Россиядә русларның гомуми саны – 111 млн, шул исәптән Татарстан Республикасында 1,501 млн кеше (2010).

Туган телләре – кириллицаның бер вариантыннан гыйбарәт алфавитлы рус теле.

Башлыча, православие динен тоталар (988 елдан).

Фаразланганча, атамалары Скандинавиядән килгән русь кабиләсе белән бәйле. Кабилә кенәзе Рюрик һәм аның варислары Киев кенәзлеген (Киев Русен) төзиләр. Борынгы рус дәүләте җирлегендә XIII–XV йөзләрдә 3 төркемгә (белоруслар, украиннар һәм руслар) бүленгән бердәм этносәяси берлек оеша. Төрле этник процесслар нәтиҗәсендә русларның төньяк, көньяк һәм урта (урта рус) этнотерриториаль төркемнәре барлыкка килә; Идел буендагы рус халкы урта төркемнең үзенчәлекле астөркеме буларак аерып күрсәтелә.

Рус бәйрәме – Каравон

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Татарстан территориясендә руслар

Под окном черемуха колышется

Рус халык җыры. Оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Эльвира Камалова һәм Лиана Миронова башкара. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле

Хәзерге Татарстан территориясенә руслар X йөздә, Идел – Балтыйк сәүдә юлы барлыкка килү нәтиҗәсендә, килеп урнаша башлыйлар. Аларның, башлыча, сәүдә, һөнәрчелек эшчәнлеге белән бәйле кечерәк төркемнәренең төбәктә гомер кичерүе археологик истәлекләрдә (Ага Базар, Биләр шәһәрлеге, Болгар шәһәрлеге, «Муром шәһәрчеге») чагылыш таба.

Русларның Урта Идел буендагы беренче торулыклары Алтын Урда заманына (XIII–XV йөзләр) карый. Казан ханлыгы чорында Идел һәм Чулман алдында беренче рус авыллары барлыкка килә.

Идел буе Рус дәүләте тарафыннан яуланганнан соң, 1556 елдан русларны элеккеге Казан ханлыгы җирләренә күчереп утырту процессы башлана. Массачыл колонияләштерү Рус хөкүмәтенең сәясәтеннән риза булмаган җирле халыклар кузгалышлары (кара: Казан җирләрендә азатлык сугышлары (1552–56), Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә чуалышлар) тарафыннан өлешчә тоткарлана.

XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөз башында рус колонияләштерүе чикләнгән хәлдә, башлыча, монастырьлар (аларга, күченеп килүчеләрне җәлеп итү өчен, җир кишәрлекләре һәм төрле ташламалар бирелә) һәм йомышлылар (яңа төзелгән Зөя (1551), Чабаксар (1555), Лаеш (1557) кальгаларына һ.б.га күчереп утыртылган хәрбиләр) биләве рәвешендә була.

Татарлар куылган җирләрдә – шәһәрләр, кальгалар, җәмәгать округлары тирәсендә, шулай ук зур елгалар (Идел, Чулман) ярлары буйлап – патша сарае рус авыллары (кара: Патша сарае крәстияннәре) барлыкка килә.

Урта Идел буенда русларның саны шулай ук рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәте һәм руслаштыру сәясәте уздырылу (кара: Керәшен татарлар) хисабына арта.

Рус авыллары Чулман алды һәм Чулман аръягының эчкәре районнарында да, татар, чуаш, мордва авыллары янәшәсендә дә корыла. Алар, «рус» сыйфатламасы өстәлеп, еш кына күршедәге рус булмаган халык яшәгән авыл исемен алалар: Рус Янтыгы, Рус Әхмәте, Рус Исламы һ.б. руслар, башлыча, илнең төньяк, үзәк һәм Югары Идел төбәкләреннән күчеп утыралар.

Рус халкы санының кискен артуы Рус дәүләтенең көньякта чикләре киңәю һәм чик сызыклары (Иске Кама аръягы чик сызыгы, Яңа Кама аръягы чик сызыгы һ.б.) корылу белән бәйле. Бу руслар миграциясенең яңа дулкынына, Чулман аръягының көнбатыш һәм көнчыгыш төбәкләрен колонияләштерүгә китерә.

XX йөздә, халык хуҗалыгын индустрияләштерү, бөтенсоюз төзелеше (КАМАЗ, «Түбәнкаманефтехим» һ.б.) чорларында, Татарстан территориясенә русларның яңа төркемнәре килеп төпләнә. Әмма бу чорда, Куйбышев сусаклагычын төзү вакытында җирләрнең су астында калуы сәбәпле, рус торак пунктларының саны кими.

Рус бәйрәме – Масленица

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Шөгыльләре

Рус халкының төп шөгыле игенчелек була. Хуҗалыкта тимерчелек, балыкчылык, бакчачылык, йорт кәсепләре зур роль уйный.

Руслар элек электән олаучылык, бигрәк тә ерак араларга йөкләр ташу белән шөгыльләнәләр. Казан губернасының төньяк районнарында урман кәсепләре – урман кисү, сумала һәм дегет куу, күмер яндыру һ.б. киң тарала.

Рус крәстияне тормышына авыл җәмәгате зур йогынты ясый. Җәмәгать вазифасына җир (сөрүлекләр, болыннар), урман кишәрлекләре бүлү, юллар салу, гаилә мөлкәтен бүлүдә бәхәсләрне хәл итү һ.б. керә.

Рус бәйрәме – Каравон

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Йорт-җир

Урта Идел буенда русларның йортлары, мәсәлән, Төньяктагы, Урал, Себердәге йортлар белән чагыштырганда, зур булмый, алар торак һәм хуҗалык корылмаларын берләштерә. Төзелештә агач киң кулланыла; башлыча, бүрәнә бура йортлар, аларның фасадлары сырлап бизәлә (бигрәк тә XIX йөзнең 2 нче яртысында таралган биек рельефлы һәм катлаулы рәсемле «корабль бизәге» аерылып тора).

Шулай ук кара: Рус халык архитектурасы.

Милли кием

Русларның Пётр I заманына (XVIII йөз) кадәрге киеменә формалар тотрыклылыгы, традицияләрнең саклануы һәм аерым үзенчәлекләр хас була: ирләр, гадәттә, йон, җитен һәм киндер тукымалардан туника рәвешендә тегелгән күлмәкне чалбар эченә кыстырмыйча кияләр, билбау буалар; өске киемнәрдән сырма, кафтан, чикмән, әрмәкләр (сарык йоныннан кафтаннар), толып, туннар киң тарала.

Рус авылларында, бигрәк тә ярлы крәстияннәр арасында, чабата төп аяк киеме була, аларны җәенке башлы, биек кырыйлы итеп кыйгачламыйча курыстан үрәләр. Җәен чабатаны – киндер, кышын постау чолгаулар (ыштырлар) белән кияләр, бау белән бәйлиләр. Шулай ук «табаннар» («ступни», галош рәвешендә үрелгән аяк киеме) киеп йөриләр. Итек бәйрәмнәрдә киелә.

Ирләрнең баш киемнәре төрле – түгәрәкләнгән очлы конус сыман киез калфак, цилиндр рәвешле эшләпәләр һ.б.

Хатын кызларның традицион өс киеме чигеп бизәлгән зур җиңле озын күлмәктән гыйбарәт була, аның өстеннән сарафан кияләр, кагыйдә буларак, сарафан өстеннән билләренә яки култык асларыннан запон – озын алъяпкыч бәйлиләр.

Кызлар башларына каты аслыклы кокошник, хатыннар кика кияләр. Шулай ук киҗе мамык, йон, ефәк, гәреч (нәзек йоннан, сатып алынган) яулыклар, кечкенә шәлләр тарала.

Хатын кызларның аяк киемнәре ирләрнекеннән аз аерыла.

Идел буенда яшәгән руслар җирле халыклардан халат рәвешендәге һәм җиңсез өс киемнәренең кайбер төрләрен, күн галошлы киез аяк киемнәрен, татар бүрекләрен, башкорт малахайларын үзләштерәләр.

XVIII йөздә – XX йөз башында өс киемнәре акрынлап үзгәреш кичерә. Рус милли костюмы (бигрәк тә аксөякләрдә һәм шәһәр халкы арасында) күбесенчә Көнбатыш Европа үрнәкләре буенча эшләнә башлый.

Шулай ук кара: Рус халык сәнгате.

Рус бәйрәме – Масленица

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Милли аш-су

Русларга аш-су әзерләүдә киң ассортимент продуктлар куллану, төрле ысуллар хас. Икмәк, камыр һәм ярма ризыклары, яшелчәләрдән бәрәңге, кәбестә, кыяр өстенлек итә. Җиләк җимешне крәстияннәр җимеш бакчалары күп булган кайбер җирләрдә генә, башлыча, Идел алды төбәгендә кулланганнар.

Азык төлек сыйфатында һәм дәвалау максатында үсемлекләр һәм үләннәр (кычыткан, алабута, кузгалак, сәрдә, балтырган, әрекмән тамыры һ.б.) файдаланылган; алардан сыек ризыклар әзерләгәннәр, төелгән орлыкларын икмәк пешергәндә онга өстәгәннәр. Шулай ук гөмбәләр (ак гөмбә, баллы гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе һ.б.) кулланылган; аларны кыздырганнар, тозлаганнар, киптергәннәр, гөмбә ашы пешергәннәр.

Ит куллану озын постлар һәм атналык пост көннәре белән чикләнгән; ит еш кына балык (ярым пост ризыгы) белән алмаштырылган.

Русларда икмәк квасы, кесәл, сыра, XIX йөздән чәй традицион эчемлек булып исәпләнгән.

Ризыкны мичтә, башлыча, иртән әзерләгәннәр, шул сәбәпле көн дәвамында мич җылылыгы сакланган. Продуктлар саклау һәм ризык әзерләү өчен файдаланылган традицион йорт кирәк яраклары чуен казаннан, чуен, тимер чүмеч, ухват һәм пычаклардан гыйбарәт булган. Башка әйберләр балчыктан, агач, курыс һәм саламнан эшләнгән.

Рус бәйрәме – Каравон

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Фольклор

Православие, шулай ук борынгырак мәҗүси күзаллаулар белән бәйле календарь теркәүле йолаларны, бәйрәмнәрне (Рождество, Пасха, Троица, чиркәү бәйрәмнәре, Каравон, Масленица) үтәү, уздыру зур әһәмияткә ия булган.

Крәстиян гаиләсе тормышында гаилә бәйрәмнәре (аларның иң зурысы – туй) мөһим урын биләгән. русларда өйләнешү игенчелек һәм чиркәү календарьларының билгеле бер чорларына туры китерелгән. Постлар чорына туйлар билгеләнмәгән, шуңа күрә алар күбесенчә көзен, Покров постыннан Филипп постына кадәрге чорда (14 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр) уздырылган.

Өйләнешү русларда кодалап һәм туйлап, кайбер очракта ата-ана ризалыгыннан башка («самокрутка») гамәлгә ашырылган.

Бала туар алдыннан махсус гореф-гадәтләр һәм йолалар (чистарыну йоласы), бала тугач чукындыру (крестины) башкарылган.

Идел буенда яшәгән русларда җирләү, искә алу ритуалы, үлем факты һәм мәрхүмне җирләүгә әзерләү белән бәйле йола гамәлләреннән, җирләүдән һәм искә алу йолаларыннан гыйбарәт.

Русларга зур гаиләле патриархаль традицияләр хас булган. Зур, яки бүленмәгән, гаилә үзара туры һәм тармак туганлыгы белән бәйле берничә гаилә парыннан торган, аны бергәләшеп милек биләү, уртак хуҗалык алып бару, уртак торак һәм өстәл берләштергән. Гаилә башында өлкән ир торган.

Капитализм үсеше патриархаль тормыш тәртибе җимерелүгә, үзара мөнәсәбәтләрнең яңа формалары тууга китерә. Шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре йогынтысында авылда җәмгыять һәм гаилә көнкүрешенең яңа сыйфатлары барлыкка килә.

Төрле милләт вәкилләре (шул исәптән татарлар) белән янәшә яшәү нәтиҗәсендә Идел буендагы руслар этномәдәни яктан (торактагы җиһазларда, киемдә, ризыкларда һ.б.да) үзгәрешләр кичерәләр, милли составлары буенча катлаулы һәм катнаш җәмәгатьләр оеша, аларда актив рәвештә үзара мәдәни кыйммәтләр, традиция һәм йола элементлары белән алмашу бара.

Идел буенда яшәгән русларның йолалар даирәсенә татарларга хас спорт ярышлары, уеннар һәм бәйрәмнәр (Сабан туе, Җыен һ.б.) үтеп керә. Руслар үз чиратында Татарстанның төп халыклары эшчәнлегенең матди һәм рухи өлкәләренә зур этномәдәни йогынты ясыйлар (кара: Рус алынмалары).

Татарлардан кала руслар – республиканың иң күп санлы халкы, әмма 1950 еллар ахырыннан авыл җирендә аларның өлеше өзлексез кими бара.

Татарстанда 1897–2010 елларда руслар саны

Еллар

Сан, кеше

Барлык халык

шул исәптән руслар

барлыгы

шәһәрләрдә

авылларда

 

1897

2170665

833340

143344

689996

1926

2593779

1118834

204368

914466

1939

2915277

1250667

410844

839823

1959

2850417

1252413

726896

525517

1970

3131238

1328738

934387

394351

1979

3445412

1516023

1216192

299831

1989

3641742

1575361

1349700

225661

2002

3779265

1492602

1287025

205577

2010

3786488

1501369

 

Русларның зур күпчелеге Татарстан Республикасы шәһәрләрендә – башлыча, Казанда һәм якын тирәдәге районнарда, шулай ук Идел, Кама һәм Вятка елгалары үзәннәре тирәсендәге җирләрдә яши.

Шулай ук кара: Крәстияннәр, Эшчеләр сыйныфы, Рус теле.

Рус бәйрәме – Масленица

“Татарстан – безнең йортыбыз” журналы архивы

Чыганаклар

Итоги Всесоюзной переписи населения 1926 г. М., 1928. Т. 9.

Всесоюзная перепись 1939 г. Основные итоги. М., 1939.

Итоги Всесоюзной переписи населения 1959 г. РСФСР. М., 1963.

Итоги Всесоюзной переписи населения 1970 г. М., 1973. Т. 4.

Итоги Всесоюзной переписи населения 1979. Казань, 1981. Т. 6.

Итоги Всесоюзной переписи населения 1989 г. Казань, 1990. Т. 2.

Основные итоги Всероссийской переписи населения. М., 2005. Т. 4.

Итоги Всероссийской переписи населения 2010 г. // https://www.gks.ru

Әдәбият

Вопросы формирования русской народности и нации. М.–Л., 1958.

Происхождение и этническая история русского народа по антропологическим данным. М., 1965.

Русские: историко-этнографический атлас. М., 1967.

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Михайличенко Е.В. Общественный и семейный быт русского сельского населения Среднего Поволжья. Казань, 1973.

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В. Этнография народов Среднего Поволжья. Казань, 1984.

Бусыгин Е.П., Зорин Н.В., Столярова Г.Р. Этнодемографические процессы в Казанском Поволжье. Казань, 1991.

Русские: этносоциологические очерки. М., 1992.

Русские. М., 1999.

Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья: историко-этнографическое исследование населения и поселенческой структуры городов российской провинции второй половины XVI – нач. XX вв. Казань, 2001.

Авторлар: Р.Р. Батыршин, Г.Р. Столярова