- РУС
- ТАТ
1835 елда Казан университетының физиология кафедрасы каршында илдә беренче ачылган физиология лабораториясе (мөдире Ф.В.Овсянников) эксперименталь анатомик-физиологик (нейрофизиологик) тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә.
Ф.В.Овсянников шәкерте, фәнни физиологиягә нигез салучы, И.М.Сеченов тәгълиматы тарафдары һәм Россия медицинасында тәҗрибәләр үткәрү юнәлешендә эшләүне дәвам итүче Н.О.Ковалевский аксон-рефлекс һәм прессор рефлексларны ача, 1860 елларда физиологик процессларны көйләү механизмнарын (газлар алмашу, кан һәм лимфа әйләнеше) өйрәнә.
А.А.Кулябконың эшләре (1900–30 еллар) безнең илнең реаниматологиясе нигезен тәшкил итәләр.
Н.А.Миславский һәм В.М.Бехтерев кан басымына, йөрәк-кан тамырлары системасына, ашказаны-эчәк юлларына, сидек куыгы һ.б. системалар эшчәнлегенә баш мие тышчасының аерым өлешләре тәэсирен өйрәнәләр.
Бөер өсте бизләренең секрет иннервациясе үзенчәлекләрен ачыклау эшен Н.А.Миславский һәм М.Н.Чебоксаров башкаралар (1910). ХХ йөз башында физиологик процессларны көйләү механизмын тикшерү алып барыла.
А.Ф.Самойлов тарафыннан электрокардиография ысулы тәкъдим ителә (1908). Аның бер күзәнәктән икенчесенә ярсынулар тапшырылу идеясе А.В.Кибяков тарафыннан гамәлгә ашырыла (1924) һәм хезмәтләре нерв ярсынулары тапшырылуның химик процессларын өйрәнүгә багышлана, 1949 елда бу хезмәтләр СССР ФА бүләгенә лаек була.
А.В.Кибяков дөньяда беренче булып тәҗрибә ысулы белән бер ганглиоз күзәнәктән икенчесенә нейронара синапс ярсынулар күчеше медиатор катнашында булуын исбатлый.
Бу тема 1960–1980 елларда И.Н.Волкова, Х.С.Хәмитов, Г.И.Полетаев хезмәтләрендә дәвам иттерелә.
А.Л.Зефировның фәнни тикшеренүләре өлкәсе нерв системасы һәм хәрәкәтләнү аппараты физиологиясенә карый. Дөньяда беренче буларак, аның тарафыннан
Е.Е.Никольский, Р.Ә.Гыйниятуллин, А.Х.Уразаев җитәкчелегендә периферик нерв-мускуллар синаптик аппаратының эшчәнлек һәм көйләү механизмнары тикшерелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.