Биографиясе

1909 елның 10 апреле, хәзер Тверь өлкәсе Көнбатыш Двина районы Ильино авылы — 1999 елның 24 августы, Мәскәү.

Сәяси состав курсларын (Саратов шәһәре, 1934), Хәрби-сәяси академия (Мәскәү, 1939), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы Командирлар составын камилләштерү курсларын (Мәскәү, 1942) тәмамлый.

Октябрь  революциясеннән соң Пейсаховский гаиләсе белән Казанга күченә. «Спартак» фабрикасында эшли.

1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 164 нче укчы полк командиры (3 нче удар армиянең 33 нче укчы дивизиясе). Калинин һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Ленинград оборона сугышында (1941–1944), Рига (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 16–30 апрелендә Берлин операциясе барышында батырлык күрсәтә. Пейсаховский җитәкчелегендәге укчы полк дошманның күпсанлы җанлы көчләрен һәм техникасын тар-мар итә, шәхсән үзе сугышчыларны атакага күтәрә һәм шунда яралана.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә.

1953 елдан запаста, соңыннан отставкага җибәрелә. Мәскәүдә яши. Көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче (ике тапкыр) һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

АвторМ.З.Хәбибуллин