Эчтәлек

Казан аксөякләре вәкилләренең Сафагәрәй ханны тәхеттән бәреп төшерүе һәм күпләгән Казан кешеләренең Мәскәүгә, Нугай Урдасына качып китүе.

Аксөякләрнең баш күтәргән вәкилләре һәм шәһәр халкы 1546 елда Сафагәрәйне яңадан бәреп төшерәләр, аңа якын Кырым тарафдарларының шактый өлеше юк ителә. Вакытлы хөкүмәтне күтәрелешне оештыручылар — өлешчә Мәскәү яклы бәкләр Чура бәк, Кадыш, Баубәк җитәклиләр. Алар тәхеткә Мәскәү тарафдары Шаһгалине утырталар һәм аның хакимиятен чикләүче кайбер таләпләр куялар. Мәсәлән, русларның Казандагы даими илчеләре Кремль эчендә түгел, ә посадта яшәргә тиеш булалар. 13 июньдә Шаһгали Казанга килә, ләкин бер айдан соң качарга мәҗбүр була, Сафагәрәй яңадан тәхеткә утыра.

Күтәрелеш җитәкчеләрен җәзалый, Казандагы 75 аксөяк, шул исәптән Колыш, Терегол, Борнаш бәкләр Иван IV кә хезмәткә күчәләр. Күтәрелеш нәтиҗәсендә Казан ханлыгында хакимият йомшый һәм Мәскәү — Казан каршылыклары кискенләшә.

Әдәбият

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. К., 1995.

Автор – Е.В.Липаков