда». 1972 ел

Бүләкләре

ТАССРның, СССРның Журналистлар берлеге бүләкләре лауреаты (1981,1981). Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Якименко И. «История пишется объективом...» // Советская Татария. 1976. 1 июня.