- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 41 км көньяк-көнбатыштарак, Шыя елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авылга 1930 елларда нигез салына.
Оешкан көненнән Кузнечиха районы составында, 1944 елның 19 гыйнварыннан – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Чиябашы авыл җирлегенә керә.
1931 елда авылда “Красная речка” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Прынцов). 1951 елда “Спартак” колхозы составына керә. 1959–2001 елларда эреләндерелгән “Трудовик” колхозы составында.
1938 елда – 270,
1949 елда – 188,
1958 елда – 172,
1970 елда – 153,
1979 елда – 80,
1989 елда – 30,
2002 елда – 5 кеше (руслар),
2010 елда – даими яшәүчеләре юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.