Шәһәрлектә тикшеренүләр XVIII йөз башыннан алып барыла. 1712 елда, Успение ирләр монастыре төзелә башлагач, дьяк Михайлов Болгар шәһәрлегендәге корылмаларны беренче тапкыр барлап чыга.

1722 елда патша Пётр I Болгар шәһәрлегендә була, андагы архитектурара калдыкларын һәм башка истәлекләрне саклау чаралары күрергә боера.

Фәнни өйрәнү

1722–1732 елларда полковник Н.Савенов белән геодезист И.Крапивин Болгар шәһәрлегенең топографик тасвирламасын төзиләр, 1768 елда шундый ук эшне Оренбург экспедициясендә катнашучылар (П.С.Паллас һ.б.) башкара.

XIX йөздә Болгар шәһәрлеге истәлекләре Ф.И.Эрдман, П.П.Свиньин, Н.Н.Кафтанников, Н.И.Второв, И.Н.Березин, К.И.Невоструев, А.Ф.Риттих, С.М.Шпилевский һ.б. хезмәтләрендә тасвирлана.

Болгар шәһәрлеге күренешләре Андре Дюранд гравюраларында, Н.Г. һәм Г.Г.Чернецовлар рәсемнәрендә, археолог А.К.Шмидт үлчәмнәрендә һ.б. чагылыш таба.

1864 елдан Болгар шәһәрлегендә ара-тирә казу эшләре алып барыла. В.Г.Тизенгаузен, В.Г.Казаринов, А.А.Штукенберг, П.А.Пономарёв, С.И.Покровский, Б.Е.Крелленберг, П.И.Кротов, М.М.Хомяков, В.Ф.Смолин, М.Г.Худяков, А.С.Башкиров, А.Ф.Адлер һ.б. галимнәр шәһәрлектәге аерым истәлекләрне, каберлекләрне тикшерү эшләре үткәрә.

1938 елдан А.П.Смирнов тарафыннан системалы рәвештә тикшеренүләр уздырыла (1973 елга кадәр). Бу эштә төрле елларда Н.Ф.Калинин, А.М.Ефимова, М.Д.Полубояринова, Ю.А.Краснов, М.Г.Крамаровский, П.Н.Старостин һ.б. галимнәр катнаша. Нәтиҗәдә 20 мең кв.м мәйданда тикшеренү эшләре үткәрелә.

Тасвирламасы

Болгар шәһәрлеге Мелёнка инеше белән тирән ерым арасында барлыкка килгән борын өстендә урнашкан.

X йөздә Болгар шәһәре ныгытмалары 2 рәт тышкы чокыр-канау һәм эчке чокыр-канау кырыеннан узган бүрәнә диварлардан торган. Шәһәрлекнең көнбатышында диварлар белән ныгытылмаган авыл да булган.

Монгол яулары алдыннан шәһәрлекнең 300 мең кв.м мәйданы яңа урлар, чокыр-канаулар белән уратып алына.

Болгарны Батый хан явы басып алганнан соң (1236), ныгытмалар юк ителә, XIV йөз урталарында яңадан торгызыла (8 км озынлыктагы ныгытмалар 4 млн кв.м мәйданны уратып алган).

Каланың көньяк-көнбатыш капкасы янында Кече шәһәр төзелә. Иделгә чыккан борында сәүдә пристане һәм Ага Базар торулыгы үсеп чыга. Шәһәр тышында да берничә болгар торулыгы, Әрмән колониясе була.

XIII–XIV йөзләрнең икенче яртысындагы таш биналар: Җамигъ мәчет, Төньяк төрбә, Көньяк төрбә, Кече манара, Хан төрбәсе, Ак, Кызыл, Кара пулатлар һ.б. сакланган.

Болгар шәһәрлеге мәйданында шулай ук тимер эретү-эшкәртү, сөяк, күн эшләнмәләр җитештерү, тимерчелек һәм чүлмәк яндыру остаханәләре һ.б. корылмалар табыла. Тораклар агачтан, яндырылмаган һәм яндырылган кирпечтән төзелгән, гадәти мичләрдән тыш идән астыннан ягып җылытыла торган мичләр кулланылган.

Катлаулы гидротехник корылмалар калдыклары сакланган: су өйләргә балчык торбадан китерелгән, йортлар канализация белән тәэмин ителгән.

Табылдыклар Болгарның киң сәүдә багланышлары булуы хакында сөйли (Түбән Идел шәһәрләрендә җитештерелгән затлы керамика, Сүрия, Византия, Русь кебек илләрдән китерелгән пыяла савыт-саба, Ираннан металл савытлар, Кытайдан фарфор, Балтыйк буеннан гәрәбә, рус кенәзлекләреннән килгән бизәнү әйберләре һ.б. табыла).

Шулай ук кара: Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Якубовский А.Ю. К вопросу об исторической топографии Итиля и Болгар в IX и X веках // Советская археология. 1948. Т.10.

Смирнов А.П. Древние Булгары // Труды Государственного исторического музея. 1951. Вып. 19.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Город Болгар. Очерки ремесленной деятельности. М., 1988.

Город Болгар. Ремесло металлургов, кузнецов, литейщиков. М., 1996.

Хузин Ф.Ш. Болгарский город Х – нач. XIII вв. Казань, 2001.

ZimonyiI. The Origins of the Volga Bulghars. Szeged, 1990.

Автор – Ф.Ш.Хуҗин