Ямаши авылындагы Рождество Христово чиркәве. 1887 ел

Тарихы

Авыл 1716 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә билгеле.

XIX йөздә авыл Казан университеты ректоры Н.И.Лобачевский карамагында була. Әле крепостнойлык хокукын бетергәнче үк ул авыл халкына ирек бирү грамотасы бүләк итә һәм авыл Ирекле Ямаш дип йөртелә башлый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, агач эше, түбә ябу кәсепчелеге, сәүдә итү таралган була.

1746 елда авылда агачтан чиркәү төзелә (янып китә). 1881 елда вакытлыча агачтан Казан Мәрьям Ана чиркәве салына (XX йөз башына кадәр эшли). 1887 елда таштан бер престольле Рождество Христово чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, 1932−1937 елларда эшли, 2002−2004 елларда яңартыла; эклектика стилендәге архитектура истәлеге, хәзер эшли). 1861−1878 елларда чиркәү-приход мәктәбе эшли, 1880 елда яңадан ачыла (1895 елда бина төзелә).

Авылда 2 сыраханә, казна шәраб, мануфактура һәм 5 бакалея кибете эшли; базар, һәр елның февраль аенда ярминкә була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4686 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны Зирекле волосте составында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән Ямаши районы үзәге, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Ямаши авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авыл Южный, Красногорец, Коммуна, Оша поселокларына бүленә.

1931 елда “Кызыл Нива” колхозы оештырыла. 1960 елда “Җиңүче” колхозы (Рокашево авылы) белән берләшеп”Җиңүче” колхозына үзгәртелә. 1991 елда “Ямаши” совхозы оештырыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда җидееллык мәктәп ачыла, 1946 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1946 һәм 1977 елларда яңа биналар төзелә). Мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1977 елдан), мәдәният йорты, китапханә, сөт комбинаты, Рождество Христово чиркәве бар.

Мәдәният йорты каршында “Околица” халык хоры эшли (2002 елдан, 2011 елдан халык ансамбле, нигез салучы – Л.И.Елистратова).

Авыл янында археология истәлекләре бар: I, II Аргы Ямаш туктаулыгы (буралы курган культурасы), Аргы Ямаш авыллыгы (XVI−XVII йөзләр).

Күренекле кешеләр

Г.В.Зимин (1945−1999) – нефтьче, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР Дәүләт Советы депутаты (1995−1999 елларда), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

Г.Н.Шакиров (1953 елда туган) – инженер-геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе.

Халык саны

1763 елда – 280 ир заты;
1795 елда – 725,
1859 елда – 1330,
1897 елда – 2044,
1906 елда – 2397,
1920 елда – 2457,
1926 елда – 2111,
1938 елда – 1234,
1949 елда – 1634,
1958 елда – 1559,
1970 елда – 957,
1979 елда – 841,
1989 елда – 705,
2002 елда – 866,
2010 елда – 835,
2015 елда – 820 кеше (руслар).