Эчтәлек

Уявны үткәрү вакыты төрле этнографик һәм территориаль төркемнәрдә төрлечә билгеләнә.

Уяв язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң башлана, җәйге кызу эш вакытыпечән өсте, уракка төшү алдыннан төгәлләнә; еш кына Питрау көненә туры китерелә. Уяв 3, 5, 7 (так сан булуы мәҗбүри) атна дәвам итә.

Гадәттә көндезге һәм төнге уявлар уздырыла.

Төнге уяв вакытында яшьләр күбрәк җырлап-биеп күңел ачалар. Уявны үткәрү вакыты һәм төрле тыюлы көннәр авылның өлкән кешеләре тарафыннан билгеләнә.

Көндезге уяв өчен 2 (җомга һәм якшәмбе) яки 3 (чәршәмбе, җомга, якшәмбе) көн билгеләнә.

Уяв мул уңыш сорап гыйбадәт кылудан башлана, корбан чалу белән дәвам итә, чама белән бер атнадан яңгыр сорап гыйбадәт кылу белән төгәлләнә.

Бу вакыт аралыгында җир эшләре башкару, караңгы төсләрдәге һәм чуар тукымадан тегелгән киемнәр кию, кер юу, биналарны җыештыру һәм юу тыела. Шулай ук ут кабызу, самавар кую, кайнар азык ашау рөхсәт ителми. Алдан әзерләгән ризыкны җылытмыйча ашыйлар.

Бәйрәм авылның көнчыгышында үткәрелә.

Йола эволюциясендә көндезге уявлар һәм алардагы тыюлар бетерелү һәм төнге уявлар үткәрү вакыты кыскару күзәтелә. Акрынлап йоланың дини ягы, бигрәк тә гыйбадәт кылулар һәм корбан чалулар, юкка чыга.

Безнең көннәрдә Уяв еш кына яз-җәй айларында үткәрелә торган башка милли бәйрәмнәр Сабан туе һәм Акатуй белән тәңгәлләшә.

Татарстан Республикасында бәйрәм чуашлар тупланып яшәгән Аксубай, Чүпрәле, Нурлат һ.б. районнарда үткәрелә.

1993 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чуаш милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстан Республикасында ел саен (2006 елдан Нурлат районында) республика күләмендә «Уяв» чуаш милли бәйрәме уздырыла.

Бу бәйрәмдә Татарстаннан, Чуаш Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышлар ясый, «Уяв пике» («Чуаш чибәре») конкурсы оештырыла.

Чуаш бәйрәме – Уяв

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Әдәбият

Чуваши Татарстана: книга-альбом. Чебоксары, 2006.

Ягафова Е.А. Уяв // Чувашская энциклопедия. 2011. Т. 4. С. 336.

Автор – Р.Р. Батыршин